әз-Зүмәр сүрәсе
ucgen
әз-Зүмәр сүрәсе
2000

 

әз-Зүмәр сүрәсе, Көръән-Кәримнең  39 нчы сүрәсе. Мәккәдә иңдерелде һәм 75 аятьтән тупланды. Сүрәнең 71 нче һәм 73 нче аятьләрендә “Зүмәр” сүзе кулланыла. Зүмәр “төркемнәр” мәгънәсен аңлата.

 "Һәм кәфер булучылар төркемләп җәһәннәмгә куылырлар, алар килгәндә аның ишекләре ачылыр һәм аның сакчылары аларга: «Сезгә үз арагыздан Раббыгызның аятьләрен укучы һәм сезнең бу көнегезнең очратуы турында искәртүче рәсүлләр килмәделәрмени?» — дип әйтерләр. Алар: «Әйе!» — диделәр. Ләкин кәферләр өстендәге газап сүзе хак булды." (әз-Зүмәр сүрәсе, 71 нче аять)

“Раббыларыннан курыкканнар төркемләп оҗмахка куылыр. Алар килгәндә аның ишекләре ачылыр һәм аның сакчылары аларга: «Сәлам сезгә! Хуш килдегез! Мәңге монда тору өчен керегез!» — дип әйтерләр.” (әз-Зүмәр сүрәсе, 73 нче аять)

әз-Зүмәр сүрәсендә:

Күкләрдә һәм җирдә Аллаһның берлеген күрсәтелә,

 Мөэминнәрнең җәннәткә, кәферләрнең җәһәннәмгә куылачаклары,

Кешеләрнең үлемгә чаклы Аллаһка юнәлергә кирәклеген,

Берләшүгә ишануның  кирәклеге, ширкнең уйдырма булувы һәм начар нәтиҗәләргә китергәнен,

Көръән—Кәримнең кеше акылын, фикерен һәм уйларын  устергәнен;

Көръәндә бирелгән аятьләре өстендә тирән уйлануның мөһимлеген,

Аллаһ  Дарвинист, материалист, атейст системаларын ахыр заманда бетерәчәген,

Буйсынмаган һәр кешенең рухында бозыклыклар бар икәненә бәйле темалардан хәбәр итә.