Көнсайын ТВ караган вакытта йә исә хәбәрләр укыган вакытта дөнйада булып беткән гаделсезлек белән каршылашасыз. Сугышлар, талаулыр, җинайәтләр – болар барысы да җир йөзен хаксызлык биләп алуның чагылышы. Әлбәттә ки ышанычлы, хозурлы һәм бәракәтле мәдәнийәткә ийә булган җәмгыйәттә йәшәргә телисез. Әмма бүгенге көндә күзәтелегән басым һәм динсезлек шартларында бернинди күңел тынычлыгы турында әйтәсе дә йук.
Бер-бер артлы кот очкыч хәбәрләр белән каршылашкан вакытта, күңелегездә бу хаксызлыкны тоткарлау хисе уйандымы? “Мин нәрсә дә булса эшләргә тийеш”- фикере тудымы? Хәтта бүгенге көндә сез әлегә чагыштырмача тынычлык шартларында йәшәсәгез дә, киләчәккә таба да имин тормыш күрәчәгегезгә ныклы дәлилегез бармы?
Күргәнегез кебек, бу бик мөһим мәсәлә, әмма кешеләрнең күбесе аңламамышка салышып, үз тормышын башка нәрсәләр турында кайгырту белән уздыралар.
Белү йә исә белмәүгә карамастан һәр вөҗдан ийәсе өстенә бик мөһим вазыйфалар йөкләнгән. Гаделсезлеккә каршы көрәш алып бару һәм бу йулда мөмкинчелеге булган кадәр тырышлык күрсәтү , хак иманга ийә булучыларның галәмәтедер. Мөэминнәр бердәм булып хаксызлыкны тыйу һәм хәйергә өндәү йулында эчкерсез рәвештә тырышырлар. Аллаһ Коръән айәтләрендә шулай бойыра:
Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп йәрдәм итеп ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар. (Шура 39)
Бу ситә йахшылыкның хаким булуын һәм хәйерле хезмәтләр башкарырга теләүчеләр өчен искәрмә буларак әзерләнде. Бу ситә белән каршылашкан һәр кеше инде кисәтелгән һәм алга таба үзе өчен үгет алу-алмау, Ислам әхлакын таныту йулында тырышлык күрсәтү йә исә киресенчә биредә йазылганнарны аңламамышка салышу, инде һәр кешенең үз намусында. Без барытик хәбәр бирүче.