Космосның Үлеме Артыннан

КЫЯМӘТ Көнендә хакыйкать бөтен кешеләр тарафыннан күреләчәк. Инкяр итүче кеше тарафыннан киләчәгенә һич тә инанылмаган, хәтта бу инанмавы аркасында дәвамлы буларак кире кагылган һәм тормышы буенча аның турында уйланудан качылган Ахирәт хакыйкате белән хәзер инде ул кара-каршы. Дөньядагы ялгышының нәтиҗәсен күрә, кире кайту чаралары эзли, әмма берни дә булдыра алмый. Дәһшәтле соң белән каршылашып, кылганнарының үкенечен бөтен ачысы белән хис итә. Аларның бу психологик халәтләре безгә Коръәндә җентекле буларак аңлатылган.

Кыямәт Көнендә кешеләр «теләсәләр дә, теләмәсәләр дә» Аллаһ Коръәндә белдергән вакыйгалар белән каршылашканнар. Сурга өрелгәннән соң һич күрелмәгән вакыйгалар булып алган, җир һәм күк тар-мар ителгән, космос эчендәге җанлылар белән бергә юк булган. Һәрнәрсә юк булып, бөтен вакыйгалар булып беткәннән соң Аллаһ күкләрне, җирне һәм кешеләрне яңадан яратыр. Әлбәттә күкләрне, җирләрне һәм бөтен галәмнәрне яраткан Аллаһ, алар кебекләрне яңадан да ярата алырлык көчкә ия. Аятьләрдә бу хакыйкатьләр шулай белдерелә:

Күрмиләрме? Күкләрне һәм җирне яраткан Аллаһ, аларга охшаш булганнарны да яратуга көче җитәр. һәм алар өчен үзендә шик булмаган бер вакыт (Әҗәл) кылган. Золым кылганнар исә, бары тик инкяр итүләре белән каршылык курсәттеләр. (Исра сүрәсе, 99)

Алар күрмиләрме ки, күкләрне һәм җирне яраткан һәм аларны яратудан арымаган (Аллаһ), үлеләрне дә терелтер өчен көч җиткерер. Юк, чыннан да Ул һәрнәрсәгә көч җиткерүче. (Ахкаф сүрәсе, 33)

Кыямәт Көнендә яшәләчәк (булачак) вакыйгалар нәкъ Аллаһ Коръәндә белдергәнчә - җирнең башка җиргә, күкләрнең башка күкләргә әверелүве булачак. Кешеләр Аллаһның хозурына чыгарылачак, Аның каршысында Дөнья тормышы буенча (дөньялыкта) кылганнарының хисабын бирәчәкләр.

Җирнең башка җиргә, күкләрнең дә (башка күкләргә) әверелдергән көнне. Алар бер булган, каһһар булган Аллаһның хозурына чыга(рыла)чаклар. (Ибраһим сүрәсе, 48)

Коръәндә бу авыр көн «Дин көне», «Хисап һэм Җәза көне», «Ахирәт көне» буларак исемләнә. Бу көнне яңадан яратылган күк һәм җир инде мәңгелек тормыш урыннары. Кешеләрнең бөтенесе дә яңа яратылыш белән киредән тереләчәк. Ул көнне инкяр иткәннәр белән иман иткәннәр бер-берсеннән бөтенләй аерылачаклар, мәңгелек йортларына ирештереләчәкләр. Инкар итүчеләр белән бергә һәркемне дә бу көн көтә бирә.

Иман иткән һәм Дөньядагы тормышлары буенча Ахирәт тормышына хәзерләнгән мөэминнәр, бүген яшәләчәк булганнарны алданрак Коръәндә үзләренә аңлатылган рәвештә табарлар.

Аллаһ тарафыннан үзләренә вәгъдә ителгәннәргә кавышуның рәхәтен яшәрләр. Инкяр итучеләр исә, тасвирланмас курку, үкенеч һэм борчылу эчендә. Дөнья тормышлары буенча теләк белән Аллаһ китергән системага каршы сугышкан вакытларында белдермәскә тырышсалар да, ялгыш кылганнарын белә иделәр. Алар тарафыннан онытылган бу хакыйкать инде каршыларында. Дөньяда туктамыйча «йә бу сөйләнгәннәр дөрес булса» дип уйландырып, бөек борчылу һэм курку яшәткән, шиккә салган хакыйкать белән хэзер кара-каршы алар. Соңсыз (мәңгелек) тормыш буенча яшәләчәк, һич тә туктатыла алмаячак һәм үзләрен калдырмаячак бөек газапның беренче минутларын яши башлаганнар. Бакара сүрәсенең 28нче аятендә шулай диелгән:

Ничек ки Аллаһны инкяр итәсез? Югыйсә үле булган хәлегездә сезне Ул терелтте, соңыннан сезне яңадан үтерәчәк, яңадан терелтәчәк һәм соңыннан Аңа кайтачаксыз. (Бакара сүрәсе, 28)

Сурга Икенче Тапкыр Өрү Һәм Дин (Терелү) Көне

Үзләренә гыйлем һәм иман бирелгәннәр исә диделәр ки: « Ант ки, сез Аллаһның Китабында (язылган вакыт буенча) терелү көненә кадәр яшәдегез; менә бу терелү көне. Ләкин сез белми идегез.” Инде ул көнне золым кылганнарның акланулары да файда китермәячәк, (Аллаһтан) ризалык теләкләре дә кабул ителмәячәк. (Рум сүрәсе, 56-57)

Тарих буенча яшәгән кешеләр Аллаһның һәм Ахирәтнең барлыгы белән уярылганнар, Аллаһ аларга җибәргән илчеләр аркылы хак булган дингә чакырылганнар. Ләкин Коръәндә белдерелгән буенча, кешеләрнең әз бер өлешеннән тыш, күпчелеге иман итмәгән, Аллаһ һәм илчеләренә каршы чыкканнар. Бу кешеләр улемнәреннән сон яңадан тереләчәкләрен көчле буларак инкяр иткәннәр. Коръәндә бу кешеләрнең инкяр итүләре шушы аятьләрдә хәбәр бирелгән.

Бөтен булган антлары белән: «Үлгәнне Аллаһ терелтмәс», - дип ант иттеләр. Юк, бу Аның өстендә булган хак вәгъдә, ләкин кешеләрнең күбесе белмәсләр. Хаккында ихтилаф (төрле караш, фикер) иткәннәре нәрсәне аларга ачыклавы һәм инкяр итүчеләрнең үзләренең ялганчы булган икәнлекләрен белүләре өчен терелтәчәк. (Нэхел сүрәсе, 38-39)

“Әгәр сезнен кебек бер кешегә буйсынсагыз, ант ки, сез чыннан да хәсрәткә таб булганнардан булырсыз. Ул үлгәнегез, туфрак һәм сөяк хәленә килгән заманыгызда сезнең шиксез буларак (яңадан терелтелеп) чыгарылувыгызны вәгъдә итәме? Ерак, сезгә вәгъдә ителгән нәрсә ерак…Ул (бөтен хакыйкать), бары тик безнең (яшәгәнебез бу) дөнья тормышыбыздан гыйбарәт. Үлербез һәм яшәрбез, без терелтеләчәкләр тугел». (Мүэминүн сүрәсе 34-37)

Инкяр итүләренең асыл сәбәбе – дөнья тормышын яшәләчәк бердәнбер тормыш буларак күрүләре. Бу ялгыш мантыкның аларга үлем белән юк булу фикерен акыллылык буларак күрсәтуве бик кызык. Яңадан терелүне дә бу сәбәптән кабул итмәсләр, Аллаһ Коръәндә хэбәр биргән вакыйгаларны һәм Хисап Көнен кире кагырлар. Югыйсә, бөтен җанлыларның һәм Дөньяның бер соң бар, яшәеш үлем белән соңлана. Киредән терелүне инкяр иткән колларга, алар Дөньяда булганнары хәлдә, Аллаһ Коръәндә шундый үрнәкләр китерә:

Узенең яратылышын онытып, Безгә бер үрнәк китерде, диде ки: “Черегэн, бозылган бу сөякләрне кем терелтәчәк?” Әйт ки: “Аларны беренче тапкыр яратып инша итуче терелтәчәк. Ул һэр яратылышны белер”. Ул сезгә яшел агачтан ут кылучы, сез дә аны ягасыз. Күкләрне һәм җирне яратучы аларга охшашларны яратуга көч җиткеруче тугелме? Әлбәттә (шулай), Ул – яратучы, белүче. Берәр нәрсәне теләгән заманда Аның әмере бары тик: “Бул”, - диюве, ул да шунда ук барлыкка килер. Һәр нәрсәнең хакимияте (хөкемдарлыгы һәм мөлкәте) кулында булган (Аллаһ) ни Бөек. Сез Аңа кайтарылачаксыз. (Йәсин сүрәсе, 78 - 83)

Аның могъҗизаларының берсе дә, син чынлап җир йөзен сулган, муенын салган һәм коп-коры буларак күрүвең. Әмма, Без аның өстенә суны иңдергән заманыбызда тишелер һәм кабарыр. Шиксез, аларны терелткән үлеләрне дә әлбәт терелтуче. Чөнки Ул һәр нәрсәгә көч җиткерүче. (Фуссиләт сүрәсе, 39)

Кешенең яратылышы яңадан тереләчәген күрсәтүче иң мөһим дәлилләрдән. Кеше тик бер спермадан камил җанлы буларак барлыкка килгән. Тик бер клетканың заман эчендә, кешенең һичнинди катнашувы булмастан, уйлый алган, күрә алган, акыллы барлык хәленә килүве бер башка терелешнең дә бик ачык галәмәте. Кешене юктан бар иткән Аллаһ, аның корыган сөякләрен туплап яңадан терелтугә дә көче җитүче. Бу яратылуны мөһимсенмәгән кешеләр үзләренең барлыкка китерелгәннәренә игътибар итмичә, шайтаннан килгән кыюлык белән үзләрен терелешкә карата каршы куялар. Бу бөек бер кыюлык. Кеше моның аркылы Аллаһ каршындагы бөек җаваплылыкны да үз өстенә алган була. Ахирәттә исә, дөньяда ялганлаган бу хакыйкатьне каршысында ап-ачык буларак күрәчәк. Кыямәт Көне артыннан кешеләр аларга элегрәк Кыямәт вакытының килгәнлеген хәбәр биргән Сурның тавышын тагын бер тапкыр ишетәчәкләр. Инде бу мизгел кешеләрнең каберләреннән тышка чыгып, яңадан терелгәннәре мизгел. Бөтен кешеләр соңсыз (мәңгелек) бер тормыш башлау өчен аякка басканнар, көтәләр. Бу хәл аятьтә шулай тасвирлана:

Сурга өрелде, болай итеп, Аллаһ теләгәннәрдән башка, күкләрдә һәм җирдә булганнар бәрелеп егылды. Соңыннан тагын бер тапкыр аңа өрелде, инде алар аякка баскан килеш күзәтәләр. (Зумәр сүрәсе, 68)

Дин Көненең Үзенчәлекләре

Аллаһ Катында җирнең, күкнең һәм кешенең яратылышы ни кадаәр җиңел булса, Кыямәт Көненең тормышка ашувы да бу кадәр җиңел булачак. Коръәндә Хисап һәм Җәза көненең булачагы «шиксез» һәм «әлбәттә» сүзләре белән китерелә. Шөбһәсезлекне белдергән бу сүзләр инанганнарның Ахирәткә карата булган куркуларын һәм дөньядагы тырышлыклыран арттырган вакытта, инкяр итүчеләрнең Кыямәт турындагы шик һәм инкярларына да иң ачык буларак җавап бирә.

Үткән дәверләр дә булган кебек, бүгенге көндә дә динне инкяр иткән яки хак диннән аерылып, йолалардан торган ялгыш дин буенча яшәгән кешеләр җәмгыятьнең бөек бер өлешен формалаштыра. Югыйсә, нормаль анализ ясауга ия булган, уйлый алган берәр кешенең Ахирәт Көненә ихтимал бирмәвенең мантык ягыннан һичнинди таянычы да юк. Фәнни бөтен күрсәткечләр дә безгә дөнья соңының якынлашканын хәбәр бирә. Моңа карамастан, кешеләрнең бу хакыйкатьне күрмәүләренең сәбәбе, Аллаһны кирәгенчә танымаулары, белмәүләре, хакыйкый юл күрсәтуче булган Коръәннән тайпылулары һәм шулай итеп Хөкем Көнендә биреләчәк хисап турында уйланмаулары. Аллаһ куркувы белән хәрәкәт иткән мөэминнәр, тизлек белән якынлашкан бу соңны ачык буларак белгән хәлдә, нәфесләрен юл күрсәтуче иткән кешеләр бу бөек хакыйкатьне күрмәуне хуплый. Бит, Аллаһ Коръәндә кешеләргә бу хакыйкать турында шулай хәбәр бирә.

Әйт ки: «Аллаһ сезне терелтә, соңыннан сезне үтерә, соңыннан да, үзендә һичбер шик булмаган Кыямәт Көнендә, Ул сезне бер арага китереп туплый. Ләкин кешеләрнең күпчелеге белмәс». (Җасия сүрәсе, 26)

Дөнья тормышлары буенча бик күп тапкыр дингә чакырылганнары хәлдә, дөреслекне күрмәүне сайлаганнар үзләрен көтуче дәһшәтле соңны бары тик Дин Конендә тулаем буларак аңлый алачаклар. Дөнья тормышлары буенча инкяр ителгән һәрнәрсәне каршыларында тапкан кешеләр, ничаклы буш бер уен эчендә булганлыкларын ул көнне бөтен ачыклык белән күрәчәкләр:

Ант ки, син моңа хәтле гафләт эчендә идең. Менә Без дә синең өстендәге пәрдәне ачып күтәрдек. Инде бүген карашларың кискен. (Каф сүрәсе,22)

Кешеләрнең бу бөек Көнгә төшенә алмауларының сәбәбе – нәфесләренең юнәлтүләренә һәм үз фикерләренә бик артык ышанып, үз мәнфәгать һәм теләкләренә бәйле булулары һәм бу «гафләт» пәрдәсен күтәрә алачак хакыйкатьләрдән вөҗданнарын сукырайтып качулары. Бит, Коръәндә Аллаһ дөньяга юнәлгән, нәфесенә оеган, вөҗданын тыңламаган кешеләрдә аңлаешларының юк булганлыгы, Коръәндә үткән шарт белән әйткәндә, йөрәкләренең бикләнәчәге, шул сәбәпле дөреслекне күреп аера алмаячакларын белдерелгән. Югыйсә, инде Аллаһның барлыгына, бөеклегенә һәм вәгъдә иткәннәренә үзләре дә ачык рәвештә шаһитлар.

Берәр кеше Кыямәткә һәм ул көнне яшәләчәк вакыйгаларга тик бер мизгелгә генә инанса, хәтта бу ихтималның «була алачагын» бары тик бер секунд кына уйлаган булса да, яшәячәк куркувын тасвирлау бик тә авыр булачак. Моны иң баштан инкяр итү, хәтта акылына да китермәү, Ахирәтнең барлыгына ихтимал бирмәү, күпчелек кешеләрнең алданувына сәбәп була. Үзләрен биләп алган бу алдану сәбәбеннән «юк булу» куркынычлыгын да һич уйламаганлыкларыннан, Кыямәт Көненә һәм Ахирәткә инану урынына бу фикерне кабул итү аларга тагын да җиңелрәк күренә. Бу- шайтанның методы. Төрле методлар аркылы кешеләрне уйланудан ераклаштырыр һәм һич тә ирешә алмаячак өстенлек теләге һәм мал арттыру хисе белән игътибарларын алыр. Бу кешеләрнең Ахирәткә карата гафләт эчендә булуларының иң асыл сәбәбе. Ахирәттә каршылашылган хакыйкатьләр дә үзләренә үкенеч һәм кылларны тырпайтучы курку китертәчәк. Кешеләргә алдан хәбәр бирелгән хакыйкать бөтен ачыклыгы белән уртада. Инде Хисап Көненнән качу юк. Бу инкярчылар өчен чыннан да авыр көн. Аятьтә бу хакыйкать шулай хәбәр ителә:

Муеннарын чакыручыга таба сузган хәлдә кяферләр диярләр ки: «Бу – авыр бер көн!» (Камәр сүрәсе,8)

Үлеләрнең Каберләрдән Чыгулары

Сурга өрелде, болай итеп Аллаһ теләгәннәрдән башка күкләрдә һәм җирдә булганнар бәрелеп егылды. Соңыннан тагын бер тапкыр аңа өрелде, инде алар аякка баскан килеш күзәтәләр. (Зүмәр сүрәсе, 68)

Аятьтә дә белдерелгәне кебек, һәрнәрсә булып беткәннән соң Сур тавышы икенче тапкыр ишетелер. Бу икенче тавыш белән каберләрдә булганнар тышка чыгарылыр. Ул Көнне Раббыбыз әмеренә каршы тора алачак яки бу әмерне әкренәйтә алачак һичбер көч яки кеше юк. Ул көнне туфрак астында булган кешеләр, дөнья тормышлары буенча еш-еш ишеткән, фәкать күбесенең инкяр иткән терелешне каршыларында табарлар һәм туфрактан чыгарылырлар. Коръәндә бу мизгелне аңлатучы аятьләрнең берсе шундый:

Күкнең һәм җирнең Аның әмере белән (хәрәкәттән тукталып, булган җирендә яки бу тәртип эчендә) торувы ды Аның могъҗизаларыннан. Соңыннан сезне җирдән (туфрак астыннан) бер (тапкыр) чакыру белән чакырганы вакыт. Шунда ук сез (бер күрерсез ки,) чыгарылгансыз» (Рум сүрәсе, 25)

Сурга икенче тапкыр өрелү белән берлектә дөнья башлаганыннан бирле яшәгән бөтен кешеләр терелгән булачак. Инде беренче өрелудә инкярчыларда күрелгән шашкынлыкны курку һәм үкенеч алмаштырган. Чөнки бу көнне инде соңсызга хәтле яшәләчәк кебек тоелган һәм планнар корылган дөньяда түгелләр һәм һәркем башына киләчәкләрен ачыклык белән аңлаган. Бу кешеләр арсында, хәзерге вакытта дөньяда яшәгән бөтен кешеләр белән берлектә, әлбәттә, сез дә булачаксыз. Бу хакыйкать Коръәндә шулай белдерелә:

«Без череп таралган сөякләр булганыбыз заманмы?» Диярләр ки: «Ул хәлдә бу бер зарарлы кайтарылу!». Югыйсә, бу бары тик бер кычкыру кына. Бер курерсең ки, алар җирнең өстендәдер. (Назиат сүрәсе, 11-14)

Кешеләр дөньяның мәңге буларак бар булачагын уйлап хәрәкәт итәрләр. Бу яшәешләре буенча дәвам иткән иң бөек хаталарның берсе. Кешеләрнең дөньяга бу дәрәҗәдә бәйләнгән булуларының төп сәбәпләренең берсе дә - Аллаһ җир йөзендә бар иткән бу могъҗизалы системаның үзеннән - үзе эшли алачагын исәпләүләре һәм берәр көнне соңы булачагын ихтимал итеп күрмәуләре. Югыйсә, хәзерге ситуация үзләренә вәгъдә ителгән хакыйкатьләрне бик ачык рәвештә күзләре алдына куя. Инкяр итүчеләр исәпләгән кебек үлем белән һәр нәрсә бетмәгән, бөтенләй киресенчә, ахыры булмаган мәңгелек тормыш башланган.

Дөнья тормышлары буенча Аллаһ үзләрен чакырган хак динне ялганлаган һәм үлемнең бер соң, бер юк булу (юкка чыгу) булганлыгын яклаган инкярчеләр, һич көтелмәгән бер мизгелдә аларны туфрактан чыгарган бу тавыш сәбәпле бөек дәһшәт эчендәләр. Әле гамәл дәфтәрләре үзләренә бирелмәгән һәм башларына киләчәкләрне бөтенләй яшәмәгән хәлдә булган инкярчеләр, «ах – вахлар » белән җирләреннән калкачаклар. Бу каршылашканнары Көн, асылында дөнья тормышлары буенча алар тарафыннан беленгән бер көн. Ясин сүрәсенең 52нче аятендә кешеләр яшәгән бу курку вакыты шулай аңлатыла:

Дигәннәр иде ки: «Ах – вах, йокыга калдырылганыбыз җирдән безне кем терелтеп торгызды?» Бу Рахман булган (Аллаһ) ның вәгъдә иткәне. «(Димәк ки) җибәрелгән илчеләр дөрес сөйләгәннәр». (Ясин сүрәсе,52)

Инде бик соңга калынган, дөньядагы яшәеш ни ләззәт, ни дә рәхәтлек биргән, бу мизгелгә кадәр кылынган һәрнәрсә алар өчен бары тик бу авырлыклы Көнне хәзерләгән.

Бер Чакыручыга Таба Юнәлерләр

Ул көнне үзеннән тайпылу мөмкинчелеге булмаган чакыручыга иярәчәкләр. Рахман (булган Аллаһ) ка каршы тавышлар кысылган. Инде бер гырылдаудан башка бер нәрсә дә ишетмәссең. (Таһа сүрәсе, 108)

Кешеләр туфрак астыннан чыгарылганнан соң аларны чакыручы тавышка таба юнәлеп чаба башларлар. Бу чабу чакырылган җиргә барып җиткәнче дәвам итәр. Бу чакыру элек булган һичбер чакыруларга охшаш түгел. Мөэминнәр иминле һәм хозурлы килүләренә кирелек буларак, инкярчылар туплану җиренә алыначак каршылыкны хис итеп, бу көннең “авырлыклы көн икәнен аңлаган хәлдә киләчәкләр” (Камәр сүрәсе, 8). Инде туплану заманы. Моны туктата алулары өчен һичбер чаралары юк. Меңнәрчә еллар яшәгән бөтен кешеләр бер арада тупланачаклар. Бу зур туплылык Аллаһка баш игән буларак, шашкынлык эчендә тизлек белән хәрәкәт итә, үзләренә киләчәк газапларны көтә. Ни качу, ни кире кайту мөмкин түгел, үкенечләре дә аларга файда бирмәячәк. Курку бөтен минлекләрен яулаган. Аятьләрдә ул көнне яшәләчәк дәһшәт шулай тасвир ителә:

Каберләреннән чапкан кебек чыгарылачаклары көн. Нәкъ алар утыртылган бер нәрсәгә юнәлгән кебекләр. Күзләре «куркудан һәм дәһшәттән төшенке», йөзләрен дә түбәнчелек каплаган. Менә бу үзләренә вәгъдә ителгән (Кыямәт һәм газап) көне. (Мәариҗ сүрәсе, 43-44).

Дөньяда булганнарында аларга килгән авырулардан качкан, ни үзләренең, ни дә аталарының кире терелүләренә инанмаган бу кешеләргә Коръәндә Аллаһның биргән җәвабы шундый:

«Без үлгәнебез, туфрак һәм сөяк булганыбыз вакыт чыннан безне терелтеләчәкләрме? Яки элеккеге аталарыбызны да мы?» Әйт ки: «Әйе, өстәвенә башларыгызны игән кемсәләр буларак терелтеләчәксез.» (Саффат сүрәсе, 16-18)

Дөньяда Аллаһның чикләрен танымаган, Аллаһка итәгать итмәгән һәм тәкәбберләнгән инкярчылар бу аятьләрдә аңлатылганы кебек, бик итәгатьле һәм баш иючән. Ни булып беткәнен сораштырмыйча, һичнинди шартсыз чакыручыга җавап бирәчәкләр. Үз ихтиярлары белән хәрәкәт итүләре мөмкин түгел. Алар Аллаһка тәслим булган, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә Аның бирәчәк хөкеменә баш игәннәр. Чөнки Ахирәт турында һич уйламыйча, нәфесләре өчен яшәгән дөнья тормышы тәмамланган инде. Аллаһ каршында ни кадәр гаҗиз булганннарын һәм Аллаһ газабының катылыгын һәм дөреслеген ачык буларак аңлаганнар:

Алайса син алардан йөзеңне бор. Ул чакыручының «ни танылган, ни күрелгән нәрсәгә» чакырачагы көнне…(Камәр сүрәсе, 6)

Кеше Аллаһка итәгать итүдән һәм Аңа баш июдән башка һичбер чарасы булмаганын аңлаган. Барыбер киресенчә теләсә дә эшли алмас. Хәтта теләмәячәк тә…

Инде бу көн Аллаһ бөтен кешеләргә вәгъдә иткән, инкярчылар өчен соң дәрәҗәдәге газаплы бер көн. Каберләрдән чыгуның өркетүче булувы һәм Туплану Көненең дәһшәте бәхәссез. Кешеләр үзләреннән алда дөньядагы яшәешләрен тәмамлаган кешеләрнең дә бу хакыйкать белән каршылашканнарына, Аллаһ вәгъдәсенең дөрес булганлыгына мондый бер көнне шаһит булганнар. Әмма, бөтен нәрсә өчен соңга калынган инде. Инде үзгәртелә алырлык һичбер нәрсә юк. Мондый бер көннән беркем дә котылмаячак.

Каберләрдән Чыгу Саранчаларның Таралувы Кебек

Ахирәткә инанмаганнарның начар үрнәкләре бар, иң гүзәл үрнәкләргә исә Аллаһ ия. Ул көч иясе, хөкем һәм хичакрымәт иясе. (Нәхл сүрәсе, 60)

Аятьтә дә белдертелгәне кебек, Аллаһның биргән һәр үрнәге аңлатылырга теләнгән хәләтне иң төгәл һәм иң гүзәл рәвештә тасвир итәр. Шул сәбәпле, Коръәндә һәрбер аятьнең «бөек камиллелеккә ирешкән хичакрымәт» булганлыгы белдерелгән. Коръәндә ясалган һәр тасвир, менә бу сәбәп аркылы, Кыямәт Көнендә булачакларны һәм кешеләрнең хәлләрен акылларыбызда җанландырувыбызны мөмкинчелек итә. Һичшиксез, Аллаһның вәгъдәсе хак һәм бөтен бу үрнәкләр һәм тасвирлаулар тормышка ашачак. Үрнәге, Камәр сүрәсендә Дин Көнендә туфрактан чыккан кешеләр саранчаларның таралуларына охшатыла:

Күзләре «түбәнчелек һәм дәһшәттән төшенке буларак», «таралган» саранчалар сыман» каберләреннән чыгарлар. (Камәр сүрәсе, 7)

Әлбәттә, Аллаһ күрсәткән бу охшашлык башка аятьләрдә дә булганы кебек, ул мизгелнең акылларда җанландыра алынувы өчен иң гүзәл чагыштырмаларның берсе. Чөнки саранчаның таралувы дөньядагы башка бөтен хайваннарныкыннан тагын да аермалы.

Күчмә саранчалар бик күп саранчалардан торган көтүләр рәвешендә хәрәкәт итеп, үтелгән территорияләргә бик каты зарар салыр. Кайбер саранча көтүләренең киңлеге 1,5 чакрым, озынлыгы 80 чакрым, буйлары исә 25 метр. Һәм бу көтүләрнең эчендә якынча 40 млрд саранча бар. Һаваның агышы тиз булганда саранча көтүләре 200-500 метр биеклектә очар һәм саранчалар очканларында бер-берсенә бик якын булыр. Миллиардларча саранча бер арага килеп, чакрымнарча озынлыктагы һәм киңлектәге кап-кара яңгыр болыты сыман манзараны барлыкка китерерләр.

Көненә 80-100 чакрым үтә алган күчмә саранчалар, кирәк булганда су комачаулыкларын да ашып, тизлек белән максатларына ирешерләр. Ирешелгән җирләрендә болыт өеме хасил итәрләр. Миллионнарга җитүче саннары белән бер мизгелдә барлыкка килеп, ирешелгән территорияне каплап алырлар, хәтта тупланма хәлендә таралырлар.

Аятьләрдән аңлашылганча, кешеләрнең туфрактан чыгувы да бу рәвештә булачак. Сурның тавышын ишеткән миллиардларча кеше, нәкъ саранчалар кебек бер мизгелдә туфрак өстендә пәйда булачак, бергә чакыручының тавышына таба чаба башлаячак. Кешеләрнең аларны чакырган тавышны ишетер-ишетмәс туфрактан чыгулары Рум сүрәсендә шулай аңлатыла:

Күкнең һәм җирнең Аның әмере белән (хәрәкәттән тукталып, булган җирендә яки бу тәртип эчендә) торувы да Аның могъҗизаларыннан. Соңыннан сезне җирдән (туфрак астыннан) бер (тапкыр) чакыру белән чакырганы вакыт. Шунда ук сез (бер күрерсез ки,) чыгарылгансыз. (Рум сүрәсе, 25)

Дөньяның бар булганыннан алып яшәгән бөтен кешеләрнең бер мизгелдә туфрак астыннан чыгарылып, бер урында тупланулары чыннын да шаккатырырлык бер манзара. Мондый бер көнне бер арага килгән миллиардларча кешеләр алар өчен билгеләнгән хөкемне көтәләр һәм моны һич тә туктата алмыйлар.

Башлары Күтәрелгән Килеш Тик Бер Җиргә Таба Чабарлар

Ул көнне инкярчылар башлары күтәрелгән, күзләре тик бер ноктага юнәлгән килеш, гипноз булган кебек чабачаклар. Бары тик Аллаһ теләгәнчә хәрәкәт итеп, чакыру ясалган җиргә таба юнәлгәннәр. Аллаһ вәгъдәсе кирәктергәнчә, иминлек эчендә булган мөэминнәрдән башка һәркем куркуга бирелгән:

Һәм аларның һәммәсе Кыямәт Көнне Аңа “яп-ялгыз,тик буларак” киләчәкләр. Иман иткәннәргә һәм изге гамәлләр кылганнарга исә, Рахман (булган Аллаһ)тан сөю булачак. (Мәрьям сүрәсе, 95-96)

Дөньяда булган вакытларында инкяр эчендә булганнар курку һәм шашкынлык эчендә чапкан заманнарында, ни үзләренә, ни дә башкаларга карый алачаклар.

Хәтта карау аларның акылларына да килмәс. Дин Көнендә ни малларның, ни балаларның, дөньяга юнәлгән теләкләрнең бер кыйммәте дә юк. Һәркем шартсыз буларак итәгать хәлендә. Тик бер яраган нәрсә- ул да иман. Аллаһ инкяр иткәннәрнең ул вакыттагы хәлләрен шулай тасвир кыла:

(Әй Мөхәммәд), Аллаһны һич золым итүчеләрнең кылганнарыннан хәбәрсез дип санама, аларга бары тик күзләрнең дәһшәте билгеле булачак бер көнгә хәтле вакыт бирә. Башларын күтәреп чабарлар, күзләре үзләренә кире кайтмас. Йөрәкләре бум-буш (сыман). (Ибрахим сүрәсе, 42-43)

Хәзер инкяр итүчеләргә ни була ки, муеннарын сиңа сузып чабалар. Уң яктан һәм сул яктан бүлемнәр хәлендә. Аларның һәрбере нигъмәтләр белән әйләндерелгән җәннәткә керәчәген ме саный, исәп итә? (Мәариҗ сүрәсе, 36-38)

Инкярчылар үзләрен коткара алулары өчен бер хәрәкәт тә кылмаячак, хәтта бу акылларыннан да кичмәс. Йөрәкләре бум-буш, үзләренә соң килгәнлеген беләләр. Кешеләрнең хисап бирүләре өчен каберләреннән чыгып чабулары Раббыбыз хозурында бер тәртиптә тупланулары белән соңланыр. Аллаһ Коръәндә бу туплану вакытын инкярчыларга шулай белдерә:

Алар синең Раббыңа чират-чират китерелгәннәр. Ант булсын, сезне беренче тапкыр яратканыбыз кебек Безгә килгән булдыгыз. Юк, сез Безнең сезгә бер кавышу заманы билгеләмәгәнебезне санаган идегез түгелме? (Кәһар сүрәсе, 48)

Бу кешеләрнең күпчелеге мондый кавышу вакытының киләчәгенә һич инанмыйлар иде. Югыйсә, үзләрен һәрьяктан кушаткан ул Бөек Көн тормышка ашкан. Инде һичбер чаралары юк.

Кешеләрнең Хисап Өчен Тупланулары

Бу вакыт кяферләр тарафыннан гомерләре буенча качылган, белмәмешкә салынган, мөэминнәрнең исә хәзерләнеп көткәннәре хисап вакыты. Бүген һәрнәрсә Аллаһның көче һәм сыйфатлары кирәктергәнчә яратылган. Хисап булувы өчен рух һәм фәрештәләр сафлар хәлендә тезелгән. Ул көндә кешеләр арасында гаделлек белән хөкем ителәчәк һәм сөйләшәчәк кеше бары тик дөреслекне генә сөйли алачак:

Рух һәм фәрештәләр сафлар хәлендә торачак көн. Рахманнан үзләренә рөхсәт бирелгәннәрдән башка булганнар сөйләшмәсләр. (Сөйләшәчәк булучы да,) дөреслекне сөйләячәк. (Нәбә сүрәсе, 38)

Көръндә белдерелгәнчә, Ахирәттә Аллаһ колларына иң соңгы дәрәҗәдәге Бөеклеген курсәтәчәк. Ул көнне Аллаһ тәхетен сигез фәрештә ташый:

Фәрештә(ләр) исә аның тирәсендә. Ул көнне Раббыңнын тәхетен сигез (фәрештә) ташыр. Сез ул көнне китереләчәксез. Сезнең һичбер качырганыгыз серле булып калмаячак. (Хакка сүрәсе, 17-18)

Ул көнне туфрак астыннан чыккан бөтен кешеләр дулкын – дулкын Аллаһ хозурына килерләр.

Шиксез, ул хөкем көне билгеләнгән бер вакыт. Сурга өреләчәк көнне инде сез дулкын – дулкын киләчәксез. (Нәбә сүрәсе, 17-18)

Коръәндә мөэминнәрнең ул көнне йөзләреннән нур киләчәге һәм аларның Раббыбызга карап торганлыклары белдерелгән. Инкяр иткәннәр исә, оятларыннан хәтта башларын да күтәрмәсләр. Инкярчыларның ул вакыттагы хәлләрен бер аять шулай белдерә:

(Инде бөтен) Йөзләр Тере, Үзеннән Үзе гел бар булганның алдында иелеп тора биргән һәм үзенә золым йөкләнгән дә юк булып киткән. (Та-һа сүрәсе, 111)

Хәзерге вакытта дөньяда миллиардларча кеше яши. Бу санга хәзергегә хәтле яшәгән һәм киләчәктәге яшәячәк кешеләрнең дә санын кушсак, Мәхшәр (терелү) көнендә каберләрдән чыгып тупланачак кешеләр җыелмасы һәм моның барлыкка китерәчәге шаккаттырырлык манзара хаккында фикер итә алабыз. Кешеләр бер арада тупланачак һәм бер-берсен, кылганнарын, булып беткәннәрне ачыклык белән күреп аңлый алачаклар. Чөнки ул көнне, Каф сүрәсендә белдерелгәне кебек, карашлар кискен булачак:

Ант булсын, син монардан гафләт эчендә идең. Менә Без дә синең өстеңдәге пәрдәне ачып күтәрдек. Инде бүген карашларың кискен. (Каф сүрәсе, 22)

Кешенең гомере буе танып белгән бөтен кешеләре анда. Танылган, танылмаган, бай, ярлы һәркеше, кыскасы, Кыямәт Көнендә кадәр яшәп үлгән бөтен кешеләр, араларында һичбер аерма булмастан, Аллаһ хозурында тупланырлар. Әмма, мондый бер көндә ни казанганнары шөһрәтләреннән, ни дә ия булганнары ихтирам һәм игътибар ителүләреннән һичбер эз дә калмаган иде. Ул көнне бары тик мөэминнәр үкенмәячәк. Берәр дәвердә үзенең эзен калдырган, дөнья тарихында үзләре турында бик күп сөйләнелгән булса да, иман итмәгән өчен бөтен кешеләр Аллаһ хозурында үкенеч һәм көчле газап, курку эчендә булачаклар. Кешеләр тарафыннан дөньяда өстен һәм мәшһүр күрелгән кешеләр, президентлар, җырчылар, сәнгатьчеләр, байлар, кыскасы, һәркем бертөрле куркуны яшәячәк. Бернинди дөньядагы өстенлекләр булмастан, һәркем бертөрле халәттә булачак. Дөньяда кешеләрне аерган акча һәм дәрәҗә, кешеләр бер арада тупланганнары бу көнне һичбер нәрсә аңлатмаячак, хәйран итүче дә, хәйран ителгән дә бер халәттә булачак. Коръәндә Дин Көнендә кешеләрнең Аллаһ хозурында тупланачагын белдергән аятьләрнең кайберләре шулай:

Ул көнне аларның барысын бер арага туплаячакбыз… (Юныс сүрәсе, 28)

Әйт ки: «Аллаһ сезне терелтә, соңыннан сезне үтерә, аннан соң үзендә һичбер шик булмаган Кыямәт Көнендә, Ул сезне бер арага китереп туплаячак.» Ләкин кешеләрнең күбесе белмәс. (Җасия сүрәсе, 26)

Ул көнне дөньяда ия булган дәрәҗәнең һәм малның һичбер әһәмияте юк. Һичкем башкасының ризалыгы артыннан чапмаячак, һичкем дә башкасына рия күрсәтмәс яки аның алдында горурлана алырлык хәлдә түгел. Нәселлеләр, байлар, әфәнделәр, идарәчеләр яки гади кешеләр бертөрле хисап белән кара-каршы калачаклар. Өстенлек Аллаһка булган якынлыкка күрә. Бөтен кешеләр, Аллаһның ризалыгын казану өчен кылынган эшләрдән тыш, һичбер башка эшләрнең әһәмияте булмаганлыгын, ия булынган һәрнәрсәнең бердәнбер хуҗасы Аллаһ булганлыгын бик ачык рәвештә аңлаганнар. Ләкин хакыйкатьләр белән каршылашкан инкярчыларның инде кире кайтып кылганнарын төзәтү мөмкинчелекләре юк. Коръәндә бу вакыйга шулай аңлатыла:

Шулай итеп сурга өрелгәндә, инде ул көнне араларында нәселләр (яки нәсел бәйлекләре) юк һәм (өстенлек сәбәбе буларак нәселдәнлекне яки бер-берсенең хәлләрен) сораштырмаслар да. (Мөэмин сүрәсе, 101)

Хисап Вакыты

Коръәндә кеше тормышының чын мәгънәсе шулай ачыклана:

Әй кеше, чынлыкта син һич тукталмыйча Раббыңа карата тырышлык кылып торасың, соңыннан Аңа барачаксың. (Иншикак сүрәсе, 6)

Кешеләр тормышында әһәмиятле саналган билгеле этаплар, вакыйгалар бар. Яхшы берәр университетка керү, диплом алу, өйләнү, балалы булу кебекләр… Бу һәм моңа охшаш планнары булган, кешеләр максатларына ирешәчәк вакытка хәтле көннәрен саный-саный, аны алдан билгеләп хәрәкәт итәрләр. Гомерләрендә бары тик бу максат бар һәм нибары шуның өчен яшәгәннәрен дә белгертүдән тартынмаслар. Югыйсә, кеше Аллаһка коллык итү өчен яратылган. Никадәр үзе кабул итәргә теләмәсә дә, бу яратылувының асыл максаты. Чынлыкта моны белер. Әмма китапның башында да аңлатканыбыз кебек, аның тарафыннан һич бетмәячәк дип исәп кылынган дөнья тормышында бу хакыйкатьне онытырга тырышып яшәр. Кыскасы, моны бөтенләй күрмәскә тырышыр. Гомере буе ни эшләсә дә, күрсәткән бөтен тырышлыклар нәтиҗәсендә барачак соңгы ноктасы Аллаһ хозуры һәм ул вакыттагы хисап. Бу хисап Мәхшәр Көнендә тормышка ашачак.

Дөнья тормышында үткән һәр көнебез безне ул Мәхшәр Көненә тагын да якынлаштыра. Үткән һәр сәгать, һәр минут, һәтта һәр секунд үлемгә, яңадан терелүгә һәм хисапка таба атылган яңа бер адым. Моны туктатырлык чара юк. Бөтен кешеләр бу юлдан үтәчәкләр. Аллаһ Коръәндә шулай боера:

Шиксез, алар Безгә кайтачаклар, соңыннан аларны хисапка тартачакбыз. (Гашия сүрәсе, 25-26)

Ул вакыт килгәндә инде һәрнәрсә соңына ирешер. Бу этапта кире кайту соң яки кылганнарны төзәтү мөмкинчелеге дә юк. Вөҗданнары күрсәткән хакыйкатьне күрмәскә тырышканнарның яшәгән паникасы һәм шашкынлыгы тагын да элек һич хис ителмәгән масштабларда. Барлыгы һәм берлеге һичбер шиккә сәбәп булмаган дәрәҗәдә ачык булган Аллаһны, дөньяда инкяр итәчәк кадәр залим булган бу кешеләр, алданрак һич көтелмәгән, ише күрелмәгән бер газап белән җәзаланачаклар. Чөнки Хак Китапны (Көръәнне) ирештерүче, аңлатучы илчеләр тарафыннан кисәтелгәннәр һәм ничек яшәргә кирәклегенә кагылган һәр яктан хәбәрдар ителгәннәр. Аларга дөньяда аңлатылганнар турында уйланып, нәтиҗә алыначак кадәр бер вакыт та бирелгән. Аллаһ Коръәндә: «Сезгә дөньяда үгет алучының үгет ала алачагы кадәр бер вакыт бирелмәдеме?» (Фатыр сүрәсе, 37) аяте аркылы бу хакыйкатьне белдергән.

Инде бирелгән вакыт беткән, хисап вакыты килгән. Кеше гомере буе эштә, өйдә, уку йортында, күңел ачканда һәркайда булса булсын, бөтен кылганнарына Аллаһ шаһит. Кешегә «муен тамырыннан» тагын да якынрак булган Аллаһ һәркемнең һәр мизгелен күзәтә. Дөньялык тормышта һәркем кем тарафыннан яратылганын, яратылыш максатын, кылувы кирәккәннәрне һәм Аллаһка кайтыралачагын өйрәнгән. Бу хакыйкатьне белгән килеш үз-үзләрен алдауны сайлаганнар. Шиксез, бу бөек бер хата, бөек бер кыюлык һәм дә бу шайтани кыюлык, әлбәттә, каршылыксыз калмаячак. Ул авыр көндә һәркемгә кылганнары һәм кылмаганнары берәр-берәр хәбәр биреләчәк:

Аллаһ һәммәсен терелтәчәк көн. Аларга ниләр кылганнарын хәбәр бирәчәк. Аллаһ аларны (кылганнарын берәр-берәр) сынаган, алар исә аны онытканнар. Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит булучы. (Муҗадәлә сүрәсе, 6)

Ул көнне кешеләр гамәлләре аларга күрсәтелсен дип булем-булем чабып чыгарлар. Инде кем зәррә (тузан бөртеге кадәр иң кечкенә өлешчә) авырлыгындагы яхшылык эшләсә, аны күрер. Инде кем зәррә авырлыгындагы берәр шәр (начарлык) эшләсә, аны күрер». (Зәлзәлә сүрәсе, 6-8)

Аллаһ Коръәндә: «…сез яхшылык ниятеннән ни кылсагыз, Аллаһ аны белер. Азык хәзерләгез, шиксез, азыкның иң хәерлесе-тәкъва(Аллаһтан курку)…» (Бакара, 147) дип кешеләрне хисап вакыты өчен хәзерлек кылырга чакырган. Вөҗданын кулланган, Аллаһның чакырувына җавап биргәннәр өчен ул көнне һичбер курку һәм хәсрәт юк. Инкяр иткәннәр исә, төзәтелүве булмаган бер үкенеч яшәрләр. Дөньядагы гамәлләре Ахирәттә аларга хәтерләтергән вакытта, яшәлгән үкенечләре Коръәндә шул рәвештә аңлатыла:

... ул көнне Җәһәннәм дә китерелгән. Кеше ул көнне уйланып хәтерләр, ләкин (бу) хәтерләүдән аңа ни файда? Дияр ки: «Әгәр тормышым өчен (алданрак бер нәрсәләр) хәзерләгән булса идем». Инде ул көнне һичкем (Аллаһның) бирәчәк газабы кебек газапландырмас. (Фәҗер сүрәсе, 23-25)

Һичкемгә Хаксызлык Ителмәс

Җир Раббыңның нуры белән яктырды, (урта җиргә) китап куелды, пәйгамбәрләр һәм шаһитлар китерелде. һәм араларында хаклык белән хөкем бирелде, алар хаксызлык ителмәс. (Зүмәр сүрәсе, 69)

Кылынган һәр гамәлдән соралачак буласы бу көннең бөеклеге Аллаһның бөеклегенә, чиксез гаделлегенә, Җәббар (теләген бернигә дә карамастан кылган), Каһһар (каһәрләгән) һәм Мунтакыйм (үч алган) сыйфатларына килешкән рәвештә булачак. Дөньяда булганы кебек, Ахирәттә дә гамәлләрдән соралып җәзаландырылу, Аллаһның гаделлеге аркылы кимчелексез күреләчәк. Ул көнне корылачак «сиземле үлчәүләр» белән һәркем хак иткәненең каршылыгын алачак. Коръәндә корылачак “хассас “ (бик нечкә) үлчәүләр турында шулай хәбәр бирелә:

Без исә Кыямәт Көненә хас сиземле үлчәүләр куярбыз да, инде һичбер нәфес һичбер нәрсә аркылы хаксызлык ителмәс. Бер горчица (хардал) данәсе кадәр булса да аңа (үлчәүгә) китерербез. Хисап күрүчеләр буларак Без җитәрбез. (Әнбия сүрәсе, 47)

Дөньялык тормышында кылынган һәр гамәл, хәтта иң кечкенә үзенчәлекләренә дә калмастан, бу үлчәүләргә куелыр. Бу үлчәүнең угы соңсыз газапка яки мәңгелек котылуга һәм сәгадәткә алып барачак карарны билгеләр. Кылган яхшылыклары, изгелекләре авыр килгән кешеләр Җәннәткә китәчәк, җиңел килгәннәр исә куркыныч газап белән газапландырылачак, Җәһәннәмгә атылачак. Аятьләрдә шулай боерыла:

Менә кемнең үлчәүләре авыр баса, инде ул хуш булыначак бер тормыш иясе. Кемнең үлчәүләре җиңел калса, инде аның анасы да (соңгы тукталышы) «һавия» (упкын). Аның ни булганын (асылын) сиңа ни белдерде? Ул кызган бер ут. (Кариа сүрәсе, 6-11)

Хисап Урынына Бер Куучы Һәм Бер Шаһит Белән Киленер

Хисап көнне сорау алынган вакытта һәр кешенең янында булачак ике фәрештә турында Коръәндә шулай хәбәр бирелә:

(Инде) һәрбер нәфес янында бер куучы һәм шаһит белән килгән. (Каф сүрәсе, 21)

Дин Көнендә һәрьяк Аллаһның нуры белән яктырыр. Бу бөек мәхкамәдә таныклык кылачак илчеләр һәм шаһитләр хәзер кылыныр. Дөньяда Аллаһка коллык итү кирәклеген кешеләргә хәтерләткән һәм аларны үгетләгән пәйгамбәрләр һәм башка шаһитлар Хисап Көнендә сораштырылачак кешеләрнең янында. Бу шаһитлар хаклык белән хөкем бирәчәкләр. Хисап Көнендә, чынлыкта Аллаһка коллык итү кирәклеген белгән хәлендә, белмәгәнен яклый алачак беркем дә булмаячак.

Ул көнне һич кемнең дә Аллаһ хозурында була торып, кылганнарын инкяр итү форсаты һәм мөмкинчелеге юк. Кылган барлык яхшылыклары һәм начарлыклары уртага чыгарылган. Хәтта дөреслекләрне инкяр итсә дә, шаһитлар гадел булачаклар һәм аны гаепләячәкләр. Һәр өммәт Раббыбыз хозурына тәртип эчендә, үзенең имамы һәм китабы белән киләчәк. Адәм пәйгамбәрдән алып Кыямәткә хәтле яшәгән бөтен өммәтләрнең бер арада җыелган хәлдә, булачак сорау алудагы тәртип һәм хисаптагы нечкәлек безгә Аллаһның бөек акылга ия булганлыгын һәм чиксез гаделлеген күрсәтер. Аллаһ гаделлекне бер аятьтә шулай хәбәр бирә:

Ул көнне син һәр өммәтне тезләнгән (яки тупланган) килеш күрерсең. Һәр өммәт узенең китабына чакырылыр. «Буген кылганнарыгызга каршылык күрәчәксез.» (Җасия сүрәсе, 28)

Колаклары, Күзләре Һәм Тиреләре Шаһитлек Итәр

Ул көнне гөнаһ кылучыларның начарлыкларына шаһит булганнар да анда хәзер булып торырлар. Мөэминнәрнең язучы фәрештәләр һәм Аллаһ рөхсәт иткән шаһитлары булган хәлдә, инкярчыларның аларга каршы шаһит итәчәк һич көтелмәгән шаһитлары да бар. Болар, хәтта кешенең үзен яп-ялгыз санаган вакытында да, Аллаһның аны һәръяклап кушатып алганлыгына иң ачык дәлилләрдән. Инкярчыларга каршы шаһитлык кылачаклар арасына аларның ишету, күрү хисләре һәм тиреләре дә кушылган. Һәрберсе Аллаһның рөхсәте белән сөйләшер һәм әйтелергә тиеш булганнарны кимчелексез ирештереп, үзләренең шаһит булганлыкларын белдерерләр. Гомерләре буе кулланылган, үзләренеке дип саналган органнарның да хәтта, кешегә каршы шаһитлык кылулары ул көнне яшәләчәк психологик җимерелүне тагын да арттырыр. Коръәндә моны аңлатучы аятьләр шул рәвешле:

Аллаһ дошманнарының бер арага китерелеп тупланачак көннәрендә. Менә алар утка бүлемнәр хәлендә таратылырлар. Соңыннан анда барылган вакытта ишетү, күрү (хисләре) һәм тиреләре аларга каршы шаһитлек итәчәкләр. Үзләренең тиреләренә әйттеләр ки: «Нигә безгә каршы шаһитлык кылдыгыз?» Диделәр ки: «Һәркемгә тел биреп сөйләштерүче Аллаһ безне сөйләштерде. Сезне беренче тапкыр Ул яратты һәм Аңа кайтарыласыз. Сез ишету, күрү (хисләрегезне) һәм тиреләрегезне сезгә каршы шаһитлык итүләреннән сакланмадыгыз. Киресенчә, кылганнарыгызның күпчелеген Аллаһ белми дип санный идегез. Менә бу сезнең исәбегез, Раббыгыз хаккында булган уйлавыгыз сезне хәлакәткә китерде. Шулай итеп, хәсрәткә тап булганнар кебек иртәләдегез». Хәзер, әгәр сабыр итә алсалар да, инде аларның тукталу урыны – ут. Һәм әгәр алар хуш булуга (дөньяга) кайтырга теләсәләр дә, инде хуш булачаклардан түгелләр. (Фуссиләт сүрәсе, 19-24)

Кеше кылган һәрнәрсәсе өчен акыллы ачыклау ысулы таба алувы мөмкин. Хәтта моңа үзен ышандыра да ала. Бу ачыклауларның һәрвакыт акылга сыярлык нәрсәләр булувы да шарт түгел. Ул вакытта теләнгән тик бер нәрсә, ачыклаулар белән каршы тарафны яки үз-үзен ышандыру. Башкача аңлатканда, ышанырга теләгән нәрсәгә ышаныр һәм аны яклар өчен аңлатмалар эзләр. Ясаган ачыклаулары да бу мантыкка таяна. Бәлки дә бу сәбәптән, хәтта Аллаһның барлыгын да инкяр итә алувы өчен китергән дәлилләре, үзенә яраклы күрелгән һәм боларга таянып үткән тормышында инанганнарга каршы карарлы көрәш алып барган. Әмма, бу ачыклауларның һәм аңлатмаларның һичбере Хисап Көнендә яраклы түгел.

Ул көнне горурлык һәм ышаныч белән якланылган ачыкламаларның яраклы булмаганлыгын күрәчәк, аңа каршы шаһитлек кылган органнары каршысында яшерәчәк бернәрсәнең дә калмаганлыгын аңлаячак. Һичкем күрмәгән дип исәпләгән нәрсәләре, яшерен кылган эшләре берәр-берәр уртага куелачак, гәүдәсе моны белдерәчәк.

Яп-Ялгыз Хисап Бирәчәкләр

Бу көннең башка бер үзенчәлеге дә, дөньяда һәм Ахирәттә якыннарыннан гел ярдәм көтүчеләрнең, моның киресе буларак, хисапка «ялгыз буларак» тартылулары. Шулай итеп, инкярчылар Аллаһтан тыш башкасыннан нидер көтүнең ни дәрәҗәдә мәгънәсез икәнлеген күрәчәкләр һәм кылынган ялгышларының каршылыгын да алачаклар. Һәр кешенең ялгыз башына хисапка тартылачагы Коръән аятьләрендә белдерелгән:

Һәм аларның һәммәсе Кыямәт Көне Аңа «япа-ялгыз» киләчәкләр. (Мәръям сүрәсе, 95)

Монда әз генә тукталып, бу хакыйкать турында детальле буларак уйлану кирәк. Ялгыз калу кешеләрнең дөньялык тормышындагы иң теләнмәгән, бигрәк тә авыр заманнарда аларны куркыткан нәрсәләрнең берсе. Ялгыз килеш калу, хәтта дөнья шартларында булса да, кешеләр өчен булган иң каты газапларның берсе. Югыйсә, Ахирәт Көнендә эш яп-ялгыз калу белән генә бетми. Асыл булганы, берәр инкярченең золым кылганын белүве сәбәпле, бик каты курку хис иттергән хисап заманы белән каршылашувы. Үзенә ышана алырлык, ярдәм итәрлек беркем дә аның янында юк. Хәтта якынлык һәм мәрхәмәтлелекләренә нык итеп ышанылган гаиләсе дә аны танымас. Өстәвенә, һәрнәрсә аңа каршы. Аның гәүдәсе, кылган гамәлләре аңа каршы ачыклаулар кыла башлаган. Кыскасы, бу ялгызлык – җиңел генә аңлатыл алмаслык бер ялгызлык.

Ялганчы иляһлардан һәм дуслардан ярдәм көткәннәре кебек, кяферләрнең башка бер хатасы - дөньяда яшерен кылган гөнаһларының һәм начарлыкларының Хисап Көнендә уртага чыкмаячак дип санаулары. Югыйсә, Аллаһ аларның дөньлыкта кылган яшерен һәр хәрәкәтенә һәм сүзләренә шаһит. Бу хакыкать аятьләрдә шулай хәбәр ителә:

Сез ул көнне китереләчәксез. Сезнең һичбер серегез яшерен калмаячак.(Хакка сүрәсе,18)

Һәрбер нәфескә кылганының каршылыгы тулысынча бирелде. Ул – аларның кылганнарын тагын да яхшырак белүче.(Зүмәр сүрәсе,70)

Инде инкярчыларның бөтен гөнаһлары уртада. Гомере буе гаиләсенә, хәтта иң якын дустына да ялган сөйләгән, аларны алдаткан, үзенең мәнфәгатьләре өчен һичбер нәрсә алдында туктамаган, Аллаһ илчеләрен ялганлаган, алар аңлаткан һәрнәрсәне кире каккан һәм иң соңында, боларның беркайчан да булмаячагын һәм бөтенләй онытылачак дип санаган кешеләр ул көнне яп- ялгыз хисап бирәчәкләр. Бөтен серләре фаш булган бу кешеләрнең халәте Тарык сүрәсендә шулай аңлатыла:

Серләр уртага чыгарылачак көнне аның көче дә, ярдәмчесе дә юк. (Тарык сүрәсе,9-10)

Ул Көнне Дуслык, Туганлык Һәм Якынлык Юк

Кешенең ул көнне үзеннән башкасы турында кайгыртырлык ни хәле,ни дә мөмкинлеге бар. Хәтта дөньяда булган вакытында якын күрелгән һәм аңа ышанылган гаиләсе турында да уйламас. Яшәлгән вакыйгаларның дәһшәте сәбәпле бары тик үзен генә кайгыртыр. Дөньяви тормышта да иң күп мактанылган, нәсел агачлары хәзерләнелгән, шәҗәрәләре табылган аталары, туганнары һәм балалары белән булган бәйлеге инде купкан:

Шулай итеп Сурга өрелгәндә. Ул көнне араларында нәселләр (яки нәсел бәйлекләре) юк һәм (өстенлек сәбәбе буларак нәселдәнлекне яки бер – берсенең хәлләрен) сораштырмаслар да. (Мөэминин сүрәсе,101)

Дөньяда якыннарының малын, дәрәҗәсен һәм дистәгән бөек бер көч дип санап, аларга сыенганнарның ышанычлы калъгалары җир белән бер булган. Өстенлекне һәм көчне аталарыннан килгән дәрәҗәдә яки матдиатта эзләгәннәр, дин әхлагыннан ерак бер тормыш яшәп бер керем казануларын исәпләгәннәр, хәтта моны өстенлек дип белүче кешеләр кылынылган хатаны аңлаганнар. Бүген бары тик иманның кыйммәте бар.

Дөньяви тормышта дуслыкның барлыкка килүве яки давам итүве өчен иң мөһим, таралган шартларның берсе кешенең каршындагы кешедән алачак мәнфәгате. Мәнфәгате исә, киләчәген имин итә алу, киләчәктә файда китерерлек иттереп хәзердән капиталын кирәгенчә куллану, акча, игътибар, ихтирам, тирәсендәге кешеләрне казану максатын ташый. Югыйсә, Хисап Көнендә бер кемнең дә ләззәт, хисләр һәм шәһвәт артыннан чабачак хәле калмаганлыктан, бөтен иске дуслар бер мизгелдә онытылыр. Корьәндә бу хакыйкать шулай белдерелер:

(Мондый бер көндә) һичбер якын дус һичбер башка якын дустын сорамас.(Мәариҗ сүрәсе, 10)

Дин Көнендә булган курку шул кадәр бөек ки, һәркем кем булса булсын, бу куркыныч газаптан котыла алувы өчен бөтен ия булганнарыннан ваз кичәр. Бернәрсәсен дә кызганмыйча ия булган байлыкларына һич әһәмият бирмәс. Хәтта үзенеке генә түгел, дөньядагы бөтен байлыклар аныкы булса да, һәммәсен фидья (каршылык) буларак бирергә теләр. Бик каты иттереп кулында тотылган барлык малы инде аның өчен һичбер мәгънә ташымас. Аллаһ юлында саранлык күрсәтеп бирмәгән малларын, күзен дә йоммыйча фида итәр. Әмма, инде бик соңга калынган. Аннан теләнелгәне: күз ачып йомганчы үтәчәк кыска дөньяви тормышында Аллаһ аңа биргән нигъмәтләрне Аллаһ юлында куллану булган хәлдә, ул бу авыр көнне күрмәмешкә салышкан, хәтта үлгәннән соң да дөньяда калган әсәрләре аркылы исеменең хәтерләнәчәген, шөһрәтенең дәвам итәчәген өмет иткән. Коръәндә аларның бу чишелешсез халәтләре шулай аңлатылган:

Әгәр җир йөзендә булганнарның бөтенесе һәм моның белән бергә бер каты тагын залимнәрнеке булган булса иде, Кыямәт Көнендә ул начар газаптан (котылу нияте белән) чыннан да боларны фидья буларак бирер иде. Югыйсә, алар тарафыннан һич хисап ителмәгән нәрсәләр Аллаһтан үзләре өчен ачыкка чыгарылган. (Зүмәр сүрәсе, 47)

Ибраһим диде ки: «Чыннан да сез Аллаһны калдырып, дөнья тормышында арагызда бер сөю бәйләнеше булган потларны иляһлар иттегез. Соңыннан Кыямәт Көнендә бер-берегезне инкяр итеп танымаячак һәм бер-берегезгә ләгънәт итәчәксез. Сезнең калачак урыныгыз ут һәм һичбер ярдәмчегез юк.» (Әнкәбүт сүрәсе, 25)

Дөньяда булган вакытларында бик күп ялгышларга шаһит булуларына карамастан, инкярчыларның һичбере дә дуслыкларының ялган булу хакыйкатен кабул итергә теләмәс. Күп кенә кешеләр арасында булган дуслык һәм сөю «башкаларыннан аермалы». Югыйсә, гел бертөрле хата кылганнар, тугрылыкны хәтта дөньяда булган вакытларында да һичбер заман яшәмәгәннәр. Өстәвенә, ул көнне күренгән газаптан котылыр өчен ясалган тәкъдимнәр инкяр итүчеләрнең дуслыкка булган карашларын фаш итәчәк. Ул көнне, аларга дөньядагы вакытларында бик каты бәйлелекләре булуга карамастан, гаиләләрен һәм дусларын котылу фидьясы буларак тәкъдим итәрләр. Коръәндә бу хакыйкать шулай хәбәр ителә:

(Мондый көндә) һичбер якын дус бер башка якын дустын сорамас. Алар бер-берсенә күрсәтелер. Бер гаепле-гөнаһлы ул көннең газабына каршылык итеп улларын фидья (фида) буларак бирергә теләр, үзенең хатыны һәм кардәшен һәм узен саклаган кавемне дә. җир йөзендә булганнарның барчасын (бирсә дә), соңыннан котылса. Юк, (һичберсе кабул ителмәс). Дөреслектә ул (Җәһәннәм) чытыр-чытыр янучы булган ут. (Мәариҗ сүрәсе, 10-15)

Махшәр Көнендә инкярчылар тарафыннан ясалган бу фидья тәкъдиме аларның чын холыкларының беленүве ягыннан бик тә әһәмиятле. Дөньядагы иң якын мөнәсәбәтләрнең файда китерми һәм кешеләрнең мәнфәгатьләренә каршы килә башланганнан соң бөтен кыйммәте югалувы тагын бер кат расланды. Югыйсә, боларның барысы да буш тырышлык. Аллаһ кешеләрне бу малларга бары тик аларны имтихан итәр өчен генә варисчы кылган һәм бу малларга билгеле чикле заман билгеләгән. Бу вакыт тамамланганнан соң боларны фидья итеп бирергә теләүләре, инкярчылар аңлаешында булган бозыклыкны тагын бер кат күрсәтәчәк.

Гамәл Дәфтәрләренең Бирелүве

Кешенең дөнья тормышы буенча кылган һәрнәрсәсе уң һәм сул ягындагы фәрештәләре тарафыннан теркәлеп бара. Хисап вакыты өчен хәзерләнгән дәфтәрләр Дин Көнендә кешеләргә бирелер. Кеше кылганнарының һичберсен дә кире кага алмас, чөнки яшәгән һәр мизгел гамәл дәфтәренә язылган. Һәркем үзенең дәфтәреннән Ахирәт өчен ниләр хәзерләгәнен өйрәнер. Мөэминнәр дәфтәрләрен уң кулларына, кяферләр исә сул кулларына алырлар. Беркемгә дә зәррә (атом кадәр) кадәр хаксызлык та кылынмаган һәм горчица (хардал) данәсе кадәр гамәлнеңдә дә хисап ителүгән вакытында мөэминнәр белән кяферләрнең үз-үзен тотышлары бик аермалы булачак. Аллаһ аятьләрдә шулай боера:

Сез ул көнне китереләчәксез, сезнең һичбер качырганыгыз серле булып калмаячак. Китабы уң кулына бирелгән әйтер ки: «Алыгыз китабымны, укыгыз. Чөнки мин чыннан да хисабыма ирешәчәгемне исәпләгән (белгән) идем». Инде ул хуш бер тормыш эчендә. Югары бер җәннәттә. Җыелачак (җимеш һәм ише булмаган уңыш)лары бик якын. Киредә калган көннәрдә, алда хәзер кылганнарыгызга каршылык буларак рәхәтлек белән ашагыз һәм эчегез. (Хакка сүрәсе, 18-24)

Мөэминнәрнең сөенечләре һәм илһамлануларына каршылыклы буларак, кяферләр каһәрләүче бер оят һәм курку хис итәрләр. Кяферләрнең дәфтәрләре сул кулларына бирелер. Иң кечкенәсеннән алып иң зурысына кадәр һичбер эш теркәлмичә калмаган, фәрештәләр кирәктергәнчә язылган бу дәфтәр Аллаһ хупламаган эшләр белән тулы. Бу хакыйкать каршысында инкяр иткәннәрнең курку һәм шашкынлыклары аятьтә белдерелгән:

(Алларына) Китап куелган, инде гаепле-гөнаһлыларның анарда булганнар сәбәпле дәһшәт белән куркуга бирелгәннәрен күрерсең. Диярләр ки: «Үкенечләр безгә, бу китапка ни булган ки, кечкенәне, бөекне калдырмыйча һәрнәрсәне санап белдерә». Кылганнарын (алларында) хәзер хәлдә тапканнар. Раббың һичкемгә дә золым итмәс. (Кәһф сүрәсе, 49)

Аллаһтан курыкмау, Аңа ширк кылу, Аңа гыйбадәт кылган күренеп, Аннан башкаларны разый итәргә тырышу, ялган, зина, отышлы уеннар һәм башка бик күп гөнаһлар бу дәфтәргә язылган. Аллаһны кирәгенчә белмәгәнлекләренрән, инкярчылар риялы әхлак белән дөньяда теләгәнчә яшәячәкләрен һәм теләнелгән гыйбадәтләрне генә кылуны бер гафу ителү чарасы буларак кулланачакларын саныйлар. Менә шулай Аллаһка гыйбадәт итмәгән яки иткән кебек күренгән һәркемне Хисап Көнендә курку тулы шашкынлык көтә. Чөнки гамәл дәфтәрләрендә ниятләре дә кертелгән. Хак ителгән каршылыкны алган инкярчыларның чарасызлык тулы үкенечләре әйткәннәреннән ачык буларак билгеле булыр. Коръәндә бу кешеләрнең ул вакыттагы дәһшәтләре шулай белдерелә:

Китабы сул кулына бирелгән исә, ул да дияр ки:«Эх, миңа китабым бирелмәсә иде. Хисабымны һич белмәсә идем. Эх, ул (үлем һәрнәрсәне) туктатып бетерсә иде. Малым миңа һичбер файда бирмәде. Көч һәм кодрәтем юк булып китте.»(Хакка сүрәсе, 25-29)

Аллаһка һәм Ахирәткә һичшиксез инанган, гомере буена хисап заманы өчен хәзерләнгән мөэминнәр белән Ахирәтне оныткан, Аллаһтан һәм мөэминнәрдән йөз боручы сул яктагы кешеләр арасындагы аерма тагын бер башка аятьтә шул рәвештә аңлатыла:

Кемнең китабы арттан бирелә, ул да һәлакны (юк булуны) чакырачак, азгын, ялкынлы утка керәчәк. Чөнки ул дөньяда якыннары арасында сөенечле иде. Дөреслектә ул (Раббысына) тагын кайтмаячагын санады. Юк, чыннан да Раббысы үзен бик яхшы күрә иде. (Иншикак сүрәсе, 10-15)

Ул Көнне Кешеләр Сыйныфларга Аерылыр

Аллаһтан кирәгенчә курыккан, сакланган һәм дөньяда Аның ризалыгы кирәктергәнчә яшәгәннәрнең көтелгән вакытлары килгән. Инанганнар Раббыбыз тарафыннан аларга вәгъдә ителгәннәргә кавышуның бөек дулкынланувын яшиләр. Кяферләр исә, тормышлары буенча яшәнелмәгән кадәр бөек, тасвирсыз бер дәһшәт эчендәләр. Иман иткәннәрдән тыш, бу дәһшәтне яшәмәячәк һичкем дә юк. Мөэминнәр белән кяферләрнең арасы аерылыр. Коръәндә бу көннең бер Аеру Көне дә булганлыгы шулай белдерелә:

Бу сез ялганлаган (мөэминне кяфердән, хаклыны хаксыздан) аеру көне. (Саффат сүрәсе, 21)

Коръәндә ул көнне кешеләрнең сыйныфларга аерылувы белдерелер. «Асхабульмәймәнәһ» буларак исемләндерелгән мөэминнәр бер группа. «Асхабульмәшәмәһ» исә, кяферләрдән торучы мөэминнәрдән аерылган группаны тәшкил итә. Болардан тыш мөэминнәр арасында Аллаһка якынлык һәм Аллаһ юлында күрсәтелгән тырышлык сәбәпле иң алгы сафларга үткәннәр бар ки, Коръәндә бу кешеләр «ярышып алга үтүчеләр» буларак исемләндерелә:

Ул көнне йөзләр нурланып яктырылачак. Раббыларына карап торыр. Ул көнне шундый йөзләр бар ки, каралган, ачы карашлы. Аңа билне бөктерүче эшләр кылыначагын аңлата. (Кыямәт сүрәсе, 22-25)

Менә ул Асхабульмәймәнәһ, ни (котлыдыр ул) асхабульмәймәнәһ. Асхабульмәшәмәһ, ни (хәерсез һәм бәхетсез ул) асхабульмәшәмәһ . Ярышып алга үтүчеләр дә, алга үткән алдынгылар. Менә алар якынлаштырылган булучылар. (Вакиа сүрәсе, 8-11)

Җәһәннәмнең Күрсәтелүве

Ул көнне һәркем Аллаһка дөньяда кылганнарыннан хисап бирер. Җәһәннәмгә кереләчәген аңлап, курку эчендә булганнар, бик кыска бер гомерне мәңгелек бер тормышка алмаштырудан килгән соңсыз үкенеч эчендә. Алар үзләренә газапның кагылмаячагын, Кыямәт Көненең булмаячагын һәм Аллаһ аларны җәзаландырмаячагын санап, сүздә рәхәт тормыш яшәгән вакытларында, Аллаһ аларны урап кушаткан һәм һич уйланылмаган вакытта тотып алган. Инде һәрнәрсә беткән һәм һәркемнең барачак урыны билгеле. Ләкин кешеләр шунда ук бер-берсеннән аерылмаслар. Мөэминнәр җәннәткә алып барылудан алда, аларга да кяферләр белән берлектә Җәһәннәм күрсәтелер. Ул көнне мөэмин яки кяфер булган бөтен кешеләр Җәһәннәм тирәсендә тез чүгәчәкләр. Һәркем Җәһәннәмнең курку салучы угылдавын ишетәчәк һәм эчендәге кылларны тырпайтырлык манзараларга шаһит булачак. Ләкин, соңыннан мөэминнәр коткарылачак һәм кяферләр тезләре өстендә чиккән килеш анда калдырылачак. Аятьләрдә бу хакыйкать шулай хәбәр ителә:

Кеше әйтә ки: «Мин үлгәннән соң чыннан да тере буларак чыгарылачакмынмы?» Кеше, алдан һичбер нәрсә булмаган хәлдә, чыннан да Безнең аны яраткан булганыбыз турында (һич)уйланмый мы? Раббыңа ант булсын, Без аларны да, шайтаннарны да һичшиксез хәшер (кубарылу) итәчәкбез, соңыннан аларны Җәһәннәм тирәсендә тезләре өстендә чүккән килеш кылдырачакбыз. Соңыннан һәрбер группадан Рахман (булган Аллаһка) га каршы азгынлык күрсәтү буенча иң көчле булганына күрә аерачакбыз. Соңыннан Без аңа (Җәһәннәмгә) керүгә кемнәрнең иң лаек булганын тагын да яхшырак белербез. Сездән аңа кермәячәк һичкем юк. Бу Раббыңның каты буларак өстенә алган бер карары. Соңыннан такъва ияләрен коткарырбыз һәм золым кылганнарны тезләре өстендә чүккән килеш калдырырбыз. (Мәрьям сүрәсе, 66-72)

Әлбәтә, мөэминнәргә Җәһәннәмнең күрсәтелүвендә бик күп хикмәт бар. Җәһәннәмнең хәлен якыннан күргән мөэминнәр Аллаһ тарафыннан аларга бирелгән иманның ни кадәр бөек бер аермалык һәм гүзәллек булганын аңларлар. Җәһәннәм шул кадәр дәһшәт бирүчедер ки, ул газаптан котылу кеше өчен тасвирсыз бәхет һәм шөкергә василә булган нәрсәләрдән. Мөэминнәр Җәһәннәмне күрү аркылы чагыштырма ясау мөмкинлегенә ия булырлар. Шулай итеп, үз эчендә кешегә биреләчәк иң гүзәл нигъмәтләрне булындыручы, мәңге калыначак җәннәтнең кыйммәтен тагын да яхшырак аңларлар. Чөнки нигъмәтнең кыйммәте барытик чагыштыру аркылы гына аңлашыла. Гүзәллекләр ягы җәннәт нигъмәтләрнең кыйммәте, Аллаһ тарафыннан золым иткәннәргә биреләчәк каршылык күренгәч, тагын да яхшырак аңлашылыр. Имтихан ителү өчен килгәнебез дөньяның яратылу хикмәтләренең берсе дә - мәгариф. Кешеләр монда дөресне һәм ялганны, гүзәлне һәм ямьсезне, яхшыны һәм начарны берәр-берәр күреп һәм чагыштырып өйрәнерләр. Дөньда бу үзенчәлеккә ия булуның юлы тик акыл, вөҗдан һәм иң мөһиме дә, Аллаһ куркусы аркылы үтәр.

Кыямәт, яратылганнарның иң хәерлеләре булган мөэминнәр (Бәйинә сүрәсе, 7) белән яратылганнарның иң начарлары булган (Бәйинә сүрәсе, 6) инкярчыларның бер-берләреннән мәңгегә аерылу вакыты. Аерма Көне Көръәндә шулай белдерелә:

Һәм рәсүлләр дә (шаһитлык өчен)билгеле бер вакытта китерелгәне заман. (Бу) кайсы көн өчен соңга калдырылган иде? (Мөэминне мөшриктән, хаклыкны хаксыздан) Аеру көне өчен. Бу аерма көнен сиңа кем белдерде? Ул көнне ялганлаганнарның вай хәленә. Без алдагыларны һәлак итмәдек ме? Соңыннан алардан соң килүчеләрне аларның эзеннән йөретәчәкбез. Менә Без гаепле-гөнаһлыларга болай эшлибез. Ул көнне ялганлаганнарның вай хәленә. (Мүрсәләт сүрәсе, 11-19)

Бу Аерылу Көне үлем белән башлар, терелеш һәм хисап белән дәвам итәр һәм кешеләрнең мәңгелек йортларына юлланувы белән соңланыр. Каф сүрәсендә кяферләрнең һәм мөэминнәрнең мәңгелек йортларына таба кылынган юлчылыклары шулай аңлатыла:

Ул үлем исереклеге бер хакыйкать буларак килеп тә, (кешегә): «Менә бу синең бер як сайлап качканың нәрсә», -- (диелгәне заман да). Сурга да өрелгәндер. Менә бу кисәтүнең (тормышка ашкан) көнедер. (Инде) һәрбер нәфес янында бер куучы һәм бер шаһит белән килгән. Ант булсын, монардан гафләт эчендә идең. Менә Без дә синең өстеңдәге пәрдәне ачып күтәрдек. Инде бүген карашларың кискен. Аның якыны булган(һәм яныннан аерылмаган фәрештә) диде ки: «Менә бу янымда, хәзер халәттә булган нәрсә.» Сез икегез(әй фәрештәләр), һәр кирене,шөкерсезне атыгыз Җәһәннәмнең эченә. Яхшыга комачау булганны, һөҗүмче шикчене. Ки, ул Аллаһ белән бергә башка бер иляһ таныды. Инде икегез аны иң каты газап эченә атыгыз.» Аның якын дусты юлдан яздыручы диде ки: «Раббыбыз, мин аны котыртып аздырдым. Әмма, үзе (хактан) ерак бер тайпылу эчендә иде.» (Аллаһ боерыр): «Минем хозурымда бәхәсләшеп тормагыз. Мин сезгә тагын да алданрак «каты бер уяру» җибәргән идем. Хозурымда сүз үзгәреш күрмәс һәм Мин колларыма золым итүче түгел.» Ул көнне Җәһәннәмгә диячәкбез: «Тулдың мы?» Ул да: «Тагын артыгы бармы?»-диячәк. Җәннәт тә такъвалар өчен озакта түгел, (ул көнне) якынлаштырылган .Бу сезгә вәгъдә ителгән, (күңелдән Аллаһка) юнәлгән, Рахманга каршы «эче тетрәп курку тойган» һәм «эчтән Аллаһка юнәлгән» йөрәк белән килгән өчен. Аңа: «хушлык һәм исәнлек (сәләм белән) кер!» диеләчәк. Бу соңсызлыкның көне. (Каф сүрәсе, 19-34)