Кереш Сүз

Дөньга килер алдыннан юк булганыгызны һәм юк булган килеш бер мәлдә бар булганыгызны һич уйладыгызмы?

Өегездә һәркөн күргәнегез чәчәкнең ничек итеп тә кап-кара, балчыклы туфрактан, мускус кебек хуш ис чыгарып, төрле-төрле төстә чыгувы турында уйландыгызмы?

Тирәгездә очып сезне гел рәхәтсез итүче черкинең, ничек итеп тә үз канатларын без күрә алмаслык дәрәҗәдә хәрәкәт иттергәне турында һич уйландыгызмы?

Банан, карбыз, кавын, апельсин кабыкларының сыйфатлы этикетка вазыйфасын үтәгәнен, бу җимешләрнең тәмләре һәм исләре саклансын өчен хас буларак бу этикеткалар эченә пакетланганы турында һич уйландыгызмы?

şelale

Төн уртасында, йоклаган вакытыгызда бермәлдә килеп чыккан җир тетрәвенең,яшәгән шәһәрегезне, өегезне, эш урыныгызны җир белән бер итә алачагын, дөньяда ия булганыгыз һәрнәрсәне берничә секунд эчендә югалта алачагыгызны һич уйладыгызмы?

Тормышыгызның зур тизлек белән үткәнен, бер көнне зәгыйфьләнеп карт булачагыгызны, матурлыгыгызны, сәламәтлегегезне, көчегезне югалтачагыгызны һич уйладыгызмы?

Бер көнне, сез көтмәгән бер мәлдә Аллаһның вазыйфалы үлем фәрештәләрен каршыгызда күреп, бу дөньядан аерылып китәчәгегезне һич уйладыгызмы?

Кешеләрнең кыска вакыттан соң ташлап китәчәкләре бу дөньяга нидән бу кадәр көчле багланулары һәм асыл тырышлык күрсәтүләренең Ахирәт өчен булырга тиешлеге турында һич уйландыгызмы?

Кеше Аллаһ тарафыннан яратылган һәм үзенә фикерләү сәләте бирелгән бер барлык. Шулай ки, кешеләрнең күпчелеге бу бик мөһим сәләтне кирәктергәнчә кулланмый. Хәтта, әлегә хәтле һич тә һич уйланмаган кешеләр бар дип әйтә алабыз.

Югыйсә, һәркеше үзе дә белмәстән бер фикерләү потенциалына ия. Кеше бу потенциалны куллана башлавы белән, ул көнгә хәтле күрелмәгән бик күп хакыйкатьне күрә башлар. Уйлануда тирәнләшә-тирәнләшә фикерләү потенциалы да үсәр һәм бу һәркем өчен мөмкин булган нәрсә. Ләкин, бу ноктада әһәммиятле булганы, кешенең “уйлануны” кирәк дип табувы. Кулыгыздагы бу китапның максаты да, “кирәгенчә уйлануга” чакыру һәм “кирәгенчә уйлануның” юлларын күрсәтү. Чөнки уйланмаган кеше хакыйкатьләрдән бөтенләй ерак калачак, яңлышлар һәм ялганнар арасында тормышын сөрдерәчәк. Моның нәтиҗәсендә дә, дөньяның яратылу максатына һәм үзенең җир йөзендә бар булувы максатына төшенмәячәк. Югыйсә, Аллаһ һәрнәрсәне билгеле максат белән яраткан. Бу хакыйкать Көръәндә шулай белдерелгән:

Без күкләрне, җирне, һәм икесе арасында булганнарны бер “уен яки кәеф-сафа” булсын дип яратмадык. Хак шул гына ки, Без аларны яраттык. Ләкин аларның күбесе белмәсләр. (Духан сүрәсе, 38-39)

Безнең сезне буш максат белән яратканыбызны һәм чыннан да Безгә кайтарылып китерелмәячәгегезне исәпләдегезме? (Мүэминүн сүрәсе, 115)

Шуның өчен, һәркеше башта үзенең, аннан соң галәмдә күрелгән һәрнәрсәнең һәм тормышы буенча каршылашылган һәр вакыйганың яратылу максатларын уйларга тиеш. Уйланмаган кеше хакыйкатьләрне барытик үлгәч, Бөек Раббыбыз булган Аллаһның хозурында хисаб бирелгәндә генә аңлар, ләкин инде бик соң булыр.

Ул көнне җәһәннәм дә китерелгән. Кеше ул көнне уйланып хәтерләр, ләкин (бу) хәтерләүдән аңа ни файда?
Дияр ки: “Әгәр тормышым өчен (алдан берәр нәрсәләр) хәзерләгән булса идем.” (Фәҗер сүрәсе, 23-24)

Аллаһ безгә бу дөнья тормышында форсат биргән килеш уйланувыбыз һәм уйлаганнарыбыздан нәтиҗә чыгарып хакыйкатьләрне күрүвебез, Ахирәт тормышыбызда безгә олы казаныш китерәчәк. Шуның өчен Аллаһ илчеләре һәм китаплары аркылы бөтен кешеләрне үзләренең һәм бөтен галәмнең яратылышы хаккында уйлануга чакырган. Аятьтә шулай боерыла:

Үзләре турында уйланмыйлармы? Аллаһ хак буларак һәм билгеләнгән бер вакыт (әҗәл) белән күкләрне, җирне һәм бу икесе арасында булганнарны яратты. Чыннан да, кешеләрнең күбесе Раббыларына кавышуларын инкар итә. (Рум сүрәсе, 8)

manzara

Ул ки, сезне туфрактан, соңыннан бер тамчы судан, соңыннан бер “аляктан” (эмбрионнан) яратты; соңыннан сезне бер бәбәй буларак чыгара, соңыннан көчле (балигъ) чагыгызга ирешүвегез, соңыннан да картаювыгыз өчен сезгә (билгеле бер гомер бирә). Сездән кайберләрегезнең гомеренә тагын да алданрак соң бирелә; исеме билгеле бер әҗәлгә ирешүвегез һәм бәлки акылыгызны кулланувыгыз өчен (Аллаһ сезне болай яшәтер). Терелтүче һәм яшәтүче Ул (Аллаһ). Бер нәрсәнең булувын теләсәсә, аңа барытик: “Бул” дияр, ул да шунда ук булыр. (Мүэмин сүрәсе, 67-68)

Аднан Октарның (Харун Яхъя) 2008нче Елның 15нче Март Көнендә Ахи Твдагы (Кыршәһир) Туры Эфир Репортажыннан...

Аднан Октар: Харун Яхъя әсәрләре иң башта иман хакыйкатьләрен максат буларак алган, иман хакыйкатьләренең әһәммиятенә игътибар иткән әсәрләр. Чөнки кешеләргә берәр нәрсә тәкдьим итәр алдыннан, башта аларның иманнарының куввәтләнүве бик әһәммиятле. Бик көчле иман ияләре булулары мөһим. Көчле иман өчен дә иман хакыйкатьләре бик әһәммиятле. Ягъни яратылыштагы Аллаһның хәйран калдыручы нәрсәләре. Аллаһ “уйланмаслармы, акылланмаслармы” дияр еш-еш Көръәндә - шәйтаннан Аллаһка сыенам . Бу тема изге, бөек ислам галимнәре тарафыннан бик әһәммият белән телгә алынган тема. Бик бик әһәммиятле тема...