Тирән Уйлану

manzara

Куп кенә кеше “тирәнтен уйлану” өчен башын ике кулы арасына алуны, берәр булмәгә, хәтта бер төрле уйлану бүлмәсендә калуны, ботен кешеләрдән һәм вакыйгалардан читләшүне,качуны күз алдына китерер. Хәтта “тирәнтен уйлануны” шул кадәр зурайтып күзаллар ки, узе өчен моны була алмас дип зан кылар, моны барытик кайбер галимнәр, фәлсәфәчеләр, бөек кешеләргә генә хас дигән нәтиҗә ясар. Югыйсә, Аллаһ кешеләрне уйлануга чакыра һәм “(Бу Көръән,)Аятләре өстендә яхшы-яхшы уйлансыннар һәм чиста акыл ияләре үгет алсыннар дип сиңа иңдерелгән изге китап” (Сад сүрәсе,29) аяте белән Көръәннең кешеләргә уйланулары өчен иңдергәнен белдерер. Иң мөһиме,кешенең уйлану сәләтен җитди буларак камилләштерүве, уйлануда тирәнләшүведер.

Бу темага игътибар итмәгән кешеләр исә, гомеләрен тирән гафләт өчендә кичерер. Гафләт сүзе “онытмыйча мөһимсенмәу, ваз кичү, хаталану, игътибарсызлык күрсәтү” мәгънәсенэ туры килә. Уйланмаган кешеләрдә булучы гафләт хәле дә, яратылу максатларын һәм дин белдерүче хакыйкатьләрне оныту һәм боларны белгән хәлдә мөһимсенмәүнең нәтиҗәсе. Ләкин, бу кеше өчен югары дәрәҗәдә куркыныч һәм соңы җәһәннәм белән бетуче бер юл. Шуңа күрә, Аллаһ кешеләрне гафләткә кермәүләре өчен болай искәртә:

Раббыңны иртән-кич үзеңнән, югары булмаган тавыш белән, өркеп, ялвара-ялвара һәм эчтән-эчтән зикер ит (исеңә тошер). Гафләттә булучылардан булма .(Агъраф сүрәсә,205)

Эш(нең) хөкемгә бирелеп бетәчәге хәсрәт коне белән аларны кисәт; алар гафләт өчендәләр һәм алар инанмыйлар. (Мәрьям сурәсе,39)

Көръәндә уйланып, вөҗданы белән хакыйкатьләрне күрүче һәм шул сәбәпле Алаһтан куркып, сакланучы кешеләрдән хәбәр бирелә. Һич уйланмыйча, ата-бабаларыннан күргәннәре яңлыш инану һәм фикерләргә сукырларча ияреп баручыларның исә, хаталы икәнлекләре белдерелә. Әмма, кирәгенчә уйланмаганнары өчен Аллаһтан куркып, сакланып узтотышларын төзәтмәсләр. Астагы аятьләрдә уйланмаучы бу кешеләрнең зиһеннәрендә булганнар турында шулай хәбәр ителә:

Әйт ки: “Әгәр белсәгез (әйтегез), җирйөзе һәм эчендә булганнар кемнеке?” “Аллаһныкы”,- диячәкләр. Әйт ки: “Янә дә үгет алып уйланмаячакмысыз?” Әйт ки: “Җиде күкнең Раббысы һәм бөек Аршның (тәхетнең) Раббысы кем?” “Аллаһ”,- диячәкләр. Әйт ки: “Янә дә сакланмаячакмысыз?” Әйт ки: “Әгәр белсәгез (әйтегез), һәрнәрсәнең мөлке (мал һәм идарәсе) кемнең кулында? Ки Ул,сакласа да, узе сакланмый.” “Аллаһтыр”,- диячәкләр. Әйт ки: “Шулай исә, сезгә ни була да, бозымга биреләсез (бозымланган ке бексез)?” Юк, без аларга хакны китердек, ләкин алар чын ялганчылар. (Мүэминүн сүрәсе,84-90)

Уйлану Кешеләрдәге “Бозымны” Юк Итәр

Аятьләрдә Аллаһ кешеләргә: “Шулай исә, сезгә ни була да, бозымга биреләсез (бозымланган кебексез)?”- дип сорый. Аятьтәге “бозым” сүзе, кешеләрне туплы хәлдә тәэсире астына алган зиһни, фикри йокыга, оешканлыкка ишарәт итә. Уйланмаган кешенең акылы оешыр, күреше томаланыр, ягъни күз алдындагы хакыйкатьләрне күрмәгән кебек хәрәкәт итәр, фикер йөртүве зәгыйфьләр. Бик ачык аңлашылган нәрсәне дә аңлый алмаслык дәрәҗәгә килер. Якын тирәсендәге булган могҗизалы вакыйгалардан гафил, хәбәрсез булыр. Вакыйгаларның иң мөһим нокталарын курмәс, абайламас. Кешеләрнең меңнәрчә еллардан бирле гафләт эчендә булуларының, нәселдән нәселгә мирас кебек күчкән тирән уйланудан бик ерак икәнлекләренең төп сәбәбе, чыганагы да менә бу оешканлык, фикри йокы.к уйланмаслар.

Бу җәмгыяви хәлдәге бозымның тәэсирләреннән берсен шундый үрнәк аркылы ачыклый алабыз:

Җирйөзенең асты бөтенләй магма дигәнебез бер “ут катламы” белән капланган. Җирйөзенең кабыгы бик нечкә, ягъни бу ут безгә бик якын, хәтта аягыбыз астында! Җирйөзе кабыгының ни кадәр нечкә икәнлеген аңлавыбыз өчен шундый чагыштырма бирә алабыз: җирйөзе кабыгыгының нечкәлеге бөтен дөньяга карата, алма кабыгының бөтен алмага карата нечкәлектә.

Җирйөзе астындагы югары температурадагы кайнаган кысымнар турында барысы да белә, ләкин кешеләр моның турында бик уйланмый. Чөнки бу кешеләрнең ата-аналары, туганнары, якыннары, иптәшләре, күршеләре, укыган гәҗитләренең язучылары, телевизор тапшыруларын алып баручылары, университеттагы укытучылары да моның турында уйланмас бит.

yerkabuğunun altı, magma, lav

Yukarıdaki resimde görüldüğü gibi, yerkabuğunun altı mağma tabakası ile kaplıdır. Ve yeraltı katmanlarının hareketi sonucunda mağma yerkabuğunu delerek volkanik patlamalara sebep olur. 1992 yılında İtalya'da bulunan Etna Yanardağından çıkan lavlar adeta "ateşten bir nehri" andırmaktadır.

Без сезне болар турында бераз уйландырыйк. Бер кешенең хәтере югалганын һәм тирә-юнен танырга тырышуын кузаллыйк. Бу кеше иң элек кайда икәнлеген сораячак. Аңа ул баскан туфракның астында ук ут-ялкынлы, кайнаучы бер массаның бар икәнлеге, күввәтле бер тетрәү аркылы яки янартау (вулкан) шартлавында боларның җирйөзенә чыга алачагы сөйләнсә,ул ни уйлар? Бераз алгарак китийк һәм бу кешегә дөньяның ни бары кечкенә генә бер планета булганлыгын, галәм диелгән чиксез, караңгы бушлыкта очканлыгын да аңа хәбәр иткәнлегебезне тасвирлыйк. Космоста җир астында бар булган куркынычлыклардан тагын да хәтәррәкләре һәм масштаблыраклары бар. Үрнәге: тоннарча авырлыктагы күкташлары (метеоридлар). Боларның дөньяга юнәлмәүләре, бәрелмәүләре өчен дә һичбер сәбәп юк. Әлбәттә ки бу кеше үзенең шундый бик куркыныч халәтен бер мизгелгә дә исеннән чыгармас. Мондый куркыныч хәлдә, “җепкә бәйләнгән килеш” кешеләрнең ничек иттереп яшәгәннәрен җентекләр. Һәм кимчелексез бер система барлыкка китерелгәненә төшенер.Үзе яшәгән планетасының эче бөек куркынычлык белән тулы, әмма бу куркынычлыкның һәр мизгелдә кешеләргә зыян китерүве бик нечкә пропорцияләр белән туктатылган. Менә моңа төшенгән кеше, дөньяның һәм җир йөзендәге бөтен җанлыларның Аллаһның теләге белән, Ул барлыкка китергән кимчелексез система сәбәпле яшәгәннәрен һәм иминлек эчендә барлыкларын дәвам иткәнләрен дә ачык буларак аңлар.

Бу үрнәк кешеләрне уйландырырга тиешле үрнәкләрнең миллионда, хәтта миллиардта берсе генә. Гафләтнең кешенең уйлау, төшенү сәләтенә ничек тәэсир итувен, кешенең зиһни, акыл мөмкинчелекләрен ничек чикләгәнен аңлар өчен тагын бер үрнәк китерүдә файда бар:

Кешеләр дөнья тормышының зур тизлек белән үткәнен, бетәчәген беләләр, ләкин моңа карамастан, үзләрен һич бу дөньядан аерылмаячак сыман тоталар. Тормышларында һич тә үлем юк сыман. Менә бу - нәселдән нәселгә күчүче бозым төре.Хәтта моның шундый көчле тәэсире бар ки, берәр кеше үлем турында сөйләшсә, кешеләр үзләрендә булган бозымның бетүвеннән һәм хакыйкатьләр белән кара-каршы килүдән соңгы дәрәҗәдәге курку күрсәтеп бу теманы шунда ук яптырырлар.Бөтен тормышларын яхшы берәр өй, вилла яки машина алу, балаларын иң яхшы колледжларда укытыр өчен багышлаган кешеләр, бер көн килеп тә үләчәкләрен һәм үзләре белән ни машиналарын, ни өйләрен, ни баларын да алыйп китә алмаячакларын уйларга теләмәсләр. Чыгыш буларак үлемнән соң булган Ахирәт тормышы өчен тырышу,берәр нәрсәләр хәзерләу урынына, уйланмауны сайларлар. Югыйсә, һәр кеше иртә ме соң мы әлбәттә үләчәк. Һәм үлгәннән соң һәр кеше өчен, иман иткән булсын яки булмасын, мәңгелек, соңсыз тормыш башлаячак. Бу мәңгелек тормышның җәннәттә яки җәһәннәмдә булувы исә, бу кыска, фани тормышта эшләнелгәннәргә бәйле. Бу хәтле ачык бер хакыкать булган хәлдә, кешеләрнең һич үлем булмаган сыман шундый узтотышларының бердән бер сәбәбе исә, уйланмаганнары өчен өстләрендә хасил булган бу бозымдыр. Ләкин, бу дөнья тормышында уйланып бу бозымнан, башкача әйткәндә, гафләт хәленнән котылмаган кешеләр, үлгәннән соң хакыйкатьләрне үз күзләре белән күреп аңлыячаклар. Бөек Раббыбыз булган Аллаһ бу хакыйкатьне шулай хәбәр итә:

Ант ки, син монардан гафләт эчендэ идең; инде Без дә синең өстендәге пәрдәне ачып күтәрдек. Инде бүген карашларың кискен. (Каф сүрәсе, 22)

Аятьтә дә белдерелгәнчә, уйланмау сәбәпле томаланган, буланыкланган караш, үлгәннән соң Ахирәттәге хисап заманында “кискенләшәчәк”.

Шуны да белдерергә кирәк, кешеләр үзләрен белә-белә шушындый бозым тәэсиренә дучар итә. Шулай итеп рәхәт тормыш итәчәкләрен хисапларлар. Югыйсә, асыл рәхәтлек, хозур, кәеф һәм комфорт барытик шул акылны каплаучы бозымның бетуве белән генә казаныла. Өстәвенә, кешенең бер мизгелдә карар алып, өстендәге бу зиһни оешыклыктан,йокыдан котылувы, ачык бер аңлаеш белән тормыш башлавы бик җиңел. Аллаһ моның чишелеш юлын кешеләргә күрсәтә. Уйланган кешеләр бу бозымны дөнья тормышларында булганнары хәлдә бетерә ала. Болай итеп алар вакыйгаларның бер максаты һәм эчтәлеге булганлыгын аңларлар һәм Аллаһ тарафыннан һәр мизгелне яратылучы хикмәтләрне күрә алырлар.

Кеше Һәрзаман Һәм Һәрҗирдә Уйлана Ала

Уйлануның вакыты, җире һәм шартлары юк. Кеше йөрегәндә, эшенә барганда, машина йөрткәндә, дуслары белән утырганда, компьютерда эшләгән вакытында, телевизор караганда, ашаганда уйлана, фикерли ала.

ırklar, insan yüzleri

Böyle bir kalabalık, insana Allah'ın sonsuz ve benzersiz yaratma gücünü düşündürür. Çünkü, Allah dünya var olduğu andan beri birbirinden farklı milyarlarca insan yüzü yaratmıştır.

Үрнәге, машина белән барганда урамдагы йөзләрчә кешеләрне күрергә мөмкин. Бу кешеләргә караучы кеше күп нәрсә турында уйлана ала. Күрелгән йөзләрчә кешеләрнең физик күренешләре бер-берсеннән бөтенләй аермалы икәнлеге акылына килә ала. Бу кешеләр бер-берсенә һич тә охшамаган. Кешеләрнең күп очракта күз, каш, керфек, кул, аяк, авыз, борын кебек бер үк органнарга ия булуларына карамастан, бер-берсеннән бу кадәр аермалы булулары шаккатырлык дәрәҗәдә. Тагын да бераз уйланувын дәвам итүче кеше шуларны хәтерләр: меңнәрчә еллардан бирле Аллаһ миллиардларча кешеләрне бер-берсеннән бөтенләй аермалы буларак яраткан. Шиксез, бу ачык рәвештә Аллаһның барлыгын курсәтер һәм Аның өстен ярату сыйфатын чагылдырыр.

Күп кенә кешенең каядыр барып җитәргә теләгәннәрен күрүче кеше, тагын да күп төрле уйларга тагылып калырга мөмкин. Беренче карашта бу кешеләрнең һәрбересе аерым шәхес, кеше буларак күренә алувы мөмкин. Һәммәсенең үз дөньясы, теләкләре, планнары, яшәу рәвешләре, шатлыклары, кайгалыры, ләззтләре, зәвыклары бар. Ләкин, бу аерымлыклар алдатучы. Чөнки, гомуми алганда, һәр кеше туа, үсә, мәктәпкә бара, эш эзли, эшли, өйләнә, балаларга ия була, балаларын мәктәпкә урнаштыра, бабай яки әби була һәм үлә. Ягъни бу яктан караганда, кешеләр тормышында әллә ни зур аерма юк. Истанбулның берәр районында урнашкан кеше белән Мексиканың берәр шәһәрендә яшәуче урыннары кеше белән алмаштырылса да, берни үзгәрмәс. Бу кешеләрнең һәрберсе бер көнне әлбәттә үләчәк; хәтта 100 елдан соң бу кешеләрнең берсе дә исән калмаячак. Менә моңа төшенгән кеше уйланувын дәвам итәр һәм үзенә шушы сорауларны сорар: “ Бер көнне барыбыз да үләчәгебезгә күрә, нигә соң һәркем бу дөньядан һич китмәячәк кебек хәрәкәт итә,яши бирә? Үләчәген төгәл рәвештә белүче кешенең үлемнән соң булган яшәеш өчен тырышувы кирәккән вакытта, кешеләрнең купчелеге нигә һич дөнья тормышлары бетмәячәк, һич улмәячәк кебек үз үзләрен тота бирә?”

Менә бу кеше¬-уйланган һәм уйлануларыннан бик мөһим, бөек нәтиҗә чыгаручу кеше. Әмма кешеләрнең купчелеге бу темалар турында уйланмас. Белдермәстән “хәзер ни турында уйлыйсың?” дип соралса, бик кирәксез һәм үзләренә файда китермәслек нәрсәләр турында уйланылганы беленер. Югыйсә, кеше уянган вакытыннан алып йоклаганчыга кадәр һәр мизгелендә “мәгьнәле”, “хикмәтле”, “әһәммиятле” темалар турында уйлана ала, уйланганнары аркылы нәтиҗәләр чыгара ала.

Аллаһ Көръәндә мөэминнәрнең һәртөрле шартларда уйланганнарын һәм моның аркылы файда бирүче нәтиҗәләр чыгарганнарын шулай белдерә:

Шиксез, күкләрнең һәм җирнең яратылышында, кич белән төннең бер-бер артлы килешендә чиста акыл ияләре өчен чыннан да аятьләр (ишарәтләр) бар. Алар аякта килеш,утырганда, ятканнары вакыт Аллаһны зикер итәрләр (искә алырлар) һәм күкләрнең һәм җирнең яратылышы турында уйланырлар. (Һәм диярләр ки) “Раббыбыз, Син боларны бушка яратмадың. Син бик Бөексең, безне утның газабыннан сакла.” (Али Имран сурәсе, 190-191)

Аятьтә дә белдергәнчә, мөэминнәр уйланучы кешеләр булганнары өчен, яратылышның могҗизалы якларын күрә ала һәм Аллаһның көченә, гыйльменә һәм акылына төшенә.

Җитди Һәм Аллаһка Юнәлеп Уйлану

Уйлануның берәр кешегә файда китерүве, аны дөрес нәтиҗәгә ирештерүве өчен даими буларак уңай юнәлештә фикер йөртүве кирәк. Үрнәге, берәр кеше каршысында үзеннән тагын да матуррак берәүне күреп, бу кешенең матурлыгын уйлап үзенең кимчелекләре сәбәпле авырлык тойса, үл кешегә карата көнчелек хис итә башласа, бу Аллаһны хуш итмәүче уй-фикерләрдән булыр. Ләкин, Аллаһны разый итәргә тырышучы кеше бу кешенең матурлыгына Аллаһның камиль ярату сәләтенең чагылышы буларак карар. Бу кешегә Аллаһ яраткан бер гүзәллек буларак каравыннан бөек ләззәт алыр.Аһирәттә Аллаһ тарафыннан бу кешенең матурлыгын, гүзәллеген тагын да арттырувы өчен дога кылыр. Дөньяда кешенең һичбер вакытта да камил була алмаячагын, дөньяның бер имтихан җире булганы өчен кимчелексез, авырлыксыз яратылмаганын фикерләр. Җәннәткә булган сагышы артар. Шиксез, бу җитди уйлануның бер генә үрнәге. Кеше тормышы буенча мондый нәрсәләр, вакыйгалар белән бик һәм бик еш очрашыр.Бу вакыйгалар аркылы Алаһны риза итүче яки итмәуче икәнлеге,әхлагы имтихан ителер, беленер.

bulut

Әй кеше, Кәрим, “өстен юмартлык иясе” булган Раббыңа каршы сине ни алдатты, яңлыштырды?

Ки, Ул сине яратты, “сиңа бер тигезлек эчендә кыяфәт бирде” һәм сине бер тәртип белән яратты.

Теләгән сүрәтендә сине төзек итте. (Инфитар сүрәсе, 6-8)

Әлбәттә, бу сынауда уңышлы булувы һәм уйлануның бу кешегә хәерле, Ахирәттә берәр файда китерүве, аның уйланган нәрсәләреннән үгет һәм гыйбрәт алып алмавына бәйле.Моның өчен кешенең даими рәвештә җитди буларак уйланувы шарт. Аллаһ бу хакыйкатьне Көръәндә шулай белдергән:

Ул сезгә аятьләрен (ишарәтләрен) күрсәтә һәм сезнең өчен күктән ризык иңдерә. Эченнән (Аллаһка) юнәлгәннән башка үгет алып уйланмас. (Мүэмин сүрәсе,13)

deniz

Күкләрнең, җирнең һәм икесе арасындагыларның Раббысы; шул хәлдә Аңа гыйбадәт ит һәм аңа булган гыйбадәтеңдә карарлы, нык бул. Һич аңа тиңдәш булганны беләсең ме? Кеше әйтә ки: “Чыннан да, үлгәннән соң мин тере буларак чыгарылачакмынмы ?” Кеше электән, һич бер нәрсә дә булмаган хәлен, чыннан да Без аны яратканын һич уйламыймы? (Мәрьям сүрәсе, 65-67)

Аднан Октар (Харун Яхъя) Әфәнденең 2009нчы Елның Сигезенче Март Көнендәге Тэмпо Твга Туры Эфирда Бирелгән Репортажыннан...

Аднан Октар: Кеше Аллаһка карата коллык үтәр өчен яратылган. Коллык вазыйфасы бар. Әмма Аллаһ безләрне имтихан итәр; ләкин, имтиханда безнең ни эшләгәнебезне контроль иткәннән соң, билгеләгәннән соң, Аллаһның безнең ни булганыбызны аңлауга ихтияҗы юк.Чөнки Аллаһ боларны алдан ук белуче, Аның өчен, Аның Катында инде һәрнәрсә булып беткән.Чөнки бөтен боларны Аллаһ яратты. Аллаһ белер, ни әшләгәнебезне белер. Аллаһның кайбер нәрсәләрне алдан ук белдермәвенең асыл максаты – безгә үз -үзебезне таныту; ягъни без нинди кеше, әхлакыбыз ничек, кешелегебез ни дәрәҗәдә?...Әгәр Аллаһ насыйп итеп җәннәткә керсәк, без узебез өчен: “ Бик яхшы кеше идем, тырыштым, хезмәт иттем, сөйләшә идек, аралаша идек, кешеләрне тугъры юлга чакыра идем, мохтаҗларга ярдәм итә идем, кешеләрне авыр вакытларында дистәкли идем” - диеп, үз-үзебезгә карата ярату хасил булачак. Ягъни, без җәннәткә лаеклык казанган булабыз”.