12. Йусуф - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән. Әлиф ләм ра. Бу — ачык китапның аятьләре."
- 2. "Хакыйкатьтә, без аны гарәпчә Коръән буларак иңдердек. Шаять, сез гакылга килерсез!"
- 3. "Без, сиңа бу Коръәнне вәхи итеп, иң яхшы хикәяләү белән сиңа сөйлибез, моңа кадәр син гафилләр арасыннан булсаң да."
- 4. "Менә Йусуф үзенең атасына: «Ий, әтием! Мин унбер йолдыз, кояшны һәм айны күрдем. Мин алар-ның миңа сәҗдә кылганнарын күрдем», — диде."
- 5. "Ул әйтте: «Ий, улым! Үзең күргәнеңне туганнарыңа сөйли күрмә, алар сиңа каршы хәйлә корырлар. Хакыйкатьтә, кеше өчен шайтан ачык дошман бит!"
- 6. "Һәм менә шулай итеп Раббың сине сайлап алыр һәм сиңа вакыйгаларга аңлатма бирүне өйрәтер. һәм Ул сиңа һәм Йагъкуб ыруына нигъмәтен тәмам кылыр, нәкъ элегрәк ике атаң — Ибраһим һәм Исхакка аны тәмам итеп кылган шикелле. Хакыйкатьтә, синең Раббың — гыйлем, хикмәт иясе!»"
- 7. Сорашучылар өчен Йусуфта һәм аның туганнарында аятьләр бар иде.
- 8. "Менә алар: «Әлбәттә, Йусуф һәм аның туганы атабызга безгә караганда сөеклерәк, без исә күмәкбез. Хакыйкатьтә, атабыз ачык адашуда!» — диделәр."