11. Һуд - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм ра. Китап, аның аятьләре расланган һәм соңыннан ачык итеп аңлатылган хикмәтле һәм хәбәрдар тарафыннан,"
- 2. "сез Аллаһтан башка һичкемгә гыйбадәт кылмас өчен. Хакыйкатьтә, мин сезгә Аннан үгетләүче һәм сөендерүче,"
- 3. "Раббыгыздан ярлыкау соравыгыз өчен. Шуннан соң Аңа тәүбә итегез, һәм Ул сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр күркәм кирәк-яракны бүләк итәр һәм һәр фазыл иясенә, теләсә, Үзенең фазылын бирер. Әгәр сез йөз борсагыз, мин сезнең өчен олы көннең газабыннан куркам."
- 4. Кире кайтуыгыз — Аллаһка һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!
- 5. "Ий, Аннан яшерер өчен алар үзләренең күкрәкләрен кысалар! Ий, алар киемнәре белән капланган вакытта Ул аларның нәрсәне яшергәннәрен дә һәм нәрсәне ачык эшләүләрен дә белә! Хакыйкатьтә, Ул күкрәк түрләрендә булганны белә!"
- 6. "Ризыгы Аллаһтан булмаган һичбер җан иясе җир йөзендә юк, һәм Ул аның кайда тукталуын, һәм кайда торачагын белә. Барысы да ачык китапта."
- 7. "Ул күкләрне һәм җирне алты көндә яратты һәм Аның гареше су өстендә булды, сезнең кайсыгыз гамәл белән яхшырак икән дип сынау өчен, һәм әгәр син: «Хакыйкатьтә, сез үлгәннән соң терелтеп чыгарылачаксыз!» — дисәң, әлбәттә, иман китереп инанмаучылар: «Бу — ачыктан-ачык сихер генә!» — дип әйтәчәкләр."