34. Сәбәә - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Аллаһка — мактау, күкләрдә һәм җирдә булганнар барысы да Аныкы, әхыйрәттә дә Аңа — мактау! Ул — хикмәт иясе, хәбәрдар!"
- 2. "Ул җиргә кергән нәрсәне дә, аннан чыкканны дә, күктән иңгәнне дә, аңа күтәрелгәнне дә белә. Ул — рәхимле, ярлыкаучы!"
- 3. "Кәфер булучылар: «Безгә сәгать килеп җитмәс!» — диләр. «Әйе, гаибне белүче Раббым белән ант итәм, әлбәттә, ул сезгә килеп җитәчәк!» — дип әйт. Күкләрдә һәм җирдә Аннан тузан авырлыгы кадәр нәрсә дә яшеренә алмас, һәм хәтта аннан да кечерәк булганы да, зуррак булганы да яшеренә алмас, ачык аңлаешлы китапта булмыйча!"
- 4. Иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә тиешлесен бирер өчен. Алар өчен ярлыкау һәм мул ризык.
- 5. Безнең аятьләребезне көчсезләндерергә тырышканнарга исә үзәк өзгеч әрнү газабыдыр!
- 6. "Һәм гыйлемгә ирешкәннәр сиңа Раббыңнан иңгән нәрсәнең хаклык икәнлеген һәм гыйззәт иясе, мактаулының юлына туры алып баруын күреп торалар."
- 7. "Һәм кәфер булучылар: «Сез бөтенләй вак кисәкләргә таркалгач, яңа барлыкка китереләчәксез дигән кешене күрсәтергәме сезгә?» — дияләр."