ән-Нәбәә - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Бер-берсеннән алар нәрсә турында сорашырлар?"
-
2. Бөек хәбәр турындамы?
-
3. Алар аның турында фикердә аерылыштылар.
-
4. Һич юк! Белерләр әле!
-
5. Моннан соң да һич юк! Алар белерләр әле!
-
6. Без җир йөзен җәймә итмәдекмени?
-
7. Һәм тауларны да терәк итеп.
-
8. Без сезне иш итеп яраттык.
-
9. Без йокыгызны бер рәхәт иттек.
-
10. Кичне каплама итеп булдырдык.
-
11. Көндезне исә яшәр өчен вакыт итеп билгеләдек.
-
12. Сезнең өстегездә җиде ныкны бина итеп куйдык.
-
13. һәм нурын чәчүче чираг иттек.
-
14. "Һәм яңгыр коючылардан агыла торган суны иңдердек,"
-
15. "аның белән орлыклар һәм үләннәр үстереп чыгарыр өчен,"
-
16. һәм куе бакчаларны.
-
17. "Хакыйкатьтә, аермалык көне вакыты белән булыр."
-
18. Сур карынына өргән көнне гөруһ-гөруһ килерсез.
-
19. "Ул көнне күк йөзе ачылыр да, анда капкалар бар булыр."
-
20. Һәм таулар кузгалырлар һәм сагымга-миражга әйләнерләр.
-
21. Хакыйкатьтә: җәһәннәм — тозак булыр.
-
22. Атлап чыгучыларга — кайту урыныдыр.
-
23. Алар анда мәңгегә калырлар.
-
24. "Анда җиләс һава белән берәр эчемлек татымаслар,"
-
25. кайнар су белән эрен генә.
-
26. Бу — тиешле җәзадыр.
-
27. Алар хисап булудан курыкмадылар.
-
28. Безнең аятьләрне киреләнеп ялганга чыгардылар.
-
29. Без исә һәрнәрсәне китапта хисапка салдык.
-
30. Тәмен татыгыз! Сезгә газаптан башка бернәрсә дә арттырмабыз!
-
31. "Хакыйкатьтә, тәкъвалык ияләренә котылу насыйптыр,"
-
32. "бакчалар белән, йөзем баглары,"
-
33. "тулы күкрәкле яшьтәш кызлар,"
-
34. эчемлек белән тулган касәләрдер.
-
35. "Алар анда буш сүз-ләгу, ни бер-берсенә каршы ялган сүз дә ишетмәсләр."
-
36. Раббыңнан бәя бирү буларак — хисаплашу бүләге.
-
37. "Ул — күкләрнең һәм җирнең, аларның икесе арасында булганнарның тәрбиячеседер. Ул — Шәфкатьле булучы. Ул көнне Аңа сүз әйтергә хәлләреннән килмәс."
-
38. "Рух белән фәрештәләр саф-саф булып басып торачак көнне Шәфкатьленең изен-рөхсәтенә ирешүчеләрдән башка беркем дә сүз сөйли алмас, һәм дөресен генә сөйләр."
-
39. Бу — хаклык көнедер. Һәр теләүче Раббысына кайту юлын таба алыр.
-
40. "Без, бик якында киләчәк бер газап белән сезне кисәтәбез. Ул көнне кеше, ике кулы белән кылганын күрәчәк. Һәм кәфер: «Аһ! Туфрак кына булсам иде»,— дияр."
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс