Йәә сиин - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Йәә сиин."
-
2. Хикмәтле Коръән белән ант итәм!
-
3. "Хакыйкатьтә, син рәсүлләр арасыннан булучы,"
-
4. туры юлдагы.
-
5. "Гыйззәт иясе, рәхимленең иңдерүе,"
-
6. "аталары үгетләнмәгән кавемне үгетләү өчен, һәм алар — гафил булучылар."
-
7. "Аларның күбесе өстендә сүз хаклыгына иреште инде, алар исә иман китермиләр."
-
8. "Хакыйкатьтә, Без аларның муеннарына богаулар булдырдык, ул аларның иякләре астына кадәр һәм алар башларын артка ташлап йөриләр."
-
9. "Без аларның алдына да, артына да киртә булдырдык һәм аларны томалап куйдык, һәм алар күрмиләр."
-
10. "Аларга барыбер: син аларны үгетлисеңме, әллә үгетләмисеңме, алар иман китермәячәкләр."
-
11. "Син, хакыйкатьтә дә, искә төшерүче Зикергә кем иярсә — шуны һәм яшерендә Шәфкатьледән курыкканны үгетләрсең. Аңа ярлыкау һәм муллыклы әҗер турында шатлык хәбәрен бир!"
-
12. "Хакыйкатьтә, Без үлекләрне терелтәбез. Һәм аларның элек әзерләп куйганнарын һәм эзләрен язып барабыз, һәм һәрнәрсәне Без ачык китапта санга салып куйдык."
-
13. Син аларга шәһәр кешеләрен мисал итеп китереп куй! Менә аларга рәсүлләр килде.
-
14. "Менә Без аларга икәүне җибәрдек һәм боларны алар ялганчыга чыгардылар, һәм Без өченче кеше белән көч бирдек, һәм алар: «Без, хакыйкатьтә, сезгә рәсүлләр бит!» — диделәр."
-
15. "Тегеләр: «Сез безнең кебек үк кешеләр буларак беркем дә түгел һәм Шәфкатьле бернәрсә дә иңдермәде, сез алдыйсыз гына!» — диделәр."
-
16. "Алар әйтте: «Безнең сезгә, хакыйкатьтә, рәсүл икәнлегебезне Раббыбыз белә"
-
17. һәм безнең өстебездә ачык җиткерү генә бит».
-
18. "Болар: «Без сезне белер өчен кошлар очуын карадык, әгәр сез тыелмасагыз без сезгә таш белән атарбыз һәм бездән сезгә үзәк өзгеч газап кагылыр», — диделәр."
-
19. "Алар: «Кошыгыз үзегез белән, әллә исегезгә төшергәнгәме... Әйе, сез исраф кылучы кавем!» — дип әйттеләр."
-
20. "Һәм шәһәрнең кырыеннан ашыгып бер кеше килде, ул әйтте: «Ий, кавемем, рәсүлләргә иярегез!»"
-
21. Сездән әҗер сорамаучыларга иярегезче. Һәм алар — туры юлда торучылар!
-
22. Ни өчен миңа үземне барлыкка китерүчегә һәм Аңа сез кире кайтачакка гыйбадәт кылмаска ди?
-
23. "Мин үземә Аннан башка иләһләр алырмынмыни? Әгәр Шәфкатьле миңа зарар китерергә теләсә, аларның шәфәгате миңа һич бернәрсә бирмәс һәм алар мине коткара алмас."
-
24. "Ул чакта мин, хакыйкатьтә, ачык адашуда булыр идем."
-
25. "Мин сезнең Раббыгызга иман китереп инандым, тыңлагыз мине»."
-
26. "Аңа: «Кер оҗмахка!» — дип әйтелде. Ул әйтте: «Аһ, әгәр минем кавемем белсә иде"
-
27. нәрсә өчен Раббым мине гафу итеп үземне хөр мәтлеләр арасыннан булдырганны!»
-
28. "Һәм Без аннан соң аның кавеменә күктән һич бер гаскәр җибәрмәдек, һәм без җибәрә торганнардан да булмадык!"
-
29. Бер каты үкерү тавышы гына булды һәм менә алар тынып сүнделәр.
-
30. "Ий, хәсрәт колларга! Рәсүл килде исә, алар аны мыскыл итеп көлделәр генә."
-
31. Аларга кадәр күпме буыннарны Без һәлак иткәнебезне күрмәделәрмени әле? Һәм дә ул кешеләрнең болар янына кайта алмаячакларын?
-
32. "Һәм, әлбәттә, алар барысы да Безнең каршыбызда җыелып куелырлар."
-
33. "Һәм аларга аять буларак — үле җир. Без аны терелттек һәм аннан игеннәр чыгардык, һәм сез алар-дан ашыйсыз!"
-
34. Һәм Без ул җирдә хөрмә һәм йөзем бакчалары
-
35. Алар ул бакчаларның җимешләрен ашасын өчен һәм куллары кылган нәрсәләрне дә. Шөкрана булмаслармыни алар?
-
36. "Җир үстергән нәрсәләрдән дә һәм аларның үзләрен дә, һәм алар белмәгәннәрдән дә һәркайсы сын ишләп барлыкка китерүчегә дан!"
-
37. "Һәм аларга аять — төндер. Без аннан көнне аерып алабыз, һәм менә алар караңгылыкта."
-
38. Кояш исә үзе өчен билгеләнгән урынга кадәр агылып бара. Бу — гыйззәт иясе һәм белүченең тәкъдиредер!
-
39. "Һәм айны да Без, ул хөрмә агачының кипкән ботагы кебек булганчыга кадәр, тукталышларын билгеләп чыктык."
-
40. Кояшка айны куып йөрергә тиешле түгел һәм төн көнне узарга тиешле түгел. Алар һәркайсысы күк буйлап йөзә.
-
41. "Һәм аларга аять — Без аларның, хакыйкатьтә, нәсел-нәсәпләрен төялгән көймәдә йөрткәнбез."
-
42. Һәм Без аларга шуның мисалында утырып йөри торганны барлыкка китердек.
-
43. "Инде Без теләсәк, аларны суга гаркъ итәрбез. Аларга ярдәмче дә юк, алар коткарылмас та,"
-
44. Безнең рәхмәтләребездән һәм вакытлыча файдаланудан гына булса.
-
45. "Менә аларга: «Үзегезнең алдыгызда булганнан һәм үзегездән соң булачактан куркыгыз, ихтимал, сез мәрхәмәткә ирешерсез!» — дип әйтелсә..."
-
46. Раббыларының аятьләреннән нинди генә аять килсә дә алар йөз бордылар.
-
47. "Аларга: «Сезгә Аллаһ биргән ризыктан сарыф итегез!» — дип әйтелсә, кәфер булучылар иман китереп инанучыларга: «Нәрсә өчен без аларны ашатыйк, Аллаһ теләсә, аларны Үзе дә туйдырыр иде. Сез ачык адашуда бит», — диделәр."
-
48. "Һәм алар: «Әгәр сез дөрес сөйли торган булсагыз, бу вәгъдә кайчан була соң?» — диләр."
-
49. Алар талашып торган чакта үзләренә тиячәк каты үкерү тавышыннан башка бернәрсә дә сизмәсләр.
-
50. Алар васыятьләрен дә әйтә алмас һәм әһелләре янына кире кайта да алмаслар.
-
51. Сур өрелер һәм менә алар каберләреннән чыгып Раббыларына агылырлар.
-
52. Алар: «Кайгы безгә! Безне яткан урыныбыздан кем терелтеп чыгарды? Бу — Шәфкатьленең вәгъдә иткәне бит һәм рәсүлләр дөресен әйткәннәр икән!» — диделәр.
-
53. Бер каты тавыш кына булды һәм менә алар барысы да Бездә хазир булып торалар.
-
54. Һәм бүген бер җан иясе дә бернәрсә белән дә җәберләнмәс һәм кылганнарыгызга карап кына җәзагыз да бирелер.
-
55. "Оҗмахта булучылар бүген, хакыйкатьтә, шөгыльләрендә рәхәтләнәләр."
-
56. "Үзләре һәм аларның хатыннары күләгәдә, сәкеләрдә кырын яталар."
-
57. Алар өчен анда җиләк-җимеш һәм сораган нәрсәләре.
-
58. Рәхимле Раббыларыннан аларга: «Сәлам!» сүзедер.
-
59. "«Ий, сез, гөнаһкәрләр! Бүген сез аерылыгыз!"
-
60. "Ий, адәм балалары! Мин сезгә шайтанга гыйбадәт кылмагыз дип гәһед итмәгән идеммени? Ул сезнең ачык дошманыгыз бит!"
-
61. Һәм Миңа гыйбадәт кылыгыз дип. Бу — туры юл бит.
-
62. Һәм ул сезнең арагыздан күп халыкларны юлдан яздырды. Әллә сез гакыл йөртеп карамадыгызмы?
-
63. Бу — сезгә вәгъдә ителгән җәһәннәм!
-
64. Кәферлек кылганыгыз өчен бүген шунда яныгыз! »
-
65. "Бүген Без аларның авызларына мөһер салдык. Безнең белән аларның куллары сөйләшер, аяклары кәсеп иткәннәренә шаһитлык күрсәтерләр."
-
66. "Әгәр Без теләсәк, аларның күзләрен каплар идек. Алар ярышып юлда булдылар инде, ләкин ничек күрсеннәр алар?"
-
67. "Әгәр Без теләсәк, аларны урыннарында башка нәрсәгә әйләндерер идек, һәм алар алга да үтә алмаслар иде, кире кайта да алмаслар иде!"
-
68. "Кемгә Без озын гомер бирәбез, аның кыяфәтен дә зәгыйфьләндерәбез бит. Алар гакыл йөртеп карамыйлармыни?"
-
69. "Һәм Без аңа шигырь дә өйрәтмәдек, һәм бу аңа килешми дә. Бу — фәкать искә төшерү һәм ачык Коръән."
-
70. Тере булучыны үгетләр өчен һәм кәферләр өстендә сүз хак булсын өчен.
-
71. "Әллә күрмәделәрме, Без Үз кодрәтебез белән юктан бар булдырган нәрсәләрдән аларга мал-туарларны бар иттек һәм алар аңа хуҗадыр."
-
72. "Без боларны аларга буйсындырдык: кайсыларына атланып йөриләр, араларыннан алар ашардае да бар."
-
73. Аларда кешеләргә файда һәм эчемлек бар. Шөкрана булмаслармыни алар?
-
74. "Һәм алар, үзләренә, шаять, ярдәм булыр дип, Аллаһтан башка иләһләрне алдылар."
-
75. "Ярдәм итә алмыйлар аларга, һәм алар боларга әзер куелган гаскәр булырлар!"
-
76. "Аларның сүзләре сине борчымасын! Без, хакыйкатьтә, аларның нәрсә яшергәннәрен дә һәм нәрсәне ачык кылганнарын да беләбез."
-
77. Әллә кеше Безнең аны тамчыдан бар иткәнебезне күрмәдеме? Һәм менә ул ачык дошманлаша!
-
78. Һәм Безгә ул мисал китерә һәм үзенең барлыкка килгәнен оныта! Ул: «Тетелеп беткән сөякләрне кем терелтсен инде?» — ди.
-
79. "Әйт: «Аларны беренче тапкыр кем булдырган булса, шул терелтер! Ул барлыкка китерелгән һәрнәрсәне белүче!»"
-
80. "Ул шулдыр ки, кем сезгә яшел агачтан ут ясады һәм сез шуннан кабызасыз!"
-
81. "Күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче шундыйларны ук яратырга кодрәтсезме әллә? Әйе, Ул — яратучы, белүче!"
-
82. "Хаклыкта, ул теләгән әйбер булса, Аның әмере: «Бул!» — дип аңа әйтә һәм ул була."
-
83. Бөтен нәрсәләр өстеннән падишаһлык кулында булучыга дан! Һәм сез Аңа кире кайтарылачаксыз!
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс