әз-Зәрийәт - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Таратучыларның таратуы белән ант итәм,"
-
2. "һәм авыр йөк күтәреп баручылар белән,"
-
3. "һәм җиңелчә йөзүчеләр белән,"
-
4. һәм әмерне бүлүчеләр белән дә!
-
5. "Сезгә вәгъдә ителгән нәрсә, әлбәттә, дөрестер."
-
6. "Һәм хөкем дә, хакыйкатьтә, җитәчәк!"
-
7. "Юллар иясе күк белән ант итәм,"
-
8. "сез, хакыйкатьтә, каршылыклы сүз сөйләүдә."
-
9. Аннан шул читләшкәндер— кем читләшкән.
-
10. Алдакчы-ялганчылар үтерелсеннәр!
-
11. Наданлык упкынында гафил булып ятучылардыр алар.
-
12. "«Хөкем көне кайчан соң?» —дип, алар сорыйлар."
-
13. Ул көнне алар ут өстендә сыналырлар:
-
14. «Сынавыгызның тәмен белегез инде. Бу — үзегез ашыктырган нәрсә бит!»
-
15. "Тәкъвалар, хакыйкатьтә, бакчалар һәм чишмәләр арасындадыр."
-
16. "Раббылары китереп биргәнне алалар, алар элек яхшылык кылучылар иде бит."
-
17. "Төннең азында гына алар йокладылар,"
-
18. "һәм таң вакытларында алар ярлыкау сорый торган булдылар,"
-
19. һәм маллары да сорашучыга һәм мәхрүмгә өлеш булды.
-
20. "Инанганнарга җир йөзендә аятьләр бар,"
-
21. һәм күңелләрегездә дә. Әллә сез күрмисезме?
-
22. Һәм күктә дә ризыгыгыз һәм сезгә вәгъдә ителгәне дә.
-
23. "Күкләрнең һәм җирнең Раббысы белән ант итәм, бу, хакыйкатьтә, нәкъ сезнең сөйләшә алуыгыз хак булган кебек үк!"
-
24. Сиңа Ибраһимның хөрмәтле кунаклары турында риваять килеп җиттеме?
-
25. "Менә алар килеп кергәч: «Сәлам!» — диделәр. Ул: «Сәлам, таныш булмаган кавем!» — диде."
-
26. "Һәм ул әһелләр янына чыкты, һәм симез бозау алып килде."
-
27. Аларга аны якын куеп: «Ашамассызмы?» —диде.
-
28. "Һәм ул алардан курку тойды. Алар: «Курыкма!» — диделәр, һәм белемле малай турысында хәбәр белән аны сөендерделәр."
-
29. Һәм аның хатыны акырып битенә суга-суга килде һәм: «Балага узмас карчык бит мин!» — диде.
-
30. "Алар: «Раббың шулай дип әйтте. Ул, хакыйкатьтә, хикмәт һәм белем иясе», — диделәр."
-
31. "Ул: «Сезнең эшегез нидән гыйбарәт, ий, рәсүлләр?» — диде."
-
32. "Алар әйтте: «Без гөнаһлы кавемгә җибәрелдек,"
-
33. "алар өстенә балчыктан ясалган ташлар җибәрер өчен,"
-
34. "чиктән чыгып киткәннәргә, синең Раббың тарафыннан билгеләнгәннәрне»."
-
35. Һәм Без алар арасыннан иман китереп инанганны чыгардык.
-
36. Ләкин Без анда үз-үзләрен тапшырганнар арасыннан булганнарны бер йортта гына таптык.
-
37. Без анда үзәк өзгеч газаптан курыкканнарга аять калдырдык.
-
38. ... һәм Муса турында. Менә Без аны фиргавенгә ачык дәлил белән җибәрдек.
-
39. Әмма ул үзенең таянычы белән йөз борып куйды һәм: «Сихерче яки мәҗнүн!» — диде.
-
40. "Без аны һәм аның гаскәриләрен тотып диңгезгә атып бәрдек, һәм ул шелтәләүгә лаек булды!"
-
41. "... Һәм Гадь турында. Менә Без аларга җимергеч җил җибәрдек,"
-
42. "үткәндә нигә тотынса да һәрнәрсәне тузанга әйләндереп, бернәрсәне дә калдырмас."
-
43. ... Һәм Сәмүд турында. Менә аларга: «Вакытына кадәр рәхәтләнеп торыгыз!» — дип әйтелде.
-
44. "Әмма алар Раббыларының боерыгыннан читкә тайпылдылар. Аларны яшен сукты, алар исә карап тора иделәр."
-
45. "Алар аягүрә күтәрелә алмадылар, һәм ярдәм дә тапмадылар."
-
46. "Һәм моңа кадәр Нух кавеме. Алар, хакыйкатьтә, азгын кавем булды."
-
47. "Һәм Без күкне куәтебез белән төзедек һәм, хакыйкатьтә, Без— киңәйтүчебез."
-
48. һәм Без җирне җәеп куйдык. Никадәр Без яхшы коручыбыз!
-
49. "Без һәрнәрсәне ишле итеп барлыкка китердек. Шаять, сез уйлап карарсыз."
-
50. "Һәм Аллаһка җыеныгыз! Мин, хакыйкатьтә, Аннан сезнең өчен ачык үгетләүче!"
-
51. "Аллаһ белән башка иләһ ясамагыз. Мин, хакыйкатьтә, Аннан сезнең өчен ачык үгетләүче."
-
52. Шулай ук алардан элек булганнар да рәсүл килгән саен: «Сихерче яки мәҗнүн!»— генә диделәр.
-
53. Әллә алар моны бер-берсенә васыять итеп калдырдылармы? Юк! Алар тыңламыйча буйсынмаган кавем!
-
54. "Йөз борып куй син алардан, һәм син шелтәләнмәссең!"
-
55. "Исләренә төшер, искә төшерү ул иман китереп инанучыларга файда итә!"
-
56. Һәм Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар диюдән гайре барлыкка китермәдем.
-
57. "Мин алардан бер ризык та теләмәдем, һәм Мине туендыруларын да теләмим."
-
58. "Хакыйкатьтә, Аллаһ — ризык бирүче, куәт иясе, көчле!"
-
59. "Хакыйкатьтә, золым кылганнарга, үзләре кебек өлеш бирелер һәм алар Мине ашыктырмасыннар!"
-
60. Кәфер булучыларга вәгъдә ителгән көннән үкенеч булсын!
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс