90. әл-Бәләд - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Юк! Ант итәмен бу шәһәр белән!"
- 2. Һәм син бу шәһәрдә торучысың.
- 3. "Һәм тудыручы белән дә, ул тудырган нәрсә белән дә."
- 4. Без кешене мәшәкатьтә буларак бар иттек.
- 5. Әллә ул үзенә һич берәүнең дә көче булмас дип исәплиме?
- 6. "«Чиксез малны мин һәлак иттем»,—дип әйтә ул."
- 7. Әллә ул үзен берәү дә күрмәс дип исәплиме?
- 8. Әллә Без аңа ике күз булдырмадыкмы?
- 9. Һәм телен дә һәм ике иренен дә.
- 10. Һәм үзен ике биеклеккә алып китмәдекме?
- 11. Ул исә текәлекне кичмәде!
- 12. Текәлекнең нәрсә икәнен үзеңә нәрсә белгертер соң?
- 13. Колны иреккә җибәрү
- 14. "яки ачлык көнендә тәгамләндерү, "
- 15. туганнардан булучы ятимне
- 16. яки хәлсез калган мескенне.
- 17. Моннан соң ул иман китереп инанучылардан һәм бер-берсе белән сабырлык һәм мәрхәмәтлек илә васыять кылучылардан булачак.
- 18. Болар — уң як хуҗалары.
- 19. Безнең аятьләребезгә карата көферлек кылучылар исә... алар — сул як хуҗалары.
- 20. Алар өстендә — гөмбәзле ут.