91. әш-Шәмес - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кояш һәм аның яктыртуы белән,"
- 2. "һәм аның артыннан баручы ай белән дә,"
- 3. "һәм аны яктыртып торган көн белән дә,"
- 4. "һәм аны каплап ала торган төн белән дә,"
- 5. "һәм күк йөзе белән, һәм аны төзегән белән дә,"
- 6. "җир йөзе белән, һәм аны җәеп куючы белән дә ант итәмен!"
- 7. "Һәм җан белән, һәм аны чамаландырган белән,"
- 8. һәм аңарда бозыклык белән тәкъвалык хисләрен тудыручы белән дә ант итәмен.
- 9. "Аны аруландыручы уңышка иреште,"
- 10. качыручы исә зыян күрде.
- 11. Сәмүдләр азгынлыктан ялганчыга санадылар.
- 12. Менә аларның бәдбәхете күтәрелгән.
- 13. "Һәм Аллаһның рәсүле аларга: «Аллаһның дөясе һәм аның су эчүедер», — диде."
- 14. "Алар исә аны ялганчы дип санадылар һәм аның тез буыннарын кистеләр. Раббылары исә кылган гөнаһларына карата селкетте дә, аны тигезләп тә куйды."
- 15. Һәм Ул аның ахырыннан курыкмас та.