logo HARUN YAHYA

Нух - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Без, хакыйкатьтә, Нухны кавеменә җибәрдек: «Аларга үзәк өзгеч газап килеп җиткәнчегә кадәр кавемеңне үгетлә!»"
  • 2. "Ул әйтте: «Ий, кавемем, мин сезгә ачык үгетләүче,"
  • 3. Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аннан куркыгыз һәм миңа итагатьле булыгыз!
  • 4. "... Ул гөнаһларыгызны кичерер һәм сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр кичектерер. Хакыйкатьтә, Аллаһтан әҗәл килеп җитсә— кичектерелмәс. Әгәр белсәгез иде!»"
  • 5. "Ул: «Раббым, кавемемне мин көне-төне өндәдем», — диде."
  • 6. «Әмма минем өндәвем аларның качуын гына арттырды.
  • 7. "Һәм Син аларны гафу итсен өчен аларны өндәгән саен алар бармакларын колакларына тыгып куйдылар, һәм киемнәре белән капландылар, һәм киреләнделәр, һәм масаеп тәкәбберләнделәр."
  • 8. Моннан соң мин аларны ачык килеш чакырдым.
  • 9. Моннан соң мин аларга ачык игълан иттем һәм алар белән яшерен сөйләштем.
  • 10. "Һәм мин әйттем: «Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, Ул — ярлыкаучы,"
  • 11. "Ул сезгә күктән күп явучыны җибәрер,"
  • 12. "сезгә маллар һәм бала-чагалар белән терәк бирер, сезгә бакчалар булдырыр һәм елгалар булдырыр."
  • 13. Нәрсә булды сезгә? Аллаһның олылыгына өметләнмисезме?
  • 14. Ул сезне дәверләр белән яратып барлыкка китерде.
  • 15. Аллаһ җиде күкне ничек катлам-катлам итеп барлыкка китергәнен күрмисезмени?
  • 16. "Һәм аларга айны — нур, кояшны исә яктырткыч итте."
  • 17. Һәм Аллаһ сезне җирдән үсемлек итеп үстереп чыгарды.
  • 18. Моннан соң сезне аңа кайтара һәм чыгару белән чыгара.
  • 19. "Һәм Аллаһ сезгә җирне җәймә итте,"
  • 20. сез анда киң юллардан йөрсеннәр дип».
  • 21. "Нух: «Раббым, алар мине тыңламады, малы да, баласы да хәсрәтен генә арттырганга иярделәр», — дип әйтте."
  • 22. Алар олы мәкер-хәйлә кордылар.
  • 23. "Һәм: «Үзегезнең иләһләрегезне һич тә ташламагыз, үәддәне дә, суәгъне дә, йәгусны дә, йәгъукны да, нәсерне дә ташламагыз!» — диделәр."
  • 24. Алар күпләрне юлдан яздырдылар инде һәм залимнәргә адашуларыннан башка бернәрсә дә арттырма!
  • 25. "Гөнаһлары аркасында алар суга гаркъ ителделәр һәм утка кертелделәр, әмма үзләренә Аллаһтан башка ярдәмчеләр таба алмадылар."
  • 26. "Һәм Нух: «Раббым, җир өстендә йортларда яшәүче бер кәферне да калдырма!» — диде."
  • 27. "«Әгәр Син аларны калдырсаң, алар Синең колларыңны юлдан яздырырлар, һәм бозыклык кылучы кә-фердән башка беркемне дә тудырмаслар!"
  • 28. "Раббым, мине һәм минем ата-анамны, һәм минем өемә иман китереп инанган булып кергәнне, һәм иман китереп инанучы ирләрне һәм хатыннарны ярлыка! Залимнәргә исә һәлакәттән башка бернәрсә дә арттырма!»"
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс