2. "Хакыйкатьтә, Без сиңа хаклык белән китап иңдердек. Аллаһка гыйбадәт кыл Аның алдында динне ихласлап-сафлап."
3. "Ихлас дин Аллаһта түгелмени? Аннан башка үзләренә ярдәмчеләр тотучылар: «Алар безне Аллаһка күбрәк якынайтсыннар дигәннән башка без алар га табынмыйбыз!» Хакыйкатьтә, Аллаһ аларның бәхәсләшкән нәрсәләре турында аларның арасында хөкем итеп бирер! Хакыйкатьтә, Аллаһ алдакчы, кәфер булучыны тугры юл белән алып бармас!"
4. "Әгәр Аллаһ Үзенә бала алырга теләсә, Ул, әлбәттә, Үзе яратканнан теләгәнен сайлап алыр иде. Дан Аңа! Ул — Аллаһ, бердәнбер, кодрәтле-көчле Аллаһ!"
15. "Аннан башка теләгән нәрсәгезгә табыныгыз! Әйт: «Хакыйкатьтә, кыямәт көнендә үзләренә һәм әһелләренә зыян китергәннәр — зыян күрүчеләрдер. Менә бусы — ачык зыян түгелме соң?"
20. Ләкин үзләренең Раббыларыннан курыкканнар өчен — астында елгалар агып торган түрләр һәм алардан югары төзелгән түрләр Аллаһтан вәгъдә буларак! Аллаһ вәгъдәне бозмый!
21. "Аллаһның күктән су төшергәнен һәм аны җир өстендә чишмәләр итеп җибәргәнен, аннан соң шуның белән төрле төстәге игеннәрне чыгаруын күрмәдеңмени син? Шуннан соң ул кибә, син аның саргайганын күрәсең, шуннан Ул аны чыбык-чабыкка әйләндерә. Хакыйкатьтә, монда гакыл ияләренә искә төшерү бар!"
22. Әллә ислам өчен Аллаһ аның күкрәген киңәйткән һәм Раббысыннан нур алып торучымы ... Аллаһны искә алуда кырыс кальблеләргә көенеч! Болар — ачык адашуда!
23. "Аллаһ иң яхшы риваятьне, үзара охшаган, кабатланучы кисәкләрдән торган китапны иңдерде. Ул китаптан Раббысыннан курыккан кешеләрнең тиреләре калтырый, шуннан соң аларның тиреләре һәм кальбләре Аллаһны искә алу белән йомшара. Бу — Аллаһ юлы, Ул аннан кемне теләсә шуны алып барадыр һәм әгәр Аллаһ бер кешене юлдан яздырса, аның өчен тугры юлдан йөртүче булмас!"
41. "Без сиңа кешеләр өчен хаклык белән китап иңдердек, кем туры юлдан барса — үзе өчен, кем булса да адашса — үз башына адаша һәм син аларны күзәтеп торучы түгел."
42. "Җаннарны Аллаһ алар үлгән вакытта ала, үлмәгәннәренең исә — йоклаган чакларында. Үләргә хөкем иткәнен Ул тотып кала һәм башкаларын билгеле әҗәлгә кадәр җибәрә. Хакыйкатьтә, фикер йөртүчеләргә монда аятьләр бар!"
43. Алар Аллаһтан башка шәфәгатьче-яклаучы-ларны таптылармы әллә? «Хәтта аларның бернәрсәләре дә булмаса һәм бернәрсә дә аңламасалар дамы?» — дип әйт.
44. "«Шәфәгать тулысынча Аллаһта, күкләрдә һәм җирдә падишаһлык — Аныкы, моннан соң аңа кире кайтарылачаксыз», — дип әйт."