26. әш-Шүъара - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән.. Та. Син. Мим."
- 2. Бу — ачык аңлаешлы китапның аятьләре.
- 3. "Мөгаен, алар иман китермәгәнгә син үз-үзеңне үте-рергә әзерсеңдер."
- 4. "Әгәр Без теләсәк, аларга күктән аять төшерербез һәм аларның муеннары аның алдында буйсынып бөгелерләр."
- 5. "Һәм аларга Шәфкатьледән нинди генә яңа искәртү килсә дә алар аннан йөз чөерми калмадылар,"
- 6. алар ялганга чыгардылар. Һәм аларның мыскыллап көлүләре турында үзләренә хәбәр киләчәк.
- 7. Алар җир йөзенә карамадылармыни? Без аннан күпме күркәм ишләрне үстереп чыгардык бит!
- 8. "Хакыйкатьтә, монда аять бар. Аларның күбесе исә ышанучылар түгел!"
- 9. "Һәм, хакыйкатьтә, синең Раббың гыйззәт иясе бит, рәхимле!"
- 10. Һәм менә Раббың Мусага эндәште: «Золым кылган кавемгә бар!
- 11. Фиргавен кавеменә. Алар курыкмаслармыни?»
- 12. "Ул әйтте: «Раббым, алар мине алдакчыга санар дип куркамын,"
- 13. һәм минем күкрәгем кысылыр һәм телем чишелмәс. Һарунга җибәрсәнә!
- 14. Һәм аларда — минем кылган гөнаһым бар һәм аларның мине үтерүләреннән куркамын».
- 15. "Ул әйтте: «Юк! Аятьләребез белән икегез дә барыгыз, Без сезнең белән тыңларбыз."
- 16. "Барыгыз фиргавенгә һәм аңа: «Без — галәмнәр Раббысының рәсүле», — дип әйтегез."
- 17. «Безнең белән Исраил угылларын җибәр!»
- 18. Ул әйтте: «Әллә без сине бала вакытыңда үз арабызда тәрбияләмәдекме? Һәм син гомереңнең елларын безнең арабызда тормадыңмы?
- 19. һәм кылган фигылеңне кылдың һәм син кадерне белми торганнардан».
- 20. Ул әйтте: «Мин шулай эшләдем һәм мин адашканнар арасыннан булдым.
- 21. "Сездән курыккач, качып киттем, һәм Раббым мине хикмәт белән бүләкләде һәм мине рәсүлләрдән итте,"
- 22. һәм мине үрти торган бу нигъмәтең синең Исраил угылларын кол итүендә.»
- 23. Фиргавен: «Кем ул галәмнәр Раббысы?» — диде.
- 24. "Ул әйтте: «Әгәр чын инанучылар булсагыз күкләрнең һәм җирнең һәм алар арасындагыларнын Раббысы», — диде."
- 25. Үз тирәсендәгеләргә ул: «Әллә ишетмисезме?» — дип әйтте.
- 26. "Ул: «Сезнең Раббыгыз һәм әүвәлге аталары гызның Раббысы», — диде."
- 27. "Ул: «Хакыйкатьтә, сезгә җибәрелгән рәсүлегез, әлбәттә, шашкандыр», —диде."
- 28. "Ул: «Көнчыгышның һәм көнбатышның һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы, әгәр сез аңласагыз», — диде."
- 29. "Ул: «Әгәр син миннән башканы иләһ итеп алсаң, мин сине, һичшиксез, зинданга ябылганнардан итәрмен», — диде."
- 30. Ул: «Әгәр мин сиңа берәр ачык нәрсә белән килсәм дәме?» — диде.
- 31. "Ул: «Әйдә! Китер аны, әгәр син рас сөйләүчеләрдән булсаң!» — диде."
- 32. "әм ул үзенең таягын ташлады, ул исә ачыктан- ачык елан булды."
- 33. "Һәм ул кулын чыгарды, һәм кулы карап торучылар алдында ап-ак булды."
- 34. "Үз тирәсендәге түрәләргә ул: «Хакыйкатьтә, бу — белемле сихерче!»— дип әйтте."
- 35. «Ул сезне сихере белән җирегездән чыгарып җибәрергә тели. Сез нәрсә әмер итәсез?»
- 36. Алар: «Аңа һәм туганына кичектер һәм шәһәрләргә җыючыларны җибәр!» — дип әйттеләр.
- 37. «Алар сиңа һәр белемле сихерчене китерсеннәр».
- 38. Билгеле көннең билгеләнгән вакытына сихерчеләрне җыйдылар.
- 39. Һәм кешеләргә: «Җыелып беттегезме?» — дип әйтелде.
- 40. "«Әгәр җиңеп чыксалар, шаять, без сихерчеләргә иярербез!»"
- 41. "Сихерчеләр килеп җиткәч, фиргавенгә алар: «Әгәр без җиңүчеләрдән булсак, хакыйкатьтә, безгә ак¬чалата бүләк булырмы?» — диделәр."
- 42. "Ул: «Әйе, ул чакта сез якыннардан булырсыз»,— диде."
- 43. Аларга Муса: «Ташлый торган нәрсәгезне ташлагыз!» — диде.
- 44. "Һәм алар үзләренең бауларын һәм таякларын ташладылар һәм: « Хакыйкатьтә, фиргавеннең гыйззәте белән без, әлбәттә, җиңүчеләр!» — диделәр."
- 45. "Һәм Муса да үзенең таягын ташлады, һәм менә ул аларның алдап ялганнарын йотты."
- 46. Сихерчеләр сәҗдә килеш атып бәрелделәр.
- 47. "Алар: «Без галәмнәр Раббысына инандык», - диделәр."
- 48. «Муса һәм Һарун Раббысына!»
- 49. "Ул әйтте: «Мин рөхсәт иткәнче үк сез иман китереп ышандыгызмы әллә? Ул, әлбәттә, сезне сихергә өйрәткән олыгыз гына һәм сез белерсез әле! Әлбәттә, мин сезнең кулларыгызны һәм аякларыгызны як-як тан чаптырырмын һәм бөтенегезне дә кадаклаячакмын!»"
- 50. Сихерчеләр: «Зарар юк! Без Раббыбызга борылып кайтырбыз!»— диделәр.
- 51. "«Без Раббыбыздан гөнаһларыбызны ярлыкавын омтылып өмет итәбез, без беренче булып иман китереп инанганнардан булган өчен»."
- 52. "Һәм Без Мусага: «Төнлә колларым белән чыгып кит, сезне эзәрлекләячәкләр бит», — дип вәхи кылдык."
- 53. Һәм фиргавен шәһәрләргә җыючыларны җибәрде:
- 54. "«Алар бит аз санлы төркем генә,"
- 55. "алар безне ачуландырдылар,"
- 56. без бергәләп хәстәрен күрүчеләр!»
- 57. "Һәм Без аларны чыгардык бакчалардан һәм чишмәләрдән,"
- 58. хәзинәләрдән һәм хөрмәтле урыннардан.
- 59. Шулай! Һәм Без аны Исраил угылларына мирас итеп бирдек.
- 60. Һәм алар боларны иртә белән эзәрлекли киттеләр.
- 61. "Ике өер, бер-берсен күргәч, Мусаның юлдашлары: «Безне куып җиттеләр инде!» — диделәр."
- 62. "Ул: «Юк! Хакыйкатьтә, минем белән Раббым! Ул мине туры юлдан алып барачак!» — диде."
- 63. "Һәм Без Мусага: «Таягың белән диңгезгә сук!» — дип вәхи кылдык, һәм ул ярылып китте һәм һәр кисәге биек тау кебек булды."
- 64. Аннан соң Без башкаларын якын китердек.
- 65. "Һәм Без Мусаны, һәм аның белән булганнарның барысын да коткардык."
- 66. Аннан соң Без башкаларын гаркъ иттек.
- 67. "Хакыйкатьтә, монда — аять, әмма аларның күбесе ышанучылар булмады бит."
- 68. "Хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
- 69. Һәм аларга Ибраһим турындагы хәбәрне укып җибәр.
- 70. Менә ул атасына һәм кавеменә: «Сез нәрсәгә гыйбадәт кыласыз?» — диде.
- 71. "Алар: «Потларга гыйбадәт кылабыз һәм аларны олылап алар алдында торабыз», — диделәр."
- 72. Ул әйтте: «Сез дога кылганда алар сезне ишетәләрме соң?
- 73. "Яки сезгә файда итәләрме, яки зарар итәләрме?»"
- 74. "«Юк! Без аталарыбыз шулай эшләгәнне күрдек», —диделәр."
- 75. Ул: «Сез нәрсәгә табынганыгызны күрәсезме соң?» — диде.
- 76. «Үзегез дә һәм борынгы аталарыгыз да?
- 77. "Галәмнәрнең Раббысыннан башка, алар миңа дошман бит,"
- 78. "Ул мине яраткан, һәм Ул мине туры юлдан алып баручы,"
- 79. "һәм Ул мине туйдыручы, һәм эчерүче,"
- 80. "һәм әгәр мин авырсам, Ул миңа шифа бирүче."
- 81. "Ул миңа үлем бирүче, аннан соң терелтә"
- 82. һәм кыямәт көнендә Аның минем гөнаһ кылганымны кичерүен бигрәк көтәмен.
- 83. "Раббым, миңа хикмәт бүләк ит һәм изге күңеллеләргә тоташтыр,"
- 84. "соңгылар арасында миңа раслык теле булдыр,"
- 85. һәм мине нигъмәтлек җәннәтенә варислардан булдыр!
- 86. Һәм минем атамны ярлыка! Ул бит адашучылардан булды.
- 87. "Һәм алар терелтеләчәк көнне мине хурлама,"
- 88. "ул көнне мал да, балачагалар да ярдәм итмәячәк."
- 89. Аллаһка саф кальб белән килгәннәрдән башка!»
- 90. Һәм тәкъваларга җәннәт якынайтылган!
- 91. Һәм адашканнарга тәмуг күрсәтелгән!
- 92. Һәм аларга: «Кайда соң сезнең гыйбадәт кылган нәрсәләрегез? » — дип әйтелер.
- 93. «Аллаһтан башка? Алар сезгә ярдәм итәләрме яки үзләренә ярдәм итә алалармы?»
- 94. "Алар һәм адашканнар шунда атып бәрелгәннәр,"
- 95. һәм иблиснең гаскәрләре дә — барысы!
- 96. Алар анда дошманлашып әйтерләр:
- 97. "«Аллаһ белән ант итәбез, без бит ачык адашуда гына булдык,"
- 98. галәмнәр Раббысы белән сезне бертигез санаганда!
- 99. "Һәм безне гөнаһкәрләр генә юлдан яздырдылар,"
- 100. һәм безнең шәфәгатьчеләребез дә юк!
- 101. Һәм ихлас якын дустыбыз да!
- 102. "Әгәр безгә кире кайту булса, без иман китергәннәрдән булыр идек!»"
- 103. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларнын күбесе ышанучылар булмады бит!"
- 104. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
- 105. Нухның кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга чыгарды.
- 106. Менә аларга аларның туганы Нух: «Әллә сез курыкмыйсызмы?» — дип әйтте.
- 107. «Мин сезгә ышанычлы рәсүл.
- 108. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
- 109. "Мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, минем әҗерем галәмнәр Раббысында гына!"
- 110. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!»
- 111. "Алар: «Сиңа түбән дәрәҗәлеләр ияргәч, без сиңа ышанырбызмыни?»— диделәр."
- 112. "Ул әйтте: «Аларның нәрсә эшләгәннәрен мин белмим,"
- 113. "аларның хисабы тик Раббымда гына, әгәр белгән булсагыз!"
- 114. Мин иман китереп инанганнарны куып җибәрүче түгел!
- 115. Мин — ачык үгетләүче генә».
- 116. "Алар: «Әгәр син туктамасаң, ий, Нух, әлбәттә, ташлар белән атылганнардан булырсың»,— диделәр."
- 117. Ул әйтте: «Раббым! Кавемем мине алдакчыга санады!
- 118. "Безнең арабызны туры хөкем белән хөкем ит, үземне һәм минем белән иман китереп инанган булу-чыларны коткар!"
- 119. "Без аны һәм аның белән булганнарны коткардык, тутырылган корабта."
- 120. Аннан Без калганнарны гаркъ иттек.
- 121. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылар булмады бит!"
- 122. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
- 123. Гадь кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.
- 124. Менә аларның туганы Һуд аларга: «Әллә сез курыкмассызмы?» — диде.
- 125. «Мин — сезгә ышанычлы рәсүл.
- 126. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
- 127. "Һәм мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раб-бысында гына!"
- 128. Әллә сез һәр калкулыкта уен-көлке белән гаҗәеп биналар төзисезме?
- 129. "Һәм сез олы савытлар эшлисез. Шаять, мәңге калырга уйлыйсыздыр?"
- 130. Хуҗалансагыз да җәберлек белән хуҗалык кыласыз!
- 131. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
- 132. Һәм сезгә белергә ярдәм итүчедән куркыгыз!
- 133. "Ул сезгә мал-туарлар һәм балалар белән ярдәм итте,"
- 134. бакчалар һәм чишмәләр белән.
- 135. Мин сезнең өчен бөек көннең газабыннан куркамын».
- 136. "Алар: «Безнең өчен вәгазьләсәң дә яки вә-газьләүчеләрдән булмасаң да барыбер», — дип әйттеләр."
- 137. «Бу әүвәлгеләрнең табигатьләре генә бит!
- 138. Һәм без газапланмаячакбыз».
- 139. "Алар аны ялганга чыгарды, һәм Без аларны һәлак иттек. Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылар булмады бит!"
- 140. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
- 141. Сәмүдләр җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.
- 142. Менә аларның туганы Салих әйтте: «Әллә сез курыкмыйсызмы?
- 143. Мин — сезгә ышанычлы рәсүл.
- 144. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
- 145. "Мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раббысында гына!"
- 146. Әллә сез мондагылар арасында иминлектә калдырылырсызмы?
- 147. "Бакчалар һәм чишмәләр арасында,"
- 148. игенлекләр һәм татлы җимешле хөрмә агачлары арасында.
- 149. "Масаеп, сез тауларда өйләр ярып ясыйсыз!"
- 150. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
- 151. "Исраф кылучыларның әмеренә буйсынмагыз,"
- 152. җир йөзендә бозыклык таратучыларның һәм яхшылык эшләмәүчеләрнекенә».
- 153. "Алар: «Син — сихерләнгәннәрдән»,— дип әйттеләр."
- 154. "«Син безнең кебек үк кеше бит, әгәр рас сөйли торган булсаң, аять китереп бир!»."
- 155. Ул әйтте: «Бу — ана дөя. Аңа эчү һәм сезгә эчү билгеләнгән көндә.
- 156. "Һәм аңа явызлык белән кагылмагыз, сезне бөек көннең газабы тотар»."
- 157. Әмма алар аның тез асты сеңерен кырыктылар һәм иртәгесен үкенүчеләрдән булдылар.
- 158. "Һәм аларны газап тотып алды! Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылардан булмады бит!"
- 159. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
- 160. Лутның кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга санады.
- 161. Менә аларга туганы Лут: «Әллә сез курыкмыйсызмы?» — диде.
- 162. «Мин — сезгә ышанычлы рәсүл.
- 163. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
- 164. "Мин моның өчен сездән акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раббы-сында гына!"
- 165. Галәмнәрдәге ирләргә сез якынлык кыласызмы
- 166. "һәм Раббыгыз сезнең өчен хатыннарыгыздан бар иткәнне ташладыгызмы? Әйе, чиктән узган кавем сез!»"
- 167. "Алар: «Әгәр син, Лут, тыелмасаң, без сине, әлбәттә, куып чыгарырбыз», — диделәр."
- 168. Лут әйтте: «Минем сезнең эшегездән ачуым чыга!
- 169. "Раббым, мине һәм минем гаиләмне алар эш-ләгәннән коткар!»"
- 170. "Һәм Без аны һәм аның әһелләрен барысын да коткардык,"
- 171. калганнар арасындагы карчыктан башкасын.
- 172. Шуннан башкаларны һәлак иттек
- 173. һәм аларның өстенә яңгыр яудырдык. Нинди куркыныч яңгыр үгетләнгәннәргә!
- 174. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылардан булмадылар бит!"
- 175. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
- 176. Әл-Әйкәдә торучылар җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.
- 177. Менә аларга Шугайеб әйтте: «Әллә сез курык мыйсызмы?
- 178. "Мин сезнең өчен ышанычлы рәсүл,"
- 179. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
- 180. "Мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раббысында гына!"
- 181. Үлчәүне төгәл тотыгыз һәм ким үлчәүчеләрдән булмагыз!
- 182. "Һәм дөрес үлчи торган үлчәү белән үлчәгез,"
- 183. кешеләрнең әйберләрен киметмәгез һәм җир йөзендә бозыклык таратып йөрмәгез.
- 184. Сезне һәм беренче нәселләрне яратучыдан куркыгыз!»
- 185. "Алар: «Син сихерләнгәннәрдән бит», — дип әйттеләр."
- 186. "«Син бит безнең шикелле үк кеше, һәм без сине алдакчы дип кенә уйлыйбыз."
- 187. "Әгәр рас сөйләүчеләрдән булсаң, күктән безгә бер кисәк төшер!»"
- 188. "Ул: «Раббым сез нәрсә эшләгәнне яхшырак белә», — диде."
- 189. "Алар аны алдакчыга чыгарды, һәм аларга томалау көне газабы килде. Хакыйкатьтә, бу бөек көннең газабы булды!"
- 190. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма күбесе ышанучылардан булмадылар бит!"
- 191. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
- 192. "һәм, хакыйкатьтә, бу — галәмнәр Раббысыннан иңдерелгән нәрсә!"
- 193. Аның белән ышанычлы рух иңде.
- 194. "Син үгетләүчеләрдән булсын өчен синең кальб- күңелеңә,"
- 195. ачык гарәп телендә.
- 196. "Һәм ул, әлбәттә, беренчеләрнең язмаларында!"
- 197. Әллә аларга Исраил угыллары галимнәренең аны белүләре аять булмадымы?
- 198. "Әгәр Без аны башка нинди булса да ят кавемгә иңдергән булсак,"
- 199. "һәм ул аны аларга укыса, алар ышанмаслар иде."
- 200. Менә шулай Без аны гөнаһкәрләрнең күңеленә кертәбез.
- 201. Алар аңа үзәк өзгеч газапны күргәнчегә кадәр ышанмаслар.
- 202. "Аларга ул кинәт килер, алар сизмичә дә калырлар."
- 203. Һәм алар: « Безгә кичектерү булмасмыни?» — дип әйтерләр.
- 204. Әллә Безнең газабыбызны ашыктыралармы алар?
- 205. "Әллә син күрмәдеңме: әгәр Без аларга берничә елга файдаланырга бирсәк,"
- 206. "аннан соң аларга вәгъдә ителгән килсә,"
- 207. аларга файдаланырга бирелгән нәрсә аларны коткармас иде?
- 208. "Без бер карьяне дә аңа үгетләүчеләр булмас хәлдә һәлак итмәдек,"
- 209. "искә төшерү өчен, һәм Без залимнәрдән дә булмадык."
- 210. һәм аның белән шайтаннар төшмәде.
- 211. "Һәм аларга ул килешле дә түгел, һәм аларның көчләре дә җитми."
- 212. Алар тыңлап торудан читләштерелгәннәр инде!
- 213. Газапка дучар булачаклар арасында булмау өчен Аллаһ белән башка иләһкә ялварма!
- 214. Һәм иң якын туганнарыңны үгетлә!
- 215. Иман китереп инанганнардан сиңа ияргәннәргә канатларыңны төшер.
- 216. Әгәр сиңа буйсынмасалар: «Сез кылганга минем катнашым юк!» — дип әйт.
- 217. "Һәм гыйззәт иясе, рәхимлегә тәвәккәллә!"
- 218. Ул синең торганыңны күреп ала
- 219. һәм сәҗдә кылучылар арасында әйләнгәнеңне.
- 220. "Ул — ишетүче, белүче!"
- 221. Миңа шайтаннарның кемгә төшкәннәрен сезгә хәбәр итәргәме?
- 222. "Алар һәр алдакчыга, гөнаһлыга төшәләр."
- 223. Астыртын тыңлыйлар һәм аларның күбесе а-дакчылар.
- 224. Һәм шагыйрьләр дә — аларга адашканнар иярәләр.
- 225. Әллә син аларның һәр үзәндә йөргәннәрен күрмәдеңме
- 226. һәм аларның үзләре кылмаган нәрсәләр турында сөйләгәннәрен...
- 227. "Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән һәм Аллаһны күп тапкыр искә алганнардан башка, һәм алар җәберләнгәннән соң ярдәм алдылар, һәм золым кылучылар үзләренең нинди борылыш белән әйләнүләрен белерләр әле!"