• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим."

  • 2. Һич шик-шөбһә юк: китапның иңдерелүе галәмнәр Раббысыннан.

  • 3. "Яки алар: «Аны үзе уйлап чыгарды!» — дип әйтәләрме? Әйе, бу сиңа кадәр бер үгетләүче дә килмәгән кавемне үгетләү өчен Раббыңнан хаклыктыр. Шаять, алар туры юлдан барырлар."

  • 4. "Аллаһ шулдыр ки, кем күкләрне, җирне һәм алар арасындагыларны алты көндә барлыкка китерде, шуннан соң Ул гарешкә таба истива кылды, һәм сезнең Аннан башка ярдәмчегез дә, яклаучы гыз да юк. Исегезгә төшермисезмени?"

  • 5. "Ул күктән җиргә Үз әмерен җибәрә, шуннан соң Ул, сез исәпләгән буенча, микъдар озынлыгы мең елга тигез булган көндә Аңа кире күтәрелә."

  • 6. "Бу — яшерен һәм ачык булганны белүче, гыйззәт иясе, рәхимле."

  • 7. "Ул шулдыр ки, кем барлыкка китерелгәннәрнең барысын да күркәм итте һәм кешене балчыктан ярата башлады,"

  • 8. шуннан аның нәселен җирәнгеч су тамчысыннан ясады.

  • 9. "Шуннан соң аны яратып тигезләде һәм аңа Үзенең рухын өреп кертте, сезгә ул күрү, ишетү һәм йөрәк ясады. Аз шөкер кыласыз сез!"

  • 10. "Һәм алар: «Әгәр без җир өстендә югалып беткәч, без яңадан барлыкта булырбызмы әллә?» — диделәр. Әйе, алар үз Раббылары белән очрашуны инкарь итүчеләр!"

  • 11. "«Сезгә вәкил булган үлем фәрештәсе сезне вафат итәр, аннан соң Раббыгызга кире кайтарылырсыз!» — дип әйт.»"

  • 12. "Һәм син гөнаһкәрләрнең үз Раббылары алдында ничек баш иеп торганнарын күрсәң иде: «Раббыбыз! Без күрдек һәм ишеттек, игелекле эшләр эшләү өчен кайтарсаң иде безне! Без инандык бит инде!»"

  • 13. Әгәр Без теләсәк һәр җанга туры юлны бирер идек. Ләкин Минем: «Мин җәһәннәмне җеннәр һәм кешеләр белән бергәләп тутырырмын» — дигән сүзем рас булды бит.

  • 14. "Бу көнегезне очрашу турында онытканыгыз өчен татыгыз әле! Хакыйкатьтә, Без сезне оныттык һәм кылганыгызга карата мәңгелек газапның тәмен татыгыз!"

  • 15. "Хаклыкта, Безнең аятьләребезгә иман китереп инанучылар шулардыр ... әгәр аларны искә алсалар, сәҗдәгә егылырлар һәм Раббыларына хәмед-мактау белән тәсбих әйтерләр һәм алар тәкәбберләнмәсләр!"

  • 16. "Аларның кабыргалары түшәкләрдән күтәрелә, алар үз Раббыларына куркып һәм өметләнеп ялваралар һәм Без биргән ризыклардан өлеш чыгаралар."

  • 17. "Эшләгән эшләре өчен бүләк итеп, нинди күз шатлыгы алардан яшерелгәнен бер җан иясе дә белми әле."

  • 18. Әллә иман китереп инанучы азгын булучы белән охшаш булырмы? Алар бертигез булмаслар!

  • 19. Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — аларның кылган гамәлләренә карата туктап тору урыны — җәннәт бакчалары булыр.

  • 20. "Әмма азгын булганнарга тору урыннары — ут. Алар аннан чыгарга теләгән саен, аңа кире кайтарылырлар һәм аларга: «Сез ялган дип исәпләгән ут газабының тәмен татыгыз әле», — дип әйтелер."

  • 21. "Без аларга бөек газаптан башка якындагы газапны да татытырбыз әле. Шаять, алар кире кайтырлар!"

  • 22. "Аллаһның аятьләре искә төшерелгәннән соң алардан йөзләрен борганнан да залимрәк кем булыр икән? Хакыйкатьтә, Без гөнаһкәрләрдән үч алачакбыз!"

  • 23. "Һәм Без Мусага китап биргән идек инде, һәм Аның белән очрашуга шик тотма! Һәм Без аны Ис-раил угылларына юл күрсәтүче кулланма иттек."

  • 24. "Алар сабыр булганга күрә үзләре араларыннан Безнең боерыгыбыз буенча туры юлдан алып баручы җитәкче имамнар булдырдык, һәм алар Безнең аятьләребезгә инанганнар иде."

  • 25. "Хакыйкатьтә, Раббың кыямәт көнендә аларның нәрсә хакында бәхәсләшкәннәрен хәл итәр."

  • 26. "Аларга кадәр Безнең буыннарны һәлак иткәнебезне аңлатмадымыни? Торган урыннары аша алар йөреп торалар. Хакыйкатьтә, монда аятьләр бар. Ишетмәсләрмени алар?"

  • 27. "Алар күрмиләрмени Без үләнсез коры җиргә су куабыз, аның белән игеннәрне чыгарабыз, алар-дан мал-туарлары да, үзләре дә ашыйлар. Күрмиләрмени алар?"

  • 28. "Һәм алар: «Әгәр сез дөрөс сөйли торган булсагыз, кайчан арабызда чишелеш булыр соң?» — диләр."

  • 29. "«Чишелеш көнендә кәфер булучыларга иманнары файда китермәс һәм аларга кичектерү дә булмас», — дип әйт."

  • 30. "Алардан йөзеңне бор һәм көтеп тор, алар да көтеп торалар бит."

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo