35. әл-Фәтыр - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Аллаһка — мактау, күкләрне һәм җирне барлыкка китерүчегә, фәрештәләрне бер канатлы, икешәр, өчәр һәм дүртәрле рәсүлләр итеп булдыручыга. Ул юктан бар итеп яратуда Үзе теләгәнчә арттыра. Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
- 2. "Аллаһның кешеләргә биргән мәрхәмәтен тотып торучы булмас һәм Аннан соң Ул тоткан нәрсәне җибәрүче дә юк! Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"
- 3. "Ий, кешеләр! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен искә алыгыз! Күкләрдән һәм җирдән сезгә ризык бирүче Аллаһтан башка барлыкка китерүче бармы соң? Аннан башка иләһ юк! Никадәр сез кызыгып алданасыз!"
- 4. "Әгәр алар сине алдакчыга санасалар, сиңа кадәр булган рәсүлләрне дә алар алдакчыга санаганнар иде инде һәм барлык эшләр дә Аллаһка кире кайталар."
- 5. "Ий, кешеләр! Аллаһның вәгъдәсе — хаклык, сезне дөнья тереклеге кызыктырмасын һәм алдакчы кызыктырып Аллаһ хакында алдый күрмәсен!"
- 6. "Хакыйкатьтә, шайтан — сезгә дошман, сез аны дошман итеп күрегез. Ул, хаклыкта, үз иярченнәре төркемен тәмуг утында яшәүчеләр булсын дип чакыра."
- 7. "Кәфер булучыларга — каты газап, иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — ярлыкау һәм олы әҗер."