logo HARUN YAHYA

әл-Мәгъәриҗ - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Сорау бирүче төшәчәк газап турында сорады,"
  • 2. "кәферләр өстенә, һәм аны кайтаручы да юк,"
  • 3. баскычлар иясе булган Аллаһтан.
  • 4. Микъдары илле мең ел булган көнне фәрештәләр һәм рух Аңа күтәреләләр.
  • 5. Һәм күркәм сабырлык белән сабыр ит!
  • 6. Алар аны ерак итеп күрәләр.
  • 7. Без исә аны якын күрәбез.
  • 8. Ул көнне күк эрегән бакыр кебек булыр.
  • 9. Һәм таулар тетелгән йон кебек булырлар.
  • 10. Һәм дус якын дусы турында сорамас.
  • 11. "Алар бер-берсенә күрсәтелерләр. Гөнаһкәр ул көнне бала-чагаларын фидия итеп котылырга маташыр,"
  • 12. "һәм үзенең хатынын, һәм ир кардәшен,"
  • 13. "һәм аңа сыеныр урын бирә торган токымын,"
  • 14. "һәм барлык җир йөзендәгеләр белән, тик соңын нан аны коткарсыннар гына."
  • 15. "Юк һәм юк! Бу, хакыйкатьтә, ялкын!"
  • 16. "Баш тиресен сыдырып,"
  • 17. "артка борылган һәм йөз чөергәннәрне чакырыр,"
  • 18. һәм җыеп куйган белән туплаганны.
  • 19. "Кеше, хакыйкатьтә, икеләнеп торучы итеп яратылды."
  • 20. "Аңа яманлык тисә — кайгыра,"
  • 21. Һәм аңа хәерлек тисә — саранлана.
  • 22. "Намаз укыганнардан башка,"
  • 23. "намазларында даими булучылардан башка,"
  • 24. "һәм аларның малларында мәгълүм өлеш,"
  • 25. "сораучыларга һәм мәхрүмнәргә,"
  • 26. "һәм алар кыямәт көненә ышаналар,"
  • 27. "һәм алар Раббыларының газабыннан куркалар,"
  • 28. "хакыйкатьтә, Раббыларының газабыннан алар имин түгелләр!"
  • 29. "Һәм алар үзләренең гаурәтләрен саклыйлар,"
  • 30. "үз хатыннары яки уң куллары ия булганнардан башкалардан, һәм алар моның өчен шелтәләнмәгәннәр бит."
  • 31. Кем моның чигеннән ары китсә — алар җинаятьчеләрдер.
  • 32. "Һәм алар әманәтләрен һәм вәгъдәләрен үтәүчеләр,"
  • 33. "һәм алар шаһитлыкларында тугры булучылар,"
  • 34. һәм алар намазларын саклаучылар.
  • 35. Болар бакчаларда хөрмәтләнәләр.
  • 36. Нәрсә соң синең алдыңда ашык-пошык йөргән кәферләргә?
  • 37. "Уңнан да, сулдан да өем булып?"
  • 38. Аларның һәрбер кешесе рәхәтлек бакчасына ке рүен теләмимени?
  • 39. Юк һәм юк! Аларны Без белгән нәрсәдән барлыкка китердек!
  • 40. "Юк һәм юк! Көнчыгышлар һәм көнбатышлар Раббысы белән ант итәм. Без, әлбәттә, кодрәтлебез,"
  • 41. "аларны үзләренә караганда хәерлерәк белән алмаштырырга, һәм Безне узып та булмый!"
  • 42. Алар үзләренә вәгъдә ителгән көнне очратканга кадәр аларны буш сүзгә батуларында һәм күңел ачуларында калдыр.
  • 43. "Ул көнне алар келәү урынына ашкынган кебек каберләреннән ашыгып чыгарлар,"
  • 44. "күз карашларын җиргә терәп, аларны хурлык каплар. Менә шул ул — аларга вәгъдә ителгән көн!"
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс