logo HARUN YAHYA

Каф - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Каф. һәм данлыклы Коръән белән ант итәмен."
  • 2. "Әйе, алар үзләренең араларыннан хәбәр бирүче килеп чыгуга гаҗәпләнделәр, һәм кәферләр: «Бу — гаҗәеп нәрсә», — диделәр."
  • 3. "Әллә, без үлгәннән соң һәм тузанга әйләнгәчме? Бу — ерак кире кайту!»"
  • 4. Алардан җир тартып алганны Без белгән идеек инде. Саклаучы китап — безнең хөкемебездә.
  • 5. "Юк, алар хаклык үзләренә килгәч, ялган итеп санадылар һәм алар — аптыраулы хәлдә."
  • 6. "Алар үзләре өстендәге күккә күз салмадылармыни, ничек Без аны торгызган һәм бизәгән икән дип, һәм ничек аның ярыклары булмавына да?"
  • 7. "Җирне дә Без җәеп салдык, анда нык торучыларны да кордык һәм төрлесеннән искиткеч сыйныфны үстереп чыгардык..."
  • 8. "Һәр итагатьтә кайтучы кол өчен, күреп торыр һәм искә төшереп торыр өчен."
  • 9. Һәм күктән Без бәрәкәтле су иңдердек һәм аның белән бакчаларны вә басу ашлыкларын үстереп чыгардык.
  • 10. Һәм озын хөрмә агачларын да. Аларның тәлгәшләре дә мул.
  • 11. Бәндәләргә ризык буларак. Һәм Без аның белән үлгән илне терелттек. Чыгу да нәкъ менә шулай!
  • 12. "Аларга кадәр Нух кавеме дә, әр-Рәсстә торучылар һәм сәмүдләр ялган итеп санадылар,"
  • 13. "һәм Гадь, фиргавен, Лут туганнары да,"
  • 14. "әл-Әйкәдә яшәүчеләр дә, Түббәгъ кавеме дә — һәр барчасы пәйгамбәрләрне ялганчыга чыгарды һәм Минем вәгъдә чынга ашты."
  • 15. Без беренче мәртәбә юктан бар итеп яратудан талдыкмы әллә? Киресенчә! Алар исә яңадан булуларына шикләнеп торалар.
  • 16. Без кешене бар итеп яраттык һәм нәфесе нәрсәгә вәсвәсәләнеп торганын да беләбез бит. Һәм Без аңа — богау кан тамырына караганда да — якынрактыр.
  • 17. Уңында һәм сулында кабул итеп утыручы ике фәрештә кабул итеп торалар.
  • 18. "Бер сүз әйтмәс ки, аның янында хәзер күзәтүче булыр."
  • 19. Үлем исереклеге хаклык белән килеп җитәр: бу син качып калырга теләгән нәрсәдер!
  • 20. Карынга кычкыртырлар: «Менә ул — вәгъдә ителгән көн».
  • 21. Һәркем янындагы сөрүче һәм бер шаһит булучы белән бергәләп килер.
  • 22. "«Хакыйкатьтә, син моңа карата гафил булдың, менә Без пәрдәңне алып ташладык. Бүген синең карашың җетедер»."
  • 23. Аның карины әйтер: «Бу — миндә хәзер булган нәрсәдер».
  • 24. "Сез икегез һәрбер яхшылыкны белмәүче, игелеккә каршы торучыны җәһәннәмгә дучар иттегез!"
  • 25. "Хәерлегә каршы төшүчене, җинаятьчене, шик- шөбһә таратучыны да,"
  • 26. Аллаһ белән башка иләһне үзенә булдыручыны да. Икәүләп аны каты газапка дучар иттегез!
  • 27. "Аның карины әйтер: «Ий, Раббыбыз! Мин аны аздырмадым бит, ләкин, ул үзе инде ерак ялгышлыкта иде!»"
  • 28. Ул әйтер: «Минем хозурымда сүз көрәштермәгез! Мин сезне кисәтеп куйган идем!
  • 29. Минем сүзем алышмый! Һәм Мин колларны рәнҗетүче түгел бит!»
  • 30. Ул көнне җәһәннәмгә Без әйтербез: «Тулдыңмы әле?» Ул: «Өстәргә бармы әле?» — дип әйтер.
  • 31. "Җәннәт тә ул көнне тәкъвалык ияләренә, ерак булмыйча, якынаер."
  • 32. "«Бусы — һәр тәүбә илә кайтучыга, саклаучыга вәгъдә ителгән,"
  • 33. "Һәм Шәфкатьледән яшертен куркучыга, һәм итагатьтә кабул итүче кальб белән килеп басканга да!"
  • 34. "Керегезче аңа, иминлек белән. Бу — мәңгелек көнедер»."
  • 35. Анда аларга теләгән нәрсәләредер. Бездән исә — артыгы белән.
  • 36. Аларга кадәр булучы һәм дә алардан күп мәртәбә көчлерәк булучы буыннарны никадәр без һәлак иттек. Алар җир буйлап яшеренер урын эзләп йөрделәр. Яшеренер урын бармы инде?
  • 37. "Хакыйкатьтә, монда — йөрәге барга яки колак салып тыңлаучы һәм шаһит булганга — чын искә төшерүдер!"
  • 38. "Без күкләрне һәм җирне, алар арасында булган һәр нәрсәне алты көн эчендә яраткан идек, һәм безгә аруталу да тимәде."
  • 39. "Аларның әйткәннәренә сабыр бул. Раббыңны кояш чыгар алдыннан да, баер алдыннан да хәмедсәнә илә макта!"
  • 40. "Төнлә дә тәсбих илә макта, сәҗдәләр кылганнан соң да."
  • 41. "Якын бер урыннан, чакыручы өндәгән көнне тыңла!"
  • 42. Ул көнне хаклык белән бу тавышны ишетәчәкләр. Бу — чыгыш көнедер.
  • 43. "Хакыйкатьтә, Без терелтәбез һәм үлеләндерәбез, кайту да — Безгәдер."
  • 44. Ул көнне ашыгыч килеш алар өстендә җир ярылып китәр. Безгә бу җиңел җыеп алудыр!
  • 45. Без аларның сөйләгәннәрен яхшырак беләбез. Син исә аларга мәҗбүрләүче түгел. Минем янавымнан куркучыларны исә Коръән белән искәрт.
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс