81. әт-Тәкъүир - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кайчан кояш караңгылык белән капланыр,"
- 2. "һәм йолдызлар коелып төшкәч,"
- 3. "һәм таулар кузгалып йөри башлагач,"
- 4. "һәм унынчы айда корсакта булучы дөяләр караусыз калгач,"
- 5. "һәм вәхши хайваннар бергәләп җыелгач,"
- 6. "һәм диңгезләр тулып ярларыннан чыккач,"
- 7. "һәм әрвахлар тоташкач,"
- 8. "һәм тере килеш күмелгән соралса,"
- 9. "нинди гөнаһ өчен үтерелгән икән дип,"
- 10. "һәм төргәкләр китерелеп ачылгач,"
- 11. "һәм күк тартып төшерелгәч,"
- 12. "һәм тәмуг кыздырыла башлагач,"
- 13. "һәм җәннәт якын итеп китерелгәч,"
- 14. һәр җан нәрсә хәзерләп куйганын аңлар!
- 15. Юк инде! Яктыртып торган йолдызлар белән ант итәмен!
- 16. "Һәм күчеп йөри торган, юкка чыга торган белән дә,"
- 17. "һәм кич белән куера торган караңгылык,"
- 18. һәм җем-җем иткән вакыттагы таң белән дә.
- 19. "Хакыйкатьтә, бу — күркәм илченең сүзе."
- 20. "Гареш хуҗасы каршында куәт иясенеке, көчленеке,"
- 21. итагатьләнгәннеке һәм дә ышанычлыныкы.
- 22. Сезнең иптәшегез мәҗнүн түгел.
- 23. Ул аны офыкта күргән иде инде.
- 24. Һәм ул гаибне җиткерергә саранланмас.
- 25. Ташлар белән кыйнала торган шайтанның сүзе дә түгелдер.
- 26. Кая барасыз соң?
- 27. "Бу галәмнәрдәгеләргә үгет кенә,"
- 28. үзләрегез арасындагы туры юлга басарга теләүчеләргә...
- 29. "Аллаһ, галәмнәрнең тәрбиячесе моны теләмәсә, сез һич бернәрсә тели алмассыз!"