32. "Вак кимчелекләрдән башка гөнаһның олыларыннан һәм фәхеш гамәлләрдән сакланучыларга, хакыйкатьтә, Раббың киң ярлыкаучы. Ул сезне җирдән яратканда да һәм аналарыгыз карынында яралгы булганда да сезне бик яхшы белүче иде. Үзегезне үзегез мактамагыз! Ул кемнең тәкъвалык иясе икәнен яхшырак белә!"