98. әл-Бшййинә - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әһле китап һәм мөшрикләрдән инкарь итүчеләр аңлаешлы билге килмичә аерылачак түгелләр иде."
- 2. "Аллаһ тарафыннан булган рәсүл пакь булучы сәхифәләрне укый,"
- 3. аларда — тугры язмалар.
- 4. Китап бирелгәннәр исә тик үзләренә ачык билге килгәннән соң гына аерылыштылар.
- 5. "Аларга динне ихластан тотып, хәниф буларак кына Аллаһка гыйбадәт кылудан, намаз үтәүдән, зәкәт бирүдән гайре бернәрсәгә дә әмер бирелмәде. Менә шул ул — хак дин."
- 6. "Хакыйкатьтә, әһле китап һәм мөшрикләрдән булучы кәферләр — җәһәннәм утында. Алар анда мәңгегә калачаклар. Менә шулар инде адәмнәрнең яманнары."
- 7. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм игелекле гамәлләр кылучылар... болар — адәмнәрнең хәерлеләре."
- 8. "Раббыларында аларның җәзалары — мәңгелек бакчалары, алар астында елгалар агып торалар, анда алар мәңгегә калачаклар. Аллаһ алар белән разый, һәм алар Аннан разый. Бу — Раббыларыннан курыкканнарга."