105. әл-Фил - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әллә Раббың фил ияләре белән ни эшләгәнне күрмәдеңме син?"
- 2. Аларның хәйләләрен бушка чыгармадымыни?
- 3. Һәм аларның өстенә кошлар көтүен җибәрмәдемени?
- 4. Аларны яндырылган балчыктан булган ташлар белән атмадылармыни?
- 5. Һәм Ул аларны нәкъ кимереп бетерелгән басу шикелле итте.