logo HARUN YAHYA

әл-Инсән - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кешенең искә алынмый торган нәрсә булган вакыты аның өстеннән үтеп киттемени?"
  • 2. "Хакыйкатьтә, Без аны сынап карау өчен кешене катнашма тамчыдан барлыкка китердек. Аны күрүче һәм ишетүче иттек."
  • 3. "Хакыйкатьтә, Без аны юлга бастырдык, яки шөкер итүче итеп, яки кадер белмәүче итеп."
  • 4. "Без көферләргә чылбырлар, богаулар һәм ялкынлы ут хәзерләп куйдык бит."
  • 5. "Хакыйкатьтә, изгелек кылганнар савыттан эчәрләр, аның катнашмасы камфарадан булыр,"
  • 6. "Аллаһның коллары эчә торган чишмәдән, аны көчле агым белән агызып."
  • 7. Алар нәзерләрен үтиләр һәм яманлыгы очып тарала торган көннән куркалар.
  • 8. "Алар тәгамдә үзләре мохтаҗ булсалар да мескенне, ятимне һәм әсирне ашаталар:"
  • 9. "«Хаклыкта, без сезне Аллаһ ризалыгы өчен туйдырабыз, сездән түләү дә һәм шөкер дә теләмибез."
  • 10. Без Аллаһның караңгы һәм дәһшәтле көненнән куркабыз бит!»
  • 11. "Һәм Аллаһ аларны шул көннең яманлыгыннан коткарды, һәм аларга нурлану һәм шатлык бирде."
  • 12. Һәм аларны сабырлыкларына карата бакча һәм ефәк белән бүләкләде.
  • 13. "Ятакларда таянып ятып, анда кояш та, әче суык та күрмәсләр."
  • 14. "Аларга күләгәләре якын булыр, җимешләре исә түбән төшкән булырлар."
  • 15. "Һәм алар тирәсендә көмеш савытлар һәм бәллүрдән булган касәләр белән әйләнеп йөреп торырлар,"
  • 16. "көмеш бәллүрдән, аны алар үлчәү белән чамалап куйган булырлар."
  • 17. Һәм аларны зәнҗәбил катнашмасы булган касә белән сыйларлар.
  • 18. Анда Сәлсәбил дип аталган чишмәдән.
  • 19. "Алар тирәсендә мәңге яшь үсмерләр йөреп торырлар, син аларны күреп алгач, аларны сибелгән энҗе дип уйларсың."
  • 20. "Һәм, күреп алсаң, аннан соң нигъмәт һәм олы падишаһлык күрерсең."
  • 21. "Өсләрендә киемнәре яшел ефәктән һәм чатмадан булыр, һәм көмеш беләзекләр белән бизәкләнгәннәр, һәм Раббылары аларга саф эчемлек эчерер."
  • 22. "Хакыйкатьтә, бу сезгә бүләк бит һәм сезнең тырышлыгыгыз шөкер белән кайтарылды."
  • 23. "Без, хакыйкатьтә, сиңа Коръәнне өлешләп иңдердек."
  • 24. "Раббыңның хөкеменә кадәр сабыр ит, һәм аларның араларыннан гөнаһлыга һәм кадерен белмәгәнгә буйсынма!"
  • 25. "Һәм Раббыңның исемен иртән һәм кичен искә ал,"
  • 26. "һәм төнлә, һәм Аңа сәҗдә кыл, һәм озын төндә Аңа тәсбих әйт."
  • 27. "Хакыйкатьтә, болар ашыкканны яраталар, авыр көнне исә артларына куялар."
  • 28. "Без аларны барлыкка китердек һәм аларның гәүдәләрен ныгыттык. Әгәр теләсәк, Без аларны охшашлары белән алмаштыра алабыз."
  • 29. "Бу, хакыйкатьтә, искә төшерү һәм теләгән кеше үз Раббысына юл алыр."
  • 30. "Әгәр Аллаһ теләмәсә инде, сез тели алмассыз. Аллаһ, хакыйкатьтә, белүче, хикмәтле!"
  • 31. Ул Үз мәрхәмәтенә теләгәнен кертә. Залимнәргә исә Ул үзәк өзгеч газап әзерләде.
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс