86. әт-Тарекъ - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күк йөзе һәм таң йолдызы белән ант итәмен."
- 2. Тарекъ ни димәк икәнлеген сиңа нәрсә белгертер икән соң?
- 3. Ялтырап тора торган йолдызлар.
- 4. "Хакыйкатьтә, һәрбер җан өстендә саклаучы бардыр."
- 5. Кеше үзен нәрсәдән яратылган дип карасын әле:
- 6. атылып түгелүче судан яратылган.
- 7. Ул умырткалык һәм оча сөякләре арасыннан килеп чыккан.
- 8. "Хакыйкатьтә, ул аны кире кайтарырга кодрәтледер,"
- 9. серләр сыналачак көнне.
- 10. "Һәм аның көче дә, ярдәмчесе дә юк."
- 11. "Кире кайту иясе күк белән,"
- 12. ярылу иясе җир белән дә ант итәмен.
- 13. "Хакыйкатьтә, бу — аралаучы сүздер."
- 14. Һәм ул уен сүзе түгел!
- 15. Алар берәр хәйлә корырлар.
- 16. Мин дә хәйлә корырмын.
- 17. "Кәферләргә тоткарлык биреп торсана, бераз хәлләренә керсеннәр."