• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм ра. Китап — Без аны сиңа иңдердек, син кешеләрне караңгылыктан яктылыкка чыгарыр өчен — Раббыларының изен-рөхсәте белән гыйззәтле һәм данлыклының юлына..."

  • 2. "Аллаһныкына, күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аныкы. Каты газаптан кәферләргә үкенеч,"

  • 3. "алар әхыйрәткә караганда бу дөнья тереклеген артыграк яраталар һәм, аңа кәкрелек теләп, Аллаһ юлыннан читләштерәләр! Болар — ерак адашуда!"

  • 4. "Һәм Без рәсүлләрне үз кавеменең теле белән генә — аларга аңлатсыннар өчен — җибәрдек. Аллаһ теләгәнен юлдан яздыра һәм теләгәнен туры юлдан алып бара. Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"

  • 5. "Без Үзебезнең аятьләребез белән Мусаны җибәрдек: «Кавемеңне караңгылыктан яктылыкка чыгар һәм Аллаһның көннәрен аларның исенә төшер. Хакыйкатьтә, монда һәр сабыр булучыга һәм шөкер кылучыга аять бар!»"

  • 6. "Менә Муса үз кавеменә: «Аллаһның сезгә биргән нигъмәтен искә төшерегез әле! Ничек Ул сезне фиргавен ыруыннан коткарды! Алар сезгә яман газап салалар, улларыгызны үтерәләр, хатын-кызлары гызны исән калдыралар. Монда — Раббыгыздан сезгә бөек сынау», — диде."

  • 7. "Менә Раббыгыз: «Әгәр шөкер кылсагыз, Мин сезгә арттырырмын, әгәр кадерен белмәсәгез, хакыйкатьтә, Минем газабым көчле!» — дип җиткерде."

  • 8. Һәм Муса: «Әгәр сез дә һәм җир йөзендәгеләрнең барысы да кадерсез булсагыз... Ул вакытта Аллаһ бай һәм данлы бит!» — диде.

  • 9. "Әллә үзегезгә сездән элек яшәгән Нух, Гадь, Сәмүд кавемнәре турында хәбәр килмәдеме һәм алардан соң булганнар турында да — Аллаһтан башка аларны һичкем белми. Аятьләр белән алар га рәсүлләре килде, алар исә кулларын авызларына капладылар һәм: «Сезнең белән җибәрелгән нәрсәгә без ышанмыйбыз һәм без сез өндәгән нәрсә турында нык шикләнеп шөбһәләнәбез!» — диделәр."

  • 10. "Аларның рәсүлләре: «Әллә күкләрне һәм җирне бар кылучы Аллаһ турында шиктәме сез? Ул сезне гөнаһларыгызны ярлыкарга һәм билгеләнгән әҗәлгә кадәр кичектереп тору өчен чакыра бит», — диделәр. Алар: «Сез дә бит безнең шикелле кешеләрсез, аталарыбыз гыйбадәт кылган нәрсәдән безне читләштерергә телисез. Китерегез безгә ачык дәлил!» — диделәр."

  • 11. "Аларга рәсүлләре: «Без — сезнең шикелле кешеләр генә, ләкин Аллаһ Үзенең колларыннан теләгәненә рәхмәт күрсәтә, без сезгә Аллаһ изенрөхсәте булмаса, дәлил китерә алмыйбыз. Иман китереп инанганнар Аллаһка тәвәккәлләсен!» — дип әйттеләр."

  • 12. "«Һәм Ул безне юлыбызга күндергәч, ни өчен безгә Аллаһка тәвәккәлләмәскә ди? Сез безне кыерсытсагыз да без, әлбәттә, сабыр булачакбыз һәм тәвәккәлләүчеләр Аллаһка тәвәккәлләсен!»"

  • 13. "Һәм кәфер булучылар: «Без сезне үзебезнең җиребездән чыгарырбыз яки безнең динебезгә кайтасыз»,— дип үз рәсүлләренә әйттеләр. Һәм Раббылары аларга вәхи итте: «Без, әлбәттә, залимнәрне һәлак итәчәкбез!»"

  • 14. «Һәм алардан соң җир йөзенә сезне урнаштырачакбыз. Бу — Минем алдымда торудан курыкканнарга һәм Минем янавымнан курыкканнарга!»

  • 15. Алар хәл итүне сорадылар һәм барлык үз¬сүзле җәберләүчеләр дә уңышка ирешмәделәр.

  • 16. "Аның артында — җәһәннәм, һәм аңа эренле су эчерәләр."

  • 17. "Ул аны ялап эчә, ләкин көчкә генә йота, һәм аңа һәр урыннан үлем килә, ул исә үлек түгел, һәм аның артында — каты газап."

  • 18. "Раббыларын инкарь итүчеләр мисалы: аларның кылган гамәлләре көл шикелле, давыллы көндә аның өстендә җил көчәйде. Алар кәсеп иткәннәре белән бернәрсә эшли алмыйлар. Бу бит ерак адашу!"

  • 19. "Аллаһның күкләрне һәм җирне хаклык белән яратканын күрмисеңмени? Әгәр Ул теләсә, сезне бетерер һәм кабат барлыкка китерер,"

  • 20. һәм бу Аллаһ өчен олы эш түгел.

  • 21. "Һәм барысы да Аллаһ каршысына килерләр һәм көчсеззәгыйфьләр тәкәбберләнгәннәргә: «Без сезгә иярдек, сез безне Аллаһ газабының берәр нәрсәсеннән булса да коткарырсызмы?» — дип әйтерләр. Алар: «Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса, без дә сезне алып барыр идек. Борчылсак та яки түзсәк тә безгә барыбер, безгә котылу юк!» — диделәр."

  • 22. "Һәм эш хәл ителгәч, шайтан әйтте: «Аллаһ сезгә хаклык вәгъдәсен вәгъдә итте, һәм мин дә сезгә вәгъдә иттем, һәм мин сезне алдадым, һәм минем сезнең өстегездә хакимлегем булмады. Мин бары сезне чакырдым, сез исә миңа җавап бирдегез, һәм мине шелтәләмәгез инде, үз-үзегезне шелтәләгез. Мин сезгә ярдәм итмим, сез дә миңа ярдәм итмәячәксез! Сез мине элек катнашучы иткәнегездән баш тартам». Хакыйкатьтә, залимнәргә — үзәк өзгеч газап!"

  • 23. "Иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәр астында елгалар агып торган бакчаларга кертелерләр — Раббыларының изен-рөхсәте белән алар анда мәңге калырлар, анда аларның исәнләшүләре: «Сәлам!»"

  • 24. "Аллаһның ничек мисал итеп яхшы сүз китерүен күрмәдеңмени: ул яхшы агач шикелле, тамыры аның нык, ботаклары исә күктә."

  • 25. "Ул һәрвакыт Раббысының изен-рөхсәте белән җимеш китерә һәм Аллаһ та кешеләргә мисаллар китерә, шаять, алар исләренә төшерерләр!"

  • 26. "Әшәке сүзнең мисалы: нәкъ начар агач ши келледер, ул җир өстенә кубарыла, аның тотрыклыгы да юк!"

  • 27. "Иман китереп инанганнарны Аллаһ бу дөнья тереклегендә һәм әхыйрәттә дә тугры сүз белән ныгыта, залимнәрне исә Аллаһ юлдан яздыра һәм Аллаһ теләгән эшен эшли."

  • 28. Әллә син Аллаһның нигъмәтен кәферлеккә алмаштырганнарны һәм үз кавемен һәлакәт йортына урнаштырганнарны күрмәдеңме?

  • 29. "Җәһәннәмгә алар керәчәкләр, һәм бу тору урыны — начар!"

  • 30. "Һәм алар, Аның юлыннан яздырыр өчен, Аллаһка тиңдәшләр ясадылар. «Рәхәтләнегез, чөнки сезнең юлыгыз — уткадыр!» — дип әйт."

  • 31. "Минем иман китереп инанган колларыма әйт, алар намаз үтәсеннәр, сату-алу да, дуслык та булмаячак көн килеп җиткәнче Без ризыкландырганнан яшерен дә, ачык та сарыф итсеннәр!"

  • 32. "Аллаһ күкләрне һәм җирне яратты, һәм күктән суны төшерде, һәм аның белән җимешләрне сезгә ризык итеп чыгарды, һәм Үзенең боерыгы белән диңгездә йөрсеннәр өчен көймәләрне сезгә буйсындырды, һәм сезгә елгаларны буйсындырды."

  • 33. "Һәм сезгә кояш белән айны буйсындырды, һәм һәрвакыт хәрәкәттә булучыларны, һәм төн белән көнне буйсындырды,"

  • 34. "Һәм сез сораганнардан барысын да бирде, һәм әгәр сез Аллаһның нигъмәтен санасагыз, аны санап бетерә алмассыз. Хакыйкатьтә, кеше — күп золым кылучы һәм яхшылыкның кадерен белмәүче!"

  • 35. "Менә Ибраһим әйтте: «Раббым! Бу кальганы имин булдыр, мине һәм балаларымны пот-сыннар га гыйбадәт кылудан ерак ит!"

  • 36. "Раббым! Алар күп кешеләрне юлдан яздырдылар бит, кем миңа иярсә, ул миннәндер, кем миңа каршы төшсә инде... Син, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"

  • 37. "Раббыбыз! Мин токымымны иген булмаган үзәнлектә урнаштырдым, Синең изге өең янында. Раббыбыз! Алар намаз үтәсеннәр, кешеләрнең йөрәкләрен аларны яратучы итеп кыл, аларны җимешләр белән ризыкландыр! Шаять, алар шөкер итүчеләрдән булыр!"

  • 38. Раббыбыз! Без нәрсәне яшерәбез һәм нәрсәне ачык иткәнебезне дә Син беләсең бит. Җирдә дә һәм күкләрдә дә Аллаһтан һич бернәрсә яшерелә алмас!

  • 39. "Карт көнемдә миңа Исмәгыйльне һәм Исхакны бүләк иткән Аллаһка дан! Хакыйкатьтә, Раббым — Ул дога ишетүче!"

  • 40. Раббым! Мине намаз үтәүчеләрдән ит һәм минем токымымны да! Раббыбыз! Минем догамны кабул ит!

  • 41. "Раббыбыз! Мине, һәм минем ата-анамны, һәм иман китереп инанганнарны хисап булачак көнне ярлыка!»"

  • 42. "Залимнәр кылган эшләрдән Аллаһ гафил дип исәпләмә, Ул аларга күз карашлары күтәрелеп калган көнгә кадәр кичектерә."

  • 43. "Башларын югары күтәргән хәлдә ашык-пошык юнәлерләр, карашлары әйләнеп кайтмас, һәм йөрәкләре аларның — һавадыр."

  • 44. "Кешеләрне үзләренә газап килә торган көн белән үгетлә! Һәм золым кылганнар әйтерләр: «Раббыбыз, безне якын әҗәлгә кадәр кичектер — без Синең чакыруыңны кабул итәрбез һәм рәсүлләргә иярербез». Сезгә үзгәрү юк дип ант иттегез түгелме соң сез?"

  • 45. Һәм сез үз-үзләрен рәнҗеткәннәрнең торган урыннарына урнаштыгыз. Аларга нәрсә кылганыбыз сезгә ачык булды һәм Без сезгә мисаллар китердек.

  • 46. "Алар исә мәкерләре белән мәкер кылдылар, алар ның мәкерләре исә Аллаһта, хәтта аларның мәкерләреннән таулар кузгалсалар да."

  • 47. "Аллаһ Үзенең рәсүлләренә биргән вәгъдәсен бозучы дип исәпләмә. Аллаһ— гыйззәт иясе, үч алу иясе бит."

  • 48. "Җир башка җир белән алмаштырылган көнне һәм күкләр дә. Һәм бердәнбер, кодрәт илә көчле Аллаһ каршысына алар килеп басарлар!"

  • 49. Һәм бу көнне гөнаһкәрләрнең чылбыр белән бәйләнгәннәрен күрерсең.

  • 50. "Киемнәре — сумаладан, һәм йөзләрен ут каплар,"

  • 51. "Һәр җанга Аллаһ үзе кәсеп иткәненә күрә җәза бирсен өчен. Хакыйкатьтә, Аллаһ тиз хисап кылучы бит!"

  • 52. "Бу — кешеләр өчен белдермә һәм аның белән үгетләсеннәр, һәм Аның бердәнбер иләһ икәнлеген белсеннәр, һәм зиһен ияләре гакылларына килсеннәр."

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo