21. әл-Әмбийә - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кешеләргә алар белән хисаплашу якынлашты, алар исә гафиллектә булып борылалар."
- 2. "Аларга Раббыларыннан искә төшерүнең яңасы килгән саен алар уен-көлкедә булып колак салалар иде,"
- 3. гамьсез кальбләре белән. Һәм залим булучылар сүзләрен яшереп: «Бу сезнең шикелле кеше түгелмени? Күреп торып сихер кылырсызмыни?»— диләр.
- 4. "Ул: «Раббым күкләрдә һәм җирдә булган сүзләрне белә. Һәм Ул — ишетүче дә, белүче дә», — диде."
- 5. "Әйе, алар: «Төшләр буталчыклары! Әйе, ул аны ялганлап кына уйлап чыгарды! Әйе, ул — шагыйрь! Әүвәлгеләре җибәрелгән кебек, безгә дә аять белән килсен!» — диделәр."
- 6. Алардан алда Без һәлак кылган карьянең берсе дә ышанмады! Болары ышанырмы?
- 7. "Һәм Без сиңа кадәр вәхи кылып кына кешеләрне җибәргәләдек, һәм искә төшерү әһелләреннән сорагыз, әгәр үзегез белмәсәгез!"
- 8. "Һәм Без аларны тәгам ашамый торган тән итеп ясамадык, һәм алар мәңге дә булмадылар."