177. "Изгелек йөзләрегезне мәшрикъ һәм мәгъриб тарафына юнәлдерүдән булмас. Ләкин изгелек шуларда, кем Аллаһка, фәрештәләргә, китапка, пәйгамбәрләргә иманлы булып һәм малын үзенә кадерле булса да туганнарына, ятимнәргә, мескеннәргә, юлда булучыларга, сораучыларга, кол-әсирләргә тотса, һәм намаз үтәсә, зәкәт бирсә, һәм биргән антларына турылыклы булучылар, бәла-казада, мохтаҗлык, хәвеф вакытларында сабыр итүчеләр — болар, хакыйкатьтә, дөрес булучылар һәм болар — тәкъвалык ияләре."