16. "Һәм, әгәр бер карьяне һәлак итәргә теләсәк, андагы нигъмәтлеләргә әмер бирдек, алар исә анда аздылар, һәм аңа карата сүз рас булды, һәм аны Без бөтенләй юк иттек."
17. Һәм Без Нухтан соң күпме буыннарны һәлак иттек! Һәм Раббыңның Үз колларының гөнаһларыннан хәбәрдар һәм күрүче булуы җитә төшкән.
18. "Әгәр бер кеше тиз үтә торганны теләсә, Без анда үзе өчен теләгән нәрсәсен ашыктырдык. Аннан— хурланып, шелтәләнеп янсын өчен— Без аның өчен җәһәннәм ясадык."
23. "Үзеннән башка Раббың һич беркемгә дә гыйбадәт кылмаска һәм ата-анага яхшылык кылырга карар итеп куйды. Әгәр аларның берсе яки икесе дә картайса, аларга «уф» димә, аларга акырма һәм аларның икесенә дә гүзәл сүз әйт."
24. Аларга мәрхәмәтлектән тыйнаклык канатларын җәеп куй һәм: «Раббым! Миңа карата кечкенә булган вакытта мәрхәмәтлек кылып үземне тәрбияләгән шикелле Син аларны да кичер!» диген!
68. "Сез яр буенда, җирнең төбенә атып бәрүдән яки көчле җил җибәреп таш яудырудан, анда имин булдык диясезме әллә? Үзегезгә моннан соң һичбер яклаучы тапмассыз!"
69. "Әллә Ул үзегезне башка вакытта диңгезгә кайтарып, өстегезгә җимергеч җилнең өермәсен ишеп, кәфер лек кылганыгызга карата гаркъ булдырудан имин булырсызмы? Соңында үзегез өчен Безгә каршы булган үч итәр ярдәмче дә тапмассыз!"
70. "Һәм Без адәм балаларын хөрмәтләдек. Корыда да, диңгездә дә Без аларны ташыдык. Үзләрен яхшы нәрсәләр белән ризыкландырдык. Без башка яраткан нәрсәләргә караганда аларга өстенлекнең дә өстенен бирдек."
71. Ул көнне бөтен кешеләрне алда торып җитәкләп баручылары белән чакырырбыз! Китабы уң яктан китереп бирелгәннәр китапларын укырлар һәм алар хөрмә чүбе зурлыгында да рәнҗетелмәсләр.
72. Кем булса да монда сукыр булса— ул әхыйрәттә дә сукыр булыр һәм бөтенләй юлдан язган булачак.
73. "Һәм алар сине Без үзеңә вәхи итеп биргәннән алып ташлар өчен, хәтта син Безгә башканы сылтар өчен, якын торалар иде. Һәм алар сине дус итеп алырлар иде!"
74. "Әгәр Без сине ныгытмаган булсак, син бераздан соң аларның мәелләренә бирелгән булыр идең!"
75. "Ул вакытта сиңа бу дөнья газабын да, үлгәннән соң да газапны икеләтә авыз иттергән булыр идек, моның соңында Безгә каршы үзең өчен бер ярдәмче дә таба алмас идең."