әл-Җумугъа - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күкләрдә һәм җирдә булучылар падишаһ, иң изге, гыйззәт һәм хикмәт иясе — Аллаһны мактыйлар."
-
2. "Ул наданнарга үз араларыннан булучы илчене җибәрүче бит. Моңа кадәр алар, һичшиксез, ачык-тан-ачык ялгышлыкта булсалар да, ул аларга Аның аятьләрен җиткерә, аларны пакьли, аларга китап һәм хикмәт өйрәтә,"
-
3. "һәм аларның башкаларын да, әле үзләренә иярмәгәннәрен дә. Һәм ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"
-
4. "Моның барысы да — Аллаһның фазылыннан, ул аны теләгәненә китереп бирәдер, һәм Аллаһ — бөек фазыл иясе."
-
5. "Тәүрат йөкләнеп тә аны күтәреп бармаучыларның мисалы нәкъ китаплар төяп баручы ишәк шикелле. Аллаһның аятьләрен ялганга чыгаручы кавемнең мисалы никадәр начар, һәм Аллаһ залимнәр кавемен тугры юлдан алып бармый!"
-
6. "Әйт: «Ий, йәһүди диненә иярүчеләр! Әгәр сез үзегезне башка кешеләрдән Аллаһка карата иң якын дип санасагыз, үзегезне дөрес итеп күрәсез икән, үлем теләгез! »"
-
7. Ләкин үзләренең алдан кылган гамәлләренә карап алар аны беркайчан да теләмәсләр. Аллаһ исә залимнәрне белеп тора бит!
-
8. "Әйт: «Хакыйкатьтә, качып йөрсәгез дә үлем үзегезне куып җитәр һәм сез янә яшеренне һәм ачыктан- ачыкны белеп торучының алдына килеп басарсыз һәм Ул сезгә кылганнарыгызны искә төшерәчәк!»"
-
9. "Ий, иман китереп инанучылар! Җомга көнне намазга чакырыла икән, Аллаһны ашкынып искә алыгызчы һәм сәүдәгезне калдырыгыз. Әгәр сез төшенсәгез, бу сезнең өчен хәерлерәктер."
-
10. "Инде намаз тәмамланды исә, таралыгыз җир буенча, Аллаһның фазылыннан эстәп-теләп: һәм Аны кат-кат исегезгә алыгыз, шаять, үзегез уңышка ирешерсез."
-
11. "Алар, сәүдә белән уен-мәзәк күрсәләр, үзеңне аягүрә баскан килеш калдыралар да, шуларга ашыкпошык ташланалар. Әйт: «Аллаһтан булганы уен-көлке һәм сәүдәгә караганда хәерлерәк, һәм Аллаһ — ризыкландыручыларның иң хәерлесе»."
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс