18. әл-Кәһеф - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Үз колына китап иңдерүче һәм анда кәкрелек булдырмаган Аллаһка мактау,"
- 2. "тугры буларак, Аннан булган ныклы гайрәт илә үгетләр өчен һәм игелекле эшләр кылган иман китереп инанучыларны аларга яхшы әҗер бар дип сөендерү хәбәрен җиткерер өчен."
- 3. Анда алар мәңгегә калырлар.
- 4. "Һәм «Аллаһ үзенә бала алды», — дип әйтүчеләрне куркытыр өчен."
- 5. "Аның турында аларның да, ата-бабаларының да белеме юк. Аларның авызларыннан чыккан сүз буларак олы булды бит! Алар ялганнан башканы сөйләмиләр."
- 6. "Син, ихтимал, аларның эзләреннән алар бу хәдискә ышанмаганнан әрнеп, үз җаныңны һәлак итәргә булгансыңдыр."
- 7. "Без, хакыйкатьтә, җир йөзендә булган нәрсәләрне аңа бизәк итеп куйдык, аларның кайсысы гамәле белән иң яхшысы икәнен сынар өчен."
- 8. "Һәм, хакыйкатьтә, Без бит аның өстендәгене ялангач калкулык итәрбез."