31. Лукман - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим."
- 2. Бу — хикмәтле китапның аятьләре
- 3. "яхшылык кылучыларга кулланма һәм мәрхәмәттән буларак,"
- 4. "... намаз үтәүчеләргә, зәкәт бирүчеләргә, һәм алар әхыйрәт көненә инанучылардыр!"
- 5. Алар Раббыларының туры юлында һәм алар — уңышка ирешүчеләр!
- 6. Кешеләрдән шундыйлар да бар: алар һичбер белемсез Аллаһ юлыннан яздырыр өчен мәзәк-хикәяләрне сатып алалар һәм аны көлке итеп тоталар. Аларга хурлыклы газап булыр.
- 7. "Һәм аңа Безнең аятьләребез укылса, колакла рында саңгыраулык булган кебек масаеп борыльш куя, нәкъ ишетмәгәнгә салышып, нәкъ колакларында саңгыраулык бар шикелле. Аны үзәк өзгеч газаг белән сөендер!"
- 8. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә рәхәтлек бакчаларыдыр."