7. әл-Әгьраф - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим сад."
- 2. Китап иңдерелде сиңа — аннан синең күкрәгеңә тарлык булмасын — аның белән үгетләр өчен һәм иман китереп инанучыларга искәртү буларак.
- 3. Раббыгыздан сезгә иңдерелгәнгә иярегез һәм Аннан башка химаячеләргә иярмәгез! Аздыр сезнен искә алганыгыз!
- 4. Һәм күпме карьяләрне Без һәлак иттек! Безнең гайрәтебез аларга төнлә яки көндез ял иткәндә килде.
- 5. "Безнең гайрәтебез килгәндә, аларның чакырулары «Хакыйкатьтә, без зал имнәрдән булдык!» — дигәннән башка сүз булмады."
- 6. "һәм Без үзләренә рәсүл җибәрелгәннәрдән сорарбыз, һәм рәсүлләрдән дә сорарбыз!"
- 7. "Без аларга белем белән сөйләрбез, Без бит булмый торганнардан түгел!"
- 8. "Ул көндә үлчәү — хаклык, кемнең үлчәүләре авыр тартса, алар бәхетле булыр."