20. "Белегезче! Бу дөнья тереклеге, хаклыкта, уен һәм көлке, һәм бизәнү, һәм арагызда үзара масаеп мактану, һәм маллар белән балалар арттыруда ярышу гына. Ул нәкъ яңгыр кебек, аннан үскән үсемлекләр кәферләрне сокландыра, аннан соң ул шиңә, син аның саргайганын күрәсең, һәм моннан соң ул чүп-чарга әйләнә. Әхыйрәттә исә кыен газап та, һәм Аллаһтан ярлыкау һәм ризалык та. Дөнья тереклеге сокландыручы файдаланудан башка нәрсә булсын?"