logo HARUN YAHYA

әл-Хакка - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Котылгысыз! Хак булучы!"
  • 2. Нәрсә ул хак булучы!
  • 3. Хак булучының нәрсә икәнен сиңа ни белдерер?
  • 4. "Коручыны сәмүдләр дә, гадьләр дә ялганга чыгардылар."
  • 5. Әмма сәмүдләр... алар чикләреннән чыккан белән һәлак ителделәр.
  • 6. "Әмма гадьләр... алар тавышлы, котырган җил белән һәлак ителделәр."
  • 7. "Алар өстеннән бу җилгә Ул бер-бер артлы җиде төн һәм сигез көн көч бирде, һәм андагы кавемне син нәкъ хөрмә агачларының буш кәүсәләре кебек ауганын күрәсең."
  • 8. Алардан калган нәрсәне булса да күрәсеңме син?
  • 9. "Һәм фиргавен һәм аңа кадәр булганнар, һәм әл- Мүтәфикә кавеме дә хаталы фигыльләр кылдылар."
  • 10. "Алар Раббыларының рәсүленә каршы чыктылар, һәм Ул аларны каты итеп тотып алды."
  • 11. "Хакыйкатьтә, су ярларыннан артып ташыганда, Без сезне йөзеп бара торганда алып киттек,"
  • 12. сезгә моны искә төшерү өчен һәм колак салыр дайлар моны хәтерләрендә тотсын өчен
  • 13. "Һәм, быргы бер өрү белән өрелсә,"
  • 14. "һәм җир һәм таулар күтәрелсәләр, һәм бер җимерү белән вакланып җимерелсәләр,"
  • 15. менә шул көнне булачак вакыйга булыр.
  • 16. "Һәм күк ярылыр, һәм бу көнне ул зәгыйфь булыр."
  • 17. "Фәрештәләр аның кырыйларында, һәм Раббыңның гарешен ул көнне сигез фәрештә үз өсләреннән күтәреп барырлар."
  • 18. Ул көнне барыгыз да күрсәтелер һәм сезнең серләрегез яшерелмәс.
  • 19. "Әмма берәүгә китабы уң кулына бирелсә, ул әйтер: «Менә, укыгыз минем китабымны!"
  • 20. "Мин, хакыйкатьтә, хисабымны очратырмын дип уйлыйм»."
  • 21. "Һәм ул рәхәт тормышта,"
  • 22. "биек бакчада,"
  • 23. җимешләре дә якын.
  • 24. «Үткән көннәрдәге гамәлләрегез өчен исәнлеккә- саулыкка ашагыз һәм эчегез!»
  • 25. "Китабы сул кулына бирелгәне исә әйтер: «Ах, әгәр миңа минем китабым китерелеп бирелмәсә иде!"
  • 26. Һәм мин хисабымның нәрсә икәнен белмәсәм иде!
  • 27. "Ах, бу соңгы булса иде!"
  • 28. Мине малым да коткармады.
  • 29. Минем көч-куәтем дә һәлак булды».
  • 30. «Тотыгыз аны һәм богаулагыз!
  • 31. Моннан соң тәмугта яндырыгыз аны!
  • 32. Моннан соң аны озынлыгы җитмеш терсәк булган чылбырга бәйләгез!
  • 33. Ул бөек Аллаһка ышанмаган иде бит.
  • 34. Һәм мескенне туйдырырга өндәмәде.
  • 35. Аңа бүген монда якын дус юк.
  • 36. Һәм юынтык судан башка тәгам юк.
  • 37. Аны гөнаһлылардан башка беркем дә ашамас».
  • 38. "Әмма юк! Сез күреп торган белән ант итәм,"
  • 39. һәм сез күрмәгән белән дә!
  • 40. "Бу, хакыйкатьтә, хөрмәтле рәсүлнең сүзе."
  • 41. "Шагыйрь сүзе түгел бу, сез аз инанасыз шул!"
  • 42. Һәм күрәзәче сүзе дә түгел. Аз искә төшерәсез бит!
  • 43. Бу — галәмнәр Раббысыннан иңдерү.
  • 44. "Әгәр ул Безгә каршы нинди дә булса сүзләр сөйләгән булса,"
  • 45. "әлбәттә, Без аны уң кулыннан тотар идек,"
  • 46. һәм шуннан соң йөрәк тамырын кыркыр идек.
  • 47. Һәм сезнең арагыздан аны берәү дә тоткарлый алмас иде.
  • 48. "Хакыйкатьтә, тәкъвалык ияләренә искә төшерү бит."
  • 49. Һәм Без арагызда ялган дип санаучылар бар икәнне беләбез.
  • 50. "Һәм ул, хакыйкатьтә, кәферләр өчен хәсрәт!"
  • 51. "Һәм ул, хакыйкатьтә, кире кагылмаслык хакыйкать."
  • 52. Һәм бөек Раббыңның исемен тәсбихләп данла!
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс