111. әл-Мәсәд - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әбу Ләһәбнең ике кулы да корысын! Һәм корыды да. "
- 2. Малы һәм казынып тапканнары аны коткармады.
- 3. Ул гөрләп янучы утка керәчәк.
- 4. "Аның хатыны да, утын ташучы буларак,"
- 5. муенында аның хөрмә агачы сүсеннән булган мунчаладыр.