әл-Камәр - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Сәгать якынайды һәм ай ярылды."
-
2. "Әгәр алар аять күрсәләр, йөз чөерәләр һәм: «Дәвамлы сихер», — диләр."
-
3. Алар ялганга чыгардылар һәм үзләренең һәвәсләренә иярделәр. Һәр эш исә урынын алган.
-
4. "Һәм аларга хәбәрләр килеп җиткән иде инде. Аларда — тыелу,"
-
5. тулы хикмәт. Үгетләү файда итмәде.
-
6. Чакыручы инкарь итәрлек нәрсәгә чакырган көнне алардан йөзеңне борып куй.
-
7. "Нәкъ күз карашлары сүнгән булып, тузган саранчалар кебек, алар каберләреннән килеп чыгарлар,"
-
8. "чакыручыга ашык-пошык юл тотып, кәферләр: «Бу авыр көн», — дип әйтерләр."
-
9. Аларга кадәр Нух кавеме дә ялганга санады һәм Безнең колыбызны алдакчы итеп санадылар һәм: «Мәҗнүн!» — диделәр дә ул куылды.
-
10. "Ул Раббысына дога кылды: «Мин җиңелдем, ярдәм итсәнә!»"
-
11. "Һәм Без су атылып чыга торган күк капкаларын ачып җибәрдек,"
-
12. "Һәм Без җирне ярып чишмәләрне чыгардык, һәм тәкъдир ителгән әмер буенча су да очрашты."
-
13. "Һәм Без аны такталардан һәм кадаклардан булган көймәдә алып киттек,"
-
14. "Безнең карамак астында, инкарь ителгәнне бүләкләү өчен ул йөзеп китте."
-
15. "Һәм Без аны аять итеп калдырдык, игътибарга алучы берәү генә булса да бармы соң?"
-
16. Минем газабым һәм үгетләвем нинди булды!
-
17. "Без Коръәнне искә алу өчен җиңел иткән идек, бер генә искә төшерүче бармы соң?"
-
18. "Гадь ялганга санады, һәм Минем газабым һәм үгетләвем нинди булды!"
-
19. "Хакыйкатьтә, Без аларга үкереп торучы җилне дәвамлы бәхетсезлек көнендә җибәрдек."
-
20. "Ул кешеләрне нәкъ суырылып алынган хөрмә агачларының төпләре шикелле суырып, йолкып торды. "
-
21. Минем газабым һәм үгетләвем нинди булды!
-
22. "Без Коръәнне искә алу өчен җиңел иткән идек, бер генә искә төшерүче бармы соң?"
-
23. Сәмүдләр үгетләүләрне ялганга чыгардылар!
-
24. "Һәм алар: «Әллә үз арабыздан бер кешегә иярербезмени без? Алай булса, без, әлбәттә, адашкан һәм котырган булырбыз»,— әйттеләр."
-
25. «Безнең арадан искә төшерү аңа җибәрелгәнме әллә? Юк! Ул — алдакчы һәм кәпрәйгән!»
-
26. Алар кемнең алдакчы һәм кәпрәйгән икәнен иртәгә беләчәкләр!
-
27. " Без, хакыйкатьтә, сынау фетнәсе итеп, аларга ана дөя җибәрәбез, син а арны күзәт һәм сабыр ит!"
-
28. Һәм алар арасында су бүленгән икәнлеген аларга җиткер. Һәр эчү үз вакытында.
-
29. Алар үз иптәшләрен чакырып китерделәр. Ул исә тотып чыгарды да сеңерләрен кисте.
-
30. Минем газабым һәм үгетләвем нинди булды!
-
31. "Хакыйкатьтә, Без аларга бер ачы тавыш җибәрдек, Һәм алар койма төзүченең үләне шикелле булдылар. "
-
32. "Без Коръәнне искә алу өчен җиңел иткән идек, бер генә искә алучы бармы соң?"
-
33. Лут кавеме үгетләүләрне ялганга чыгарды!
-
34. "Менә Без алар өстенә ташлы өермә җибәрдек, Лутның гаиләсеннән башка, аларны коткардык."
-
35. "Үзебездән нигъмәт итеп, шөкер итүчеләрне менә шулай Без бүләклибез!"
-
36. "Ул аларны Безнең каты газап белән алуыбыз турында үгетләде, алар исә үгетләү хакында шиккә керделәр."
-
37. "Һәм алар аны кунакларыннан читләштерергә маташтылар, һәм Без аларның күзләрен юк иттек, Әйдә, Минем газабымның һәм үгетләремнең тәмен татыгыз әле!"
-
38. Һәм аларга иртәгесен котылгысыз булачак газап килде.
-
39. Минем газабымның һәм үгетләремнең тәмен татыгыз әле!
-
40. "Без Коръәнне искә алу өчен җиңел иткән идек, бер генә искә алучы бармы соң?"
-
41. Фиргавен гаиләсенә үгетләүләр килгән иде.
-
42. "Алар Безнең аятьләребезнең барысын да ялган итеп санадылар, Без аларны гыйззәт һәм кодрәт иясенең тотуы белән тоттык."
-
43. Боларга караганда сезнең кәферләрегез хәерлерәкме әллә? Әллә язмаларда сезнең өчен саклау язуы бармы?
-
44. "Яки алар: «Без бер-беребезгә барыбыз да ярдәмчеләр», — дип әйтерләр."
-
45. "Төркем чәлпәрәмә булыр, һәм алар артларына борылып качарлар."
-
46. "Әйе! Бу сәгать аларга вәгъдә ителгән һәм ул сәгать иң коточкыч та, әчерәк тә."
-
47. "Гөнаһкәрләр, хакыйкатьтә, адашуда һәм авырлыкта."
-
48. Ул көнне аларны йөзтүбән утка өстерәрләр: «Татыгыз инде җәһәннәмнең кагылуын!»
-
49. "Без, хакыйкатьтә, һәрнәрсәне микъдарлап яраттык."
-
50. "Һәм Безнең әмеребез дә, күз ачып йомган шикелле, бер генәдер!"
-
51. "Һәм Без сезнең кебекләрне һәлак иткән идек, бер генә искә алучы бармы соң?"
-
52. Һәм алар эшләгән һәрнәрсә — язмаларда.
-
53. "Һәм һәр кечесе дә, зуры да язып куелган."
-
54. "Тәкъвалык ияләре, хакыйкатьтә, бакчалар һәм елгалар арасында,"
-
55. Кодрәтле падишаһ каршысындагы дөреслек урынында!
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс