• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кәф һә йә гъайн сад. "

  • 2. Колы Зәкәрийәгә Раббыңның мәрхәмәте турында искә алу.

  • 3. Менә ул Раббысына яшерен үтенеч белән үтенеп ялварды.

  • 4. "Ул: «Раббым! Сөякләрем көчсезләнделәр һәм башны да чал каплады. Һәм Сиңа дога кылуда, Раббым, мин бәхетсез булмадым!» — дип әйтте."

  • 5. «Һәм мин үземнең артымдагы якыннарымнан куркамын һәм минем хатыным бала тапмый торган булды. Үзеңнән миңа угыл бүләк итсәң иде!

  • 6. Ул миңа һәм Йагъкуб ыруына варис булып калыр иде. Раббым аны разый итсәнә!»

  • 7. "«Ий, Зәкәрийә! Без сиңа исеме Йәхйә булган малай турында сөендерү хәбәрен бирәбез. Моңа кадәр аңа адаш булдырмадык»."

  • 8. "Ул: «Раббым! Кайдан минем малаем булсын ди, хатыным бала тапмас булды инде һәм үзем мин картлыкның ахыр чигенә җиттем бит»,—диде."

  • 9. "Ул: «Шулай итеп синең Раббың әйтте: «Бу Минем өчен — җиңел! Моңа кадәр син дә бернәрсә булмаган идең, Мин сине юктан бар итеп яраттым!»."

  • 10. "Ул: «Раббым! Миңа аять булдыр!» — диде. Ул әйтте: «Сиңа аять — өч төн сау-сәламәт булып, кешеләр белән сөйләшмәссең»."

  • 11. Һәм ул кавеме янына михрабтан килеп чыкты да һәм: «Иртән-кичен тәсбих әйтегез» —дип аңлатты.

  • 12. "«Ий, Йәхйә! Китапны, көч белән, ныклап тот!» Без аңа хикмәтне сабыйлыгында китереп бирдек."

  • 13. Һәм Бездән булган шәфкатьне һәм пакьлекне дә. Һәм ул тәкъва булды.

  • 14. "Һәм ата-анасына изгелекле иде һәм җәберләүчеләрдән, карышучылардан булмады."

  • 15. "Ул туган көнне дә, һәм үлгән көнендә дә, һәм тере булып кубарылган көнендә дә аңа сәлам."

  • 16. Һәм китапта Мәрйәмне искә төшер әле. Менә ул әһелләреннән аерылып мәшрикътагы урынга китеп барды.

  • 17. "Һәм алар алдында үзенә чаршау корып куйды. Һәм Без аңа рухыбызны җибәрдек, ул камил кеше кыяфәтенә килде."

  • 18. "Ул: «Әгәр син тәкъва булсаң, синнән мин Шәфкатьлегә сыгынамын», — дип әйтте."

  • 19. "Ул: «Хаклыкта, мин сине саф күңелле малай белән бүләкләргә Раббыңның рәсүле», — диде."

  • 20. "Ул әйтте: «Кайдан миндә малай булсын ди, миңа һичбер кеше дә тимәде һәм мин фәхеш кылучы да бул-мадым бит!»"

  • 21. "Ул: «Шулай итеп синең Раббың әйтте: «Бу Минем өчен — җиңел!» Һәм Без аны кешеләргә аять һәм Үзебездән мәрхәмәт итәрбез». Бу әмер хәл ителгән булды инде», — дип әйтте."

  • 22. Һәм ул аның белән корсакка узды һәм аерылып ерак урынга китеп барды.

  • 23. "Тулгак тотуы аны хөрмә агачы кәүсәсенә китерде. Ул: «Их, әгәр мин моңа кадәр үлгән булсам иде. Һәм мин онытылган, истән чыккан булсам иде!» — диде."

  • 24. Һәм ул Аңа астыннан: «Кайгырма әле! Раббың синең астыңда чишмә булдырды!»— дип эндәште.

  • 25. "«Өстеңә хөрмә агачының кәүсәсен селкет, ул сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешләрен төшерер."

  • 26. "Һәм аша, эч, һәм күз куандыр. Әгәр кешеләрдән берәүне күрсәң: «Мин, хакыйкатьтә, Шәфкатьлегә ураза тотуны нәзер иттем һәм бүген кеше белән сөйләшмәячәкмен!» — дип әйт."

  • 27. "Һәм ул, аны күтәреп, аның белән кавеменә килде. Алар: «Ий, Мәрйәм! Син моңарчы булмаган эш кылдың»."

  • 28. "«Ий, Һарун сеңлесе! Синең атаң начар кеше түгел иде һәм анаң да фәхеш кылучы түгел иде! "

  • 29. Ул аңа ишарә илә күрсәтте. Алар: «Без бишектәге сабый белән ничек сөйләшик?» —дип әйттеләр.

  • 30. "Ул: «Хакыйкатьтә, мин — Аллаһ колы, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте», —диде."

  • 31. "«Кайда гына булсам да Ул мине мөбарәк итте. Һәм миңа тере вакытымда намаз һәм зәкәт илә васыять итте,"

  • 32. "Һәм мине табучы анама — изгелекне. Һәм Ул мине һич җәберләүче, бәхетсез итмәде."

  • 33. "Мин туган көнне дә, үләчәк көнне дә, һәм тере килеш кубарылачак... көнне дә миңа иминлек булсын!»"

  • 34. "Бу — Мәрйәм улы Гыйсә, алар шик тоткан хаклык сүзе буенча."

  • 35. "Аллаһка бала тоту килешми торган нәрсә. Дан Аңа! Әгәр Ул эш булдырырга булса, хаклыкта, Ул аңа: «Бул!» — дип әйтә, һәм ул була."

  • 36. "һәм Аллаһ, хакыйкатьтә, минем Раббым һәм сезнең Раббыгыз һәм Аңа гыйбадәт кылыгызчы. Бу — туры юл!"

  • 37. Алар арасыннан аерым төркемнәр сүз көрәштерәләр. Һәм бөек көннең күренешеннән кәфер булучыларга кайгыдыр!

  • 38. Алар Безгә килгән көнне ничек ишетәчәкләр һәм күрәчәкләр әле! Ләкин залимнәр бүген ачык адашуда.

  • 39. "Аларны кайгы көне белән үгетлә. Менә эш хәл ителде, алар исә гафиллектә һәм алар ышанмыйлар."

  • 40. "Хакыйкатьтә, Без җирне һәм анда булганны мирас итеп алабыз һәм алар Безгә кире кайтачаклар."

  • 41. "Һәм китапта Ибраһимны искә төшер. Ул, ха кыйкатьтә, гаять рас сөйләүче һәм пәйгамбәр булды. "

  • 42. "Менә ул атасына: «Ий, әтием! Ни өчен ишетми һәм күрми торган, һәм сине бернидән коткармас нәрсәгә гыйбадәт кыласың?»—дип әйтте."

  • 43. "«Ий, әтием! Сиңа килмәгән гыйлем миңа килде! Һәм миңа иярсәнә! Мин сине тугры юлдан алып барырмын!"

  • 44. "Ий, әтием! Шайтанга гыйбадәт кылма! Хакыйкатьтә, шайтан Шәфкатьлегә карата карышучы бит!"

  • 45. "Ий, әтием! Сиңа Шәфкатьледән газап кагылыр дип куркамын һәм син шайтанга дус булырсың!»"

  • 46. "Ул: «Син әллә иләһләремнән баш тартасыңмы, ий, Ибраһим? Әгәр син туктамасаң, мин сине, әлбәттә, нык итеп орышырмын! Озакка янымнан китеп бар!» - диде."

  • 47. Ул әйтте: «Сәлам сиңа! Мин Раббымнан синең өчен ярлыкау сорармын! Ул миңа карата шәфкатьле бит!

  • 48. "Һәм сездән дә һәм Аллаһтан башка ялварган нәрсәләрегездән аерылып китәм. Һәм Раббыма мин ялварырмын. Ихтимал ки, мин Раббыма ялваруда бәхетсез булмамын!»"

  • 49. "Һәм ул алардан һәм алар Аллаһтан башка ялварган нәрсәләрдән аерылып киткәч, Без аны Исхак һәм Йагъкуб белән бүләкләдек."

  • 50. "Һәм Без аларга мәрхәмәтебездән бүләк иттек, һәм аларга раслык телен югары иттек."

  • 51. "Һәм китапта Мусаны искә төшер. Хакыйкатьтә, ул ихлас күңелле иде һәм рәсүл, пәйгамбәр булды."

  • 52. "Һәм Без аны тауның уң ягыннан эндәшеп чакырдык, һәм Без аны яшерен сөйләшер өчен якынайттык."

  • 53. Һәм Без аңа мәрхәмәтебездән пәйгамбәр итеп туганы

  • 54. "Һәм китапта Исмәгыйльне искә төшер. Хакыйкатьтә, ул вәгъдәсендә торучы булды һәм рәсүл, пәйгамбәр булды."

  • 55. "Һәм ул әһелләрен намазга һәм зәкәткә әмер итте, һәм ул Раббысыннан ризалыкка ирешүче булды."

  • 56. "Һәм китапта Идрисне искә төшер. Хакыйкатьтә, ул гаять рас сүзле, пәйгамбәр булды."

  • 57. Һәм Без аны югары урынга күтәрдек.

  • 58. "Болар — Аллаһ үзләрен нигъмәтләгән Адәм нәселеннән һәм Без Нух белән йөрткәннәрдән, һәм Ибраһим вә Исраил нәселеннән, һәм Без туры юлдан алып барганнар, һәм Без сайлап алганнардан булучы пәйгамбәрләрдән. Әгәр аларга Шәфкатьле нең аятьләре укылса, алар сәждә кылып һәм елап йөзтүбән егылалар."

  • 59. "Һәм алардан соң намазны харап итүчеләр һәм шәһвәтләргә иярүчеләр алмашка килделәр, һәм алар һәлакәткә эләгәчәкләр."

  • 60. "Тәүбә кылган һәм иман китереп инанган һәм игелек эшләгәннәрдән башка. Болар җәннәткә керәчәкләр һәм бернәрсә белән дә рәнҗетелмәсләр,"

  • 61. "яшерен килеш колларына Шәфкатьле вәгъдә иткән мәнгелек бакчаларына. Хакыйкатьтә, Аның вәгъдәсе үтәлә торган!"

  • 62. "Анда алар ләгу ишетмәсләр, тик «Сәлам» генә. Анда — аларга иртән дә, кичен дә — ризыклары."

  • 63. Бу — колдарыбыздан тәкъва булганнарына Без мирас итеп бирә торган җәннәт.

  • 64. "Һәм Без Раббыбызның әмере булмыйча иңмибез. Безнең алдыбыздагы да, артыбыздагы да һәм арасындагы да — Аныкы! һәм Раббың онытучан да булмады!"

  • 65. "Күкләр һәм җирнең һәм аларның икесе ара-сындагының Раббысы, һәм Аңа гыйбадәт кыл, һәм Аңа гыйбадәт кылуда сабыр бул! Аңа адаш булганны беләсеңме әллә?"

  • 66. Һәм кеше: «Әллә мин үлгәч тере булып чыгарылырмынмы?» — дип әйтә.

  • 67. Кеше әллә исенә төшермиме: Без аны юктан бар итеп яраттык һәм ул бернәрсә дә түгел иде!

  • 68. "Һәм Раббың белән ант итәм, Без, әлбәттә, аларны һәм шайтаннарны җыярбыз һәм моннан соң аларны җәһәннәм тирәсендә тезләндереп куярбыз."

  • 69. "Моннан соң Без, әлбәттә, һәр фиркадән Шәфкатьлегә каршы иң нык каршы булучыларны тартып чыгарырбыз."

  • 70. "Моннан соң Без, әлбәттә, кем анда кереп янарга лаеклылар икәнен бик яхшы беләбез бит!"

  • 71. Сезнең арагыздан аңа керми калмаучы булмас. Раббыңа бу хәл ителгән карар булды инде.

  • 72. Моннан соң Без тәкъва булганнарны коткарачакбыз һәм залимнәрне анда тезләндереп калдырырбыз.

  • 73. "Һәм әгәр аларга Безнең аятьләребез ачык аңлаешлы укылса, кәфер булганнар иман китереп инанучыларга: «Ике фирканең кайсысы тору урыны белән хәерлерәк һәм җәмәгате белән яхшырак?» — дип әйтәләр."

  • 74. "Аларга кадәр Без күпме буыннарны һәлак иттек, алар мал ягыннан да һәм күренеш ягыннан да күркәмлерәк иделәр."

  • 75. "Әйт: «Кем адашуда булса — аңа Шәфкатьле чиген озайтсын әле!» Үзләренә вәгъдә иткәнне күргәч, урын ягыннан кем начар икәнен һәм гаскәр илә кем көчсезрәк икәнен белерләр."

  • 76. "Һәм туры юлдан баручыларга Аллаһ җитәкчелекне арттырыр. Мәңге калучы игелекләр Раббыңда савабы белән дә хәерле, әҗере белән дә хәерле."

  • 77. "Безнең аятьләребезгә кәфер булып һәм: «Әлбәттә, миңа мал да, бала да китерелеп бирелер», — дип әйтүчене син күрдеңме?"

  • 78. Әллә ул яшеренне белдеме яки Шәфкатьледән килешү алдымы?

  • 79. Юк әле! Без ул әйткәнне язып куярбыз һәм газапны аңа озакка сузарбыз.

  • 80. Без ул әйткәнне аннан мирас итеп алырбыз һәм ул Безгә ялгыз килеш килер.

  • 81. Үзләренә гыйззәт булсын дип алар Аллаһтан башка иләһләрне булдырдылар.

  • 82. Юк әле! Аларның табынуларын алар кире кагарлар һәм аларга каршы булырлар.

  • 83. "Әллә Без шайтаннарны кәферләргә каршы булып, аларны ныклап котыртсыннар дип җибәргәнне син күрмәдеңме?"

  • 84. "Һәм аларга каршы ашыкма әле. Хаклыкта, Без аларны сан белән саныйбыз."

  • 85. "Тәкъвалык ияләрен Без Шәфкатьлегә таба тантаналы рәвештә җыйган көнне,"

  • 86. "һәм гөнаһкәрләрне җәһәннәмгә таба, сусаганнарны су эчерә торган урынга куган кебек."

  • 87. Шәфкатьле белән килешү булганнан башкалар шәфкатькә ирешмәсләр.

  • 88. "Һәм алар: «Шәфкатьле Үзенә бала алды», — дип әйтәләр."

  • 89. Сез бик җирәнгеч эш кылдыгыз.

  • 90. "Күкләр моннан җимерелергә, җир ярылырга һәм таулар туфрак булырга якын тордылар,"

  • 91. аларның Шәфкатьлегә баланы такканыннан.

  • 92. Шәфкатьле исә Үзенә бала алырга тиеш түгел.

  • 93. Һәркем күкләрдә һәм җирдә булучы Шәфкатьле янына кол буларак кына килә.

  • 94. Һәм Ул аларны исәпкә алды һәм сан белән санады.

  • 95. Һәм аларның һәркайсысы Аңа кыямәт көнендә берәмләп килер.

  • 96. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә Шәфкатьле мәхәббәт бирәчәк."

  • 97. "Һәм, хаклыкта, аның белән тәкъвалык ияләрен сөендерер өчен һәм аның белән кире беткәннәрне үгетләр өчен Без аны синең телеңдә җиңеләйттек."

  • 98. Аларга кадәр күпме буынны Без һәлак иткән идек. Син аларның берсен генә булса да тоясыңмы яки алардан кыштырдау тавышын ишетәсеңме?

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo