97. әл-Кадер - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Без аны тәкъдирләү төнендә иңдердек."
- 2. Тәкъдирләү төне ни икәнлеген сиңа нәрсә аңлатыр икән?
- 3. "Тәкъдирләү төне, мең айдан да хәерлерәктер. "
- 4. Анда фәрештәләр илә рух Раббыларының изен-рөхсәте белән һәр әмер өчен төшәрләр.
- 5. Ул — таң җиткәнчегә кадәр иминлек.