6. әл-Әнъгам - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән ... Күкләр һәм җирне бар итеп яратучы һәм караңгылык белән яктылык булдыручы Аллаһка дан! Моннан соң кәфер булучылар үз Раббыларына тинләштерәләр."
- 2. "Ул шулдыр ки — кем сезне балчыктан яраткан, аннан соң әҗәлен куйган. Билгеләнгән әҗәл — Анда. Моннан соң сез шикләнәсез!"
- 3. "Ул — күкләрдә һәм җирдә Аллаһ. Ул сезнен серегезне дә, ачык булганын да белеп тора һәм кәсеп иткәнегезне дә белеп тора."
- 4. "Раббыларының аятьләреннән нинди генә аять аларга килсә дә, алар аннан борылдылар."
- 5. "Аларга хаклык килгәч, алар аны ялганга чыгардылар. Мыскыл иткәннәре турында үзләренә хәбәрләр килеп җитәр әле!"
- 6. "Күрмәделәрмени алар, үзләренә кадәр күпме буыннарны Без һәлак иттек бит. Сезгә караганда да ныграк итеп Без аларны җир йөзендә ныгыттык, аларга мул яңгырлар белән күкне җибәрдек, һәм аларда елгаларны ага торган иттек, соңыннан исә гөнаһлары өчен аларны һәлак иттек һәм алардан соң икенче буынны бар кылдык."
- 7. "Әгәр Без сиңа китапны ачып куйган төргәктә иңдергән булсак, алар аны куллары белән капшап карарлар иде һәм, әлбәттә, кәфер булучылар: «Бу ачык сихер генә бит!» — диячәкләр."