96. әл-Гъаләкъ - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Юктан бар итеп яратучы Раббың исеме белән укы!"
- 2. Ул кешене укмашкан кан тамчысыннан яратты.
- 3. "Укы, өйрән! Һәм Раббың хуш күңелле бит!"
- 4. Ул каләм белән өйрәтүче.
- 5. Ул кешегә белмәгән нәрсәне өйрәтте.
- 6. "Юк әле! Кеше, хакыйкатьтә, азадыр,"
- 7. әгәр үзен баеган дип күрсә.
- 8. "Хакыйкатьтә, Раббыңа кире кайтасы бар бит."
- 9. Син тыючыны күрдеңме
- 10. бәндәнең намаз укыганында?
- 11. "Аның туры юлда булуын күрдеңме,"
- 12. һәм тәкъвалыкка әмер иткәненме?
- 13. Син аның ялганда гаепләвен һәм йөзен борганын күрдеңме?
- 14. Белмимени ул Аллаһ күргәнне?
- 15. "Юк әле! Әгәр ул туктамаса, Без аны маңгай чәченнән эләктерербез,"
- 16. ялган һәм гөнаһлы маңгай чәченнән.
- 17. "Чакырсын, әйдә, үз яклыларын."
- 18. "Һәм Без дә сакчыларны чакырырбыз,"
- 19. "Юк әле! Аңа буйсынма, һәм сәждә кыл, һәм якынай!"