әл-Хиҗер - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм ра. Бу — китапның һәм ачык Коръәннең аятьләре."
-
2. "Кәфер булучылар, ихтимал, мөселман булырга теләрләр."
-
3. "Ташла син аларны, ашасыннар һәм рәхәтләнсеннәр, һәм аларны өмет читкә юнәлдерә, һәм алар беләчәкләр әле!"
-
4. Без үзенә язма булмаган бер карьяне дә һәлак итмәдек.
-
5. Һичбер өммәт тә үзенең әҗәлен ашыктырмас та һәм алар кичектермәсләр дә.
-
6. "Һәм алар: «Ий, үзеңә искә төшерү индерелүче! Син, хакыйкатьтә, мәҗнүн!» — дип әйттеләр."
-
7. "«Әгәр син дөрес сөйләүче булсаң, ни өчен фәрештәләр белән безгә килмисең?»"
-
8. "Без фәрештәләрне хаксыз җибәрмибез, һәм алар ул вакытта кичектерелгәннәрдән булмаслар!"
-
9. Без бит искә төшерүне иңдердек һәм Без аны саклыйбыз да!
-
10. Сиңа кадәр дә Без әүвәлге фиркаләргә җибәрдек.
-
11. "Аларга килгән рәсүл булмады, алар аны мыскыл итеп калдырмыйча!"
-
12. Гөнаһкәрләрнең кальб-күңелләренә менә шулай Без салабыз!
-
13. "Алар аңа иман китерми, әүвәлгеләрнең исә гореф-гадәтләре үтте инде."
-
14. "Әгәр Без аларга күк капкасын ачсак һәм алар анда күтәрелә башласалар,"
-
15. "әлбәттә, алар әйтерләр иде: «Хаклыкта, безнең күз карашларыбыз исерде һәм без — сихерләнгән кавем!»"
-
16. Без күктә йолдызлыклар ясадык һәм караучылар өчен ал арны бизәкләдек.
-
17. Һәм Без аларны ташлар белән атылган һәр шайтаннан сакладык.
-
18. "Әгәр берсе яшеренеп кенә тыңласа, аның ар-тыннан ачык йолдыз иярер."
-
19. "Һәм Без җирне җәеп куйдык, аның өстендә нык торучыларны салдык һәм аның өстендә һәртөрле нәрсәләрне билгеле үлчәүдә үстереп чыгардык."
-
20. Анда сезгә һәм сез ризыкландырмый торганнарга азык-төлек булдырдык.
-
21. "Бездә хәзинәләре булмаган һич бернәрсә юк, һәм Без аны мәгълүм микъдарда гына бирәбез."
-
22. "Һәм без серкәләндерә торган җилләрне җибәрдек, күктән су төшердек һәм аның белән сезне эчердек, әмма сез аны саклаучы түгелсез."
-
23. "Без бит, әлбәттә, терелтәбез һәм үтерәбез, һәм Без— варис булучылар."
-
24. "Без сездән алга киткәннәрне дә, артта калганнарны да белдек,"
-
25. "һәм, хакыйкатьтә, Раббың аларны җыяр. Хакыйкатьтә, Ул—хикмәт, гыйлем иясе!"
-
26. "Һәм Без кешене яңгырап торганнан, сурәткә китерелгән балчыктан яраттык!"
-
27. Һәм җеннәр... Без аларны элегрәк кайнар уттан яраттык.
-
28. "Менә Раббың фәрештәләргә әйтте: «Мин яңгырап торганнан, сурәткә китерелгән балчыктан кеше ясыйм,"
-
29. "Мин аны тигезләгәч һәм Үземнең рухымнан өргәч, аңа сәҗдә кылып йөзтүбән егылыгыз!»"
-
30. "Һәм фәрештәләр барысы да тулысынча сәҗдә кылды,"
-
31. иблистән башка. Ул сәҗдә кылучылар белән булудан баш тартты.
-
32. "Ул: «Ий, иблис! Нәрсә булды сиңа, сәҗдә кылучылар белән бергә булмадың?» — диде."
-
33. "Ул: «Син яңгырап торганнан, сурәткә керткән балчыктан яраткан кешегә мин һич сәҗдә кылучы бул-маячакмын», — диде."
-
34. Ул әйтте: «Моннан чыгып кит! Син — ташлар белән атыла торган!
-
35. "Һәм, хакыйкатьтә, кыямәт көненә кадәр сиңа ләгънәт!»"
-
36. "Ул: «Раббым! Алар куптарылачак көнгә кадәр миңа кичектер», — диде."
-
37. "Ул әйтте: «Хакыйкатьтә, син — кичектерелгәннәрдән —"
-
38. мәгълүм вакытның көненә кадәр».
-
39. "Ул әйтте: «Раббым! Син мине яздырган өчен мин аларга җир йөзендәге булган нәрсәләрне бизәкләп күрсәтермен һәм барысын да яздырырмын,"
-
40. колларыңның ихлас күңеллеләреннән башкасын».
-
41. "Ул әйтте: «Бу — Минем өчен туры юл,"
-
42. "хакыйкатьтә, Минем колларым — юлдан язып сиңа ияргәннәрдән башка, сиңа алар өстеннән хакимлек итү булмас."
-
43. "Һәм, хакыйкатьтә, җәһәннәм — барысы өчен дә билгеләнгән урын!"
-
44. "Аның җиде капкасы бар, һәм һәр капкасы өчен аерым бүлек."
-
45. "Хакыйкатьтә, тәкъвалык ияләре бакчалар һәм чишмәләр арасында:"
-
46. "«Аңа иминлектә керегез, тынычлык белән!»"
-
47. "Аларның күкрәкләрендә булган явызлыкны Без алып ташладык, туганнар булып алар сәке-түшәкләрдә капма-каршы утыралар."
-
48. Аларга анда авырлык кагылмас һәм алар аннан чыгарылмаслар.
-
49. "Минем колларыма хәбәр ит, Мин, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле,"
-
50. Һәм Минем газабым — ул үзәк өзгеч газап!
-
51. Һәм аларга Ибраһимның кунаклары турында хәбәр ит.
-
52. "Алар аңа кергәч: «Сәлам!» — диделәр һәм ул: «Хакыйкатьтә, без сездән куркабыз», — диде."
-
53. "Алар: «Курыкма, без сине белемле угыл белән сөендерәбез»,— диделәр."
-
54. "Ул: «Сез мине сөендерәчәксезмени, миңа картлык килде бит инде. Нәрсә белән сөендерәчәксез соң?» — диде."
-
55. "Алар: «Без сине хаклык белән сөендерәчәкбез, өметсезлеккә төшүчеләрдән булма син!» — диделәр."
-
56. Ул: «Аның рәхмәтеннән адашучылардан башка кем өметсезлеккә төшүче булсын икән?» — диде.
-
57. "һәм ул: «Ий, рәсүлләр! Сезнең эшегез нәрсәдә?» — диде."
-
58. "Алар әйтте: «Без гөнаһкәр кавемгә җибәрелдек,"
-
59. "Лутның әһелләреннән башка, без аларның барысын да коткарачакбыз,"
-
60. "аның хатыныннан башка, без ул хатынны артта калучылардан булдырырга булдык»."
-
61. "Менә рәсүлләр Лут әһелләренә килгәч,"
-
62. "ул: «Хакыйкатьтә, сез таныш булмаган кавем»,- диде."
-
63. "Алар әйтте: «Әйе! Без сиңа алар шик тота торган нәрсә белән килдек,"
-
64. "Һәм без сиңа хаклык белән килдек, һәм, хакыйкатьтә, без — дөрес сөйләүчеләрдән!"
-
65. "Үзеңнең әһелләрең белән төннең бер өлешендә чык, алар артыннан ияр, сездән беркем дә артына әйләнеп карамасын, сезгә кая кушылган икән — шуңа таба барыгыз»."
-
66. "Һәм Без бу әмерне, аңа боларның артлары иртәнгегә киселгән булыр дип, карар кылдык."
-
67. Һәм шәһәр кешеләре шатланышып килделәр.
-
68. "Ул әйтте: «Болар — минем кунакларым, мине хурламагыз."
-
69. "Һәм Аллаһтан куркыгыз, мине оятка калдырмагыз!»"
-
70. Алар: «Әллә без сине галәмнәрдән тыймадыкмы?» — диделәр.
-
71. "Ул: «Әгәр фигыль кыла торган булсагыз, менә — минем кызларым», — диде."
-
72. Синең гомерең белән ант итәм! Алар үзләренең исерүләрендә сукыр килеш йөриләр.
-
73. Һәм кояш чыгу белән аларны каты тавыш тотты.
-
74. Без аның өстен аска әйләндердек һәм аларга балчыктан ясалган ташларны яңгыр итеп яудырдык.
-
75. "Хакыйкатьтә, ишарәләргә караучыларга монда аятьләр бар!"
-
76. "Һәм, хакыйкатьтә, ул — торып калучы юлда."
-
77. "Иман китереп инанганнарга монда, хакыйкатьтә, аять бар."
-
78. "Һәм әл-Әйкәдә яшәүчеләр, хакыйкатьтә, залим нәрдән булды!"
-
79. "Без алардан үч алдык, һәм икесе дә — ачык юлда."
-
80. Менә әл-Хиҗердә яшәүчеләр рәсүлләрне алдакчы итеп санадылар.
-
81. "Без аларга Үзебезнең аятьләребезне китердек, алар ул аятьләрдән йөз бора торган булдылар"
-
82. Һәм алар иминлектә тауларда өйләр уеп ясадылар.
-
83. Аларны таң вакытында каты тавыш тотты.
-
84. Аларның кәсеп иткәннәре аларны коткармады.
-
85. "Һәм Без күкләрне, һәм җирне, һәм алар арасындагы нәрсәләрне, хаклык белән генә яраттык, һәм сәгате, әлбәттә, киләчәк. Күркәм кичерү белән кичер."
-
86. "Хакыйкатьтә, Раббың — яратучы, гыйлем иясе!"
-
87. Һәм Без сиңа җиде кабатлана торганны һәм бөек Коръәнне китереп бирдек.
-
88. "Аларның ишләренә вакытлы файдалану өчен Без биргән нәрсәләргә сузылып күзләреңне салма һәм алар өчен кайгырма да, иман китереп инанганнар алдында канатыңны түбән төшер."
-
89. "«Хакыйкатьтә, мин ачык үгетләүче генә бит», — дип әйт."
-
90. Ничек иңдердек Без бүлүчеләргә.
-
91. Коръәнне кисәкләргә әйләндерүчеләргә.
-
92. "Һәм менә Раббың белән ант итәмен, Без аларның барысыннан да, әлбәттә, сораячакбыз,"
-
93. алар кылганнары турында!
-
94. Сиңа кушылганча ачык килеш өндә һәм мөш рикләрдән борыл!
-
95. "Без сине үзеңнән көлүчеләрдән коткардык,"
-
96. "Аллаһ белән башка иләһ булдырганнардан, һәм алар соңыннан беләчәкләр әле!"
-
97. һәм аларның әйткәннәреннән синең күкрәк түре кысылганын Без беләбез инде.
-
98. "Раббыңны мактау белән данла һәм сәҗдә кылучылардан бул,"
-
99. шиксезлек килеп җиткәнгә кадәр Раббыңа гыйбадәт кыл!
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс