31. "Мәңгелек бакчалары, алар анда керерләр, алар-ның астында елгалар агып торалар, аларга анда — теләгән нәрсәләре. Тәкъваларга Аллаһ менә шулай җәза бирә,"
33. "Әллә алар фәрештәләр килгәнне яки аларга Аллаһның әмере килгәнне көтәләрме? Аларга кадәр булганнар да шулай эшләделәр. Аллаһ аларны җәберләмәде, ләкин алар үз-үзләрен рәнҗеттеләр."
35. "Һәм Аңа тиңдәш тоткан кешеләр: «Әгәр Аллаһ теләсә, без Аннан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмас идек, — без дә һәм аталарыбыз да, Аннан башка һич бернәрсәне хәрам итмәс идек», — дип әйттеләр. Аларга кадәр булганнар да шулай эшләделәр. Рәсүлләргә ачык итеп җиткерүдән башка нәрсә бармы?"
36. Һәм Без һәр өммәткә рәсүл җибәрдек: «Ал-лаһка гыйбадәт кылыгыз һәм Тагуттан читтә булыгыз!» Алар арасында Аллаһ туры юлга күндергәннәр дә булды һәм адашуга дучар булганнар да булды. Җир йөзендә йөрегез һәм ялган итеп исәпләүчеләрнең ахыры нинди булганын карагыз!
37. "Әгәр син аларга туры юлны хирыслы булып теләсәң дә, Аллаһ юлдан яздырганны күндерми бит һәм аларга ярдәмчеләр юк!"
41. "Золым күргәннән соң Аллаһ хакы өчен күчеп киткән кешеләр, — Без аларны бу дөньяда да яхшы урнаштырырбыз, әхыйрәт көненең әҗере исә зуррак, әгәр алар белсәләр иде,"
102. "«Иман китереп инанганнарны ныгытыр өчен мөселманнарга туры юл һәм сөенеч хәбәре итеп аны хаклык белән Раббыңнан изге рух иңдерде», — дип әйт."
103. "Һәм Без аларның: «Аны кеше генә өйрәтә бит», — дигәннәрен дә беләбез. Алар күрсәткәннең теле чит тел, бу исә ачык гарәп теле бит."
104. "Хакыйкатьтә, Аллаһның аятьләренә иман китермәгәннәрне Аллаһ туры юлга күндермәс, һәм аларга үзәк өзгеч газап!"
105. Аллаһның аятьләренә иман китермәгәннәр бары ялганны гына уйлап чыгаралар һәм алар ял ганчылар!
106. "Кем иман китерүеннән соң Аллаһка карата көферлек кыла икән, үзе мәҗбүр булып, кальбе иман белән тулып тынычланганнан башка... Ләкин кем булса да күкрәк түрен кәферлеккә ачып җибәрсә — аларга Аллаһның ачуы булыр, һәм алар га — бөек газап!"
107. "Бу— әхыйрәткә караганда дөнья тереклеген ныграк яратканнары өчен, һәм Аллаһ, хакыйкатьтә, кәферләр кавемен туры юлга күндермәгәнлектән."
108. "Болар— Аллаһ кальб-күңелләренә һәм колакларына, һәм күзләренә мөһер сукканнардан, һәм алар — гафилләр."
109. "Һичшиксез, алар әхыйрәттә зыян күрүчеләр!"
110. "Шуннан соң Раббың, фетнәләреннән соң йорт-җирләрен ташлап китеп көрәшүчеләргә һәм сабыр булганнарга, хакыйкатьтә, Раббың моның соңыннан ярлыкаучы, рәхимле!"