logo HARUN YAHYA

әл-Каләм - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Нун. Каләм һәм яза торган нәрсә белән ант итәмен."
  • 2. Раббының нигъмәте илә син шашкан түгел бит.
  • 3. "Һәм, хакыйкатьтә, сиңа бетмәс, чиксез әҗердер. "
  • 4. "Һәм, хакыйкатьтә, син иң күркәм холыклыдыр. "
  • 5. "Һәм син күрерсең әле, алар да күрерләр әле, "
  • 6. кайсыгыз шашкан икәнлеген.
  • 7. "Хакыйкатьтә, Аллаһ үз юлыннан саташып тайпылганны да тугры юлда торучыларны да бик яхшы иттереп беләдер."
  • 8. Хаклыкны юкка чыгаручыларга итагать кылма.
  • 9. "Йомшаграк булуыңны телиләр алар, үзләре дә йомшаграк булырлар иде."
  • 10. "Төрле ант итәргә яратучыга, җирәнгечкә,"
  • 11. "хурлаучыга, гайбәт таратып йөрүчегә,"
  • 12. "яхшылыкка каршы төшүчегә, дошман булучыга, гөнаһчыга,"
  • 13. "тупас булучыга, ялган исем белән йөрүчегә итагать кылма!"
  • 14. Хәтта маллы һәм бала-чагалы булса да!
  • 15. "Безнең аятьләребез аңа ирештерелсә дә ул: «Борынгыларның сафсаталары гына», — дип әйтәдер. "
  • 16. Без аның борынына тамга салырбыз.
  • 17. "Хакыйкатьтә, иртәнге вакытта җимешләр җыячакбыз дип әйтүче бакча ияләрен сынаган шикелле аларны да Без сынадык инде,"
  • 18. ләкин өстәп әйтмәделәр.
  • 19. Һәм алар йоклаган вакытта Раббыңнан әйләнеп йөрүче әйләнеп чыкты.
  • 20. Һәм иртәгесен бакча кисеп ташланган иде.
  • 21. "Иртә җиткәч, алар аваз бирештеләр:"
  • 22. "«Бакчагызга җимешләр җыярга барыйк», — дип."
  • 23. "Алар юл тоттылар, әкрен генә сөйләшкәләп:"
  • 24. «Бүген сезнең яныгызга хәерче кермәсен!» — дип.
  • 25. Иртәгесен беркемне дә кертмәс ният белән киттеләр.
  • 26. "Аны күргәч исә: «Хакыйкатьтә, без саташтык кебек»,—диделәр."
  • 27. «Без мәхрүм калдык ич!» — диделәр.
  • 28. Аларның уртанчысы: «Мин сезгә тәсбих әйтеп мактарга кирәк дип әйтмәгән идеммени?» — диде.
  • 29. "Алар: «Йә Раббыбыз, барча данлык илә үзеңне мактыйбыз. Хакыйкатьтә, залимнәр булдык!»"
  • 30. Шулай бер-берсен үрти башладылар.
  • 31. "«Үкенеч безгә! Хакыйкатьтә, без азгын булдык»."
  • 32. "«Бәлки, Раббыбыз үзебезгә аннан хәерлерәк, яхшырак булганын бирер әле. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга юнәләбез»."
  • 33. "Менә газап шулай буладыр. Әхыйрәт газабы исә моннан да артыграк. Әй, белсәләр иде алар!"
  • 34. "Тәкъваларга исә, хакыйкатьтә, Аллаһтан нигъмәтлек бакчалары!"
  • 35. Үзләрен Аллаһка тапшыручыларны гөнаһлылар белән булдырыйкмыни?
  • 36. Нәрсә булды үзегезгә? Ничек хөкем кыласыз?
  • 37. Әллә үзегездә өйрәнердәй китап бармы?
  • 38. Анда үзегез хәерле итеп санаган нәрсәләрдер.
  • 39. Юкса сезнең кыямәт көненә кадәр бара торган антларыгыз бармы әллә? Нинди хөкем чыгарсагыз да — үзегезгәдер.
  • 40. "Сора алардан, моны кем исбатлый ала икән?"
  • 41. "Әллә аларның ширекләре бармы? Инде туры сүзле булсалар, ширекләрен алып китерсеннәр."
  • 42. "Ул көнне, чыдарлык хәлләре калмагач, сәҗдә кылырга өндәрләр аларны, ләкин хәлләреннән килмәс."
  • 43. "Күз карашлары аска карар, дәрәҗәләре төшәр. Аларны моңа кадәр сәҗдә кылырга өндәгәннәр иде инде, һәм алар сау-сәламәтләр иде."
  • 44. "Бу сүзне ялган итеп санаучылар белән бергәләп Үземне калдыр. Без аларны тора-бара актарып чыгарырбыз, хәтта алар белмәсләр дә."
  • 45. "Мин аларга кичектереп торырмын, хакыйкатьтә. Минем хәйләм көчледер."
  • 46. "Бурыч белән авырсынып тора алар, син алардан әҗер сорыйсыңмы?"
  • 47. "Әллә аларга яшерен бар булып, алар аны язып яталармы?"
  • 48. Раббыңның хөкеменә сабыр 6ул! Һәм балык юлдашы кебек булма! Ул кайгыга чумган вакытта ялварды.
  • 49. "Әгәр Раббысыннан нигъмәт тимәгән булса, ул чүлле яр буена атып бәрелгән булыр иде һәм шелтәләнгән булыр иде."
  • 50. Раббысы исә үзен сайлап алды һәм аны изге күңеллеләргә әйләндерде.
  • 51. "Хакыйкатьтә, кәферләр сине күз карашлары белән атып бәрергә хәзер торалар. Зикерне ишеткән саен: «Хакыйкатьтә, ул акылыннан язган», — дип әйтәләр."
  • 52. Ләкин бу галәмнәргә үгет-нәсыйхәттән башка бернәрсә дә түгелдер.
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс