27. ән-Нәмел - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән ... Та син. Бу — Коръәннең һәм аңлаешлы китапның аятьләре,"
- 2. "иман китереп инанучыларны тугры юлдан алып баручы һәм шатлыклы хәбәр,"
- 3. "намаз үтәүчеләргә, зәкәт бирүчеләргә һәм әхый-рәткә инанучыларга."
- 4. "Хакыйкатьтә, әхыйрәткә иман китермәгәннәргә Без аларның гамәлләрен зиннәтләдек һәм алар сукыр килеш каңгырап йөриләр."
- 5. Аларга начар газап һәм алар әхыйрәттә олы зарар күрүчеләр.
- 6. "Һәм, хакыйкатьтә, син Коръәнне хикмәт һәм гыйлем иясе тарафыннан хасил итәсең!"
- 7. "Менә Муса әһелләренә: «Мин ерактан ут күрдем, мин аннан сезгә хәбәр алып килермен яки утлы кисәү алып килермен. Шаять, сез җылынырсыз», — дип әйтте. "
- 8. "Ул аның янына килеп җиткәч: «Ут эчендә булган һәм аның тирәсендә булганга бәрәкәт, һәм галәмнәр Раббысы Аллаһка дан!» — диелде."
- 9. "«Ий, Муса, хакыйкатьтә, Мин — Аллаһ, гыйззәт, хикмәт иясе!"
- 10. "Һәм таягыңны ташла!» Таякның елан кебек уралганын күргәч, артка борылды һәм кире килмәде. «Ий, Муса, курыкма! Җибәрелгәннәр Миннән курыкмый бит!"
- 11. "Әгәр берәү золым кылса, моннан соң яманлыкны яхшылык белән алыштырса, Мин ярлыкаучы, рәхимле бит!"
- 12. "һәм кулларыңны куеныңа тык, ул зыянсыз ап-ак булып чыгар, фиргавенгә һәм аның кавеменә тугыз аять арасыннан булыр. Алар азгыннар кавеменнән булдылар»."
- 13. "Безнең аятьләребез аларга ачыклаучы булып килгәч, алар: «Бу — ачык сихер», — дип әйттеләр!"
- 14. Хак икәнлеккә күңелләреннән ышансалар да явызлыктан һәм тәкәбберлектән аларны кире кагалар. Бозыклык таратканнарның азагы ничек булганын кара әле!
- 15. Без Дауд белән Сүләйманга белем бирдек. Алар икесе дә: «Иман китереп инанган күп колларыңнан безгә өстенлек биргән Аллаһка мактау!» — диделәр.
- 16. "Һәм Сүләйман Даудның варисы булды һәм: «Ий, кешеләр! Безгә кошлар теле өйрәтелде һәм безгә барлык нәрсә бирелде. Хакыйкатьтә, бу — ачык өстенлек!» — диде. "
- 17. "Һәм җеннәрдән, һәм кешеләрдән, һәм кошлардан булган Сүләйман гаскәриләре аның янына җыелды, һәм алар бүленеп җибәрелделәр."
- 18. "Алар кырмыскалар үзәнлегенә килеп җиткәч, бер ана кырмыска: «Ий, кырмыскалар! Ояларыгызга кереп китегез! Сезне Сүләйман һәм аның гаскәриләре сизмичә таптап китә күрмәсен», — диде."
- 19. "Аның сүзеннән елмаеп ул көлде һәм: «Раб бым! Миңа һәм минем ата-аналарыма биргән нигъмәтең өчен шөкер кылуны минем күңелемә сал, һәм Син разый булырдай игелекле эшләр эшләргә, һәм рәхмәтең белән мине изге күңелле колларын арасына кертеп җибәр!» — диде."
- 20. "Һәм ул кошларны эзли башлады, һәм: «Нәрсә булды миңа? Ни өчен һөдһөдне күрмим? Әллә ул юк булдымы?» — дип әйтте."
- 21. "«Әлбәттә, Мин аны каты газап белән газаплармын, яки аны суярмын, яки ул миңа ачык дәлил белән килеп җитәр»."
- 22. Ул озак тормады һәм әйтте: «Мин син белмәгәнне белдем һәм сиңа Сәбәдән дөрес хәбәр белән килдем.
- 23. "Мин аларда падишаһлык итүче хатынны таптым, аңа бөтөн нәрсә бирелгән һәм аның бөек тәхете бар."
- 24. "Мин аны да, аның кавемен дә Аллаһтан башка кояшка сәҗдә кылучылар итеп таптым, һәм аларның гамәлләрен шайтан бизәп күрсәткән һәм аларны туры юлдан адаштырган, һәм алар туры юлдан бармыйлар,"
- 25. "күкләрдә һәм җирдә яшеренгәнне чыгаручы, сез яшергән һәм ачык кылганнарны белеп торучы Аллаһка сәҗдә кылмас өчен."
- 26. "Аллаһ! Аннан, бөек гареш Раббысыннан башка иләһ юк!»"
- 27. "Ул: «Без карарбыз әле, син дөресен сөйлисеңме, әллә син ялганчымы?» — дип әйтте."
- 28. "«Менә минем шушы язмам белән бар һәм аларга ташла, һәм алар яныннан кит, һәм карап тор: алар нинди җавап бирерләр икән!»"
- 29. "Ул хатын әйтте: «Ий, түрәләр! Миңа хөрмәтле язма ташланган."
- 30. "Ул Сүләйманнан бит, шәфкатьле һәм рәхимле Аллаһ исеме белән."
- 31. Минем алдымда олыланмагыз һәм миңа бирелеп килегез».
- 32. "Ул: «Ий, түрәләр! Минем эшемдә миңа карар бирегез, сез янымда булмый торып, мин эшне хәл итә алмыйм», — диде."
- 33. "Алар: «Без көч ияләре һәм олы гайрәт ияләре, хакимлек исә синдә, ни боерсаң да үзең кара», — диделәр."
- 34. "Ул: «Падишаһлар карьягә кергән вакытта аны җимерәләр һәм данлыклы кешеләрне кимсетәләр һәм алар шулай эшлиләр», — диде."
- 35. «Һәм мин аларга бүләк җибәрәмен һәм илчеләр нәрсә белән кайтканын карармын».
- 36. "Сүләйман янына килгәч, ул: «Сез миңа байлык белән ярдәм итәсезме? Аллаһ миңа биргән нәрсә сезгә биргән нәрсәдән хәерлерәк бит. Сез генә бүләгегезгә шатланасыз!» — диде."
- 37. "«Аларга кире кайт, без алар каршы тора алмаслык гаскәр белән килербез һәм, әлбәттә, аларны аннан хур итеп чыгарырбыз, һәм алар кимсетелгән булырлар»."
- 38. "Ул: «Ий, түрәләр! Алар миңа бирелеп килгәнче сезнең кайсыгыз аның тәхетен миңа китереп бирер?» — диде."
- 39. "Җеннәр арасыннан гыйфрит: «Син урыныңнан торганчы мин сиңа аны алып киләм. Мин моның өчен көчле һәм ышанычлы», — диде."
- 40. "Китаптан белеме булган берәү: «Синең күз карашың сиңа әйләнеп кайтканчы, мин аны сиңа алып киләм», — диде. Аның үз каршысында торганын күргәч, ул: «Бу — мин шөкер итәмме, әллә кәферлек кыламмы икәнен сынар өчен — Раббым ның фазылыннан, кем шөкер итсә, ул, хаклыкта, үзе өчен шөкер итә, кем кәфер булса инде, Раб бым — бай һәм юмарт», — диде."
- 41. "Ул: «Аның өчен тәхетен үзгәртегез, ул туры юлны табармы, әллә туры юлдан бармаучылардан булырмы икәнен күреп алырбыз!» — диде."
- 42. "Ул килгәч аңа: «Синең тәхетең шуның шикеллеме?»— диелде. Ул: «Бу — аның шикелле. Безгә белем моңа кадәр бирелгән иде, һәм без бирелүчеләр булдык», — дип әйтте."
- 43. "Аны Аллаһтан башка гыйбадәт кылган нәрсәсе читләштерде, хакыйкатьтә, ул кәферләр кавеменнән булды."
- 44. "Аңа: «Сарайга кер!» — диелде. Ул аны күргәч, аны су упкыны дип исәпләде һәм ул балтырларын ачып җибәрде. Ул: «Бу — саф пыяладан эшләгән шома сарай бит», — диде. Ул: «Раббым! Мин үз-үземне рәнҗеттем! Һәм мин Сүләйман белән бергә галәмнәр Раббысы Аллаһка бирелдем!» — диде."
- 45. Без сәмүдләргә аларның туганы Салихны җ-бәрдек: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз!» һәм менә алар — дошманлаша торган ике фирка.
- 46. "Ул: «Ий, кавемем! Ни өчен сез яхшылыктан элек яманлыкны ашыктырасыз? Нигә сезгә Аллаһтан ярлыкау сорамаска соң? Шаять, гафу ителер идегез», — диде."
- 47. "Алар: «Без синең һәм синең белән булган кеше турында кошларга карап юрадык», — диделәр. Ул: «Сезнең кошыгыз — Аллаһ каршында, үзегез исә сынала торган кавем», — диде."
- 48. "Һәм шәһәрдә, җир йөзендә бозыклык тарата торган тугыз кеше бар иде һәм алар игелек эшләмәделәр."
- 49. "Алар: «Бер-берегез каршында Аллаһ белән ант итегез, без исә аңа һәм аның әһелләренә һөҗүм итәрбез. Шуннан соң без аның яклаучысына: «Аның әһелләре һәлак булганда без шаһит булмадык һәм без, хакыйкатьтә, рас сөйләүчеләр дип әйтербез», — диделәр."
- 50. "Алар мәкер хәйләсе кордылар, һәм Без дә мәкерле хәйлә кордык, алар исә тоймадылар да!"
- 51. Кара әле! Аларның мәкер-хәйләләренең азагы ничек булды! Без аларны да һәм аларның кавемен дә — барысын да һәлак иттек.
- 52. "Менә аларның золымлык кылганнары өчен җимерелгән йортлары. Хакыйкатьтә, монда белүче кавемгә аять бар!"
- 53. Һәм Без иман китереп инанганнарны һәм тәкъва булганнарны коткардык.
- 54. Һәм Лутны да. Менә ул үз кавеменә: «Күрә торып фәхеш кылырсызмыни?» — диде.
- 55. "«Сез, хакыйкатьтә, хатыннар урынына ирләргә дәрт белән барырсызмыни? Әйе, сез җәһел булучы кавем!»"
- 56. "Аның кавеменең җавабы: «Үзегезнең карьягездән Лут гаиләсен чыгарыгыз, алар саф булырга теләгән кешеләр бит», — дип әйтүләре булды."
- 57. "Без аны һәм әһелләрен дә коткардык, хатыныннан башка, Без аны калучылардан иттек."
- 58. Һәм Без алар өстенә яңгыр яудырдык. Үгет-ләнгәннәрнең яңгыры бигрәк яман!
- 59. "Әйт: «Аллаһка мактау! Һәм Үзе сайлаган колларына сәлам! Аллаһ хәерлерәкме, әллә Аңа тиңдәш итеп тоткан нәрсәме?"
- 60. "Күкләрне һәм җирне яраткан, һәм сезгә күктән су иңдерүчеме — Без аның белән гүзәл бакчалар үстереп чыгардык, сез инде аның агачын да үстерә алмадыгыз! Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Әйе, алар читкә авышучы кавем!"
- 61. "Әллә җирне какшамас итүчеме, һәм аның араларында елгалар агызучымы, һәм аңа нык торучыларны булдыручымы, һәм ике диңгез арасында киртә ясаучымы? Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Әйе, аларның күбесе белми шул!"
- 62. "Аңа җәфа чигүче дога кылса, явызлыкны җибәреп, догасын кабул итүчеме? Һәм сезне җир йөзендә хәлифә булдыручымы? Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Сезнең искә алганыгыз аз бит."
- 63. Әллә сезне коры җир һәм диңгез караңгылыгында туры юлдан алып баручымы? Һәм сезгә Үзенең мәрхәмәте алдыннан сөенеч белән җиллә¬не җибәрүчеме? Аллаһ белән бергә башка иләһ бармыни? Алар тиңдәш тоткан нәрсәдән Аллаһ югарырак!
- 64. "Әллә башлап барлыкка китереп, шуннан аны кабатлаучымы, сезне күктән һәм җирдән ризыкландыручымы? Аллаһ белән бергә башка иләһ бармыни?» Әйт: «Әгәр сез рас сөйләүче булсагыз, дәлилегезне китерегез!»"
- 65. "Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә булганнар, Аллаһ-тан башка, гаиб нәрсәләрне белми һәм кайчан терелтеп чыгарылачакларын да белмиләр!»"
- 66. "Әйе, аларның белемнәре әхыйрәткә барып то-ашты. Әйе, алар аның турында шикләнә. Әйе, алар аннан сукырлар!"
- 67. "Һәм кәфер булганнар әйтте: «Без дә, аталарыбыз да туфрак булганнан соң, кабердән чыгарылырбызмыни?"
- 68. Бу элек безгә дә һәм аталарыбызга да вәгъдә ителгән иде. Бу — әүвәлгеләрнең әкияте генә!»
- 69. "«Барыгыз, җир йөзендә йөрегез һәм гөнаһкәрләрнең ахырлары ничек булганын күрегез!» — дип әйт."
- 70. "Һәм алар өчен борчылма, аларның мәкер- хәйләләреннән тарлыкка төшмә!"
- 71. "Алар: «Әгәр сез рас сөйләүчеләр икән, кайчан ул вәгъдә булачак соң?» — диләр."
- 72. "Әйт: «Ихтимал, сез ашыктырган нәрсәләрнең бәгъзеләре сезнең артыгыздан якын килә торгандыр инде!»."
- 73. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың кешеләргә фазыл иясе, ләкин аларның күбесе шөкер итми!"
- 74. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың аларның күкрәкләре нәрсә яшергәнен һәм нәрсәне ачык иткәннәрен белә!"
- 75. "Һәм күкләрдә дә, җирдә дә аңлаешлы китапта булмаган бер яшерен нәрсә дә юк."
- 76. "Хакыйкатьтә, бу Коръән Исраил балаларына алар низаглашкан нәрсәләрнең күпчелек өлешен хикәя итә."
- 77. "Һәм, хакыйкатьтә, ул иман китереп инанганнарга — җитәкчелек һәм мәрхәмәт."
- 78. "Хакыйкатьтә, Раббың алар арасын Үз хөкеме белән хәл итәр. Һәм Ул — гыйззәт иясе, белүче!"
- 79. "Аллаһка тәвәккәллә, син ачык хаклыкта бит!"
- 80. "Хакыйкатьтә, әгәр артларына борылып китсәләр, син үлекләрне ишеттерә дә алмассың һәм саңгырауларга аваз да ишеттерә алмассың."
- 81. Һәм син сукырларны аларның адашуларыннан туры юлга чыгара алмассың. Син Безнең аятьләребезгә иман китереп инанганнарга гына ишеттерә алырсың. Һәм алар — бирелүчеләрдер!
- 82. "Һәм аларның өсләренә сүз төшсә, Без аларга җирдән алар белән сөйләшә торган хайванны кешеләр Безнең аятьләребезгә ышанмады дип чыгарырбыз."
- 83. Ул көнне Без һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаганнардан төркемнәр җыеп куярбыз. Менә алар бүленделәр дә.
- 84. "Инде алар килгәч, Ул: «Сез Минем аятьләремне, һич белем белән чолгамый торып, ялганга санадыгызмыни? Яки сез нәрсә эшләдегез?» — диде."
- 85. "Һәм аларга золым кылганнары өчен бу сүз өсләренә төште, һәм алар сөйләшә дә алмыйлар."
- 86. "Әллә алар күрмәделәрме, Без алар тыныч ял итсен өчен төнне ясадык һәм көнне дә яктыртучы иттек. Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнарга монда аятьләр бар!"
- 87. "Һәм ул көнне быргы өрелгәч, күкләрдәгеләр дә, җирдәгеләр дә, Аллаһ теләгәннән башкалары, куркырлар һәм барысы да Аңа түбәнчелек белән килерләр."
- 88. "Һәм син хәрәкәтсез дип исәпләгән тауларны күрерсең, алар барлык нәрсәне җитешле итеп кылган Аллаһ әмере белән үтеп барган болытлар кебек үтәләр. Хакыйкатьтә, Ул сез кылганнан хәбәрдар!"
- 89. "Кем яхшылык белән килсә, аңа аннан да хәерлерәк булыр һәм алар ул көнне куркудан имин булырлар."
- 90. "Кем исә яманлык белән килсә, аларның йөзләре утка табан әйләндерелер: «Сезгә эшләгән эшләрегезгә карап кына җәза түгелмени?»"
- 91. "Әйт: «Миңа шушы Ул хәрам итеп билгеләгән шәһәрнең Раббысына гыйбадәт кылырга әмер ителде! Барлык нәрсә — Аныкы һәм миңа үз-үземне тапшыручы булырга әмер ителде,"
- 92. "һәм Коръән дә укырга». Кем туры юлдан баРса, үзе өчен туры барыр, кем исә адашса, әйт: «Мин үгетләүчеләрдән генә бит»."
- 93. "Һәм: «Аллаһка — мактау, дан! Ул сезгә Үз аятьләрен күрсәтер, һәм сез аларны белерсез! Һәм Раббың сез эшләгәннән гафил түгел бит!» — дип әйт."