15. "Шуңа күрә өндә һәм, сиңа ничек кушылган икән, шулай итеп нык тор. Һәм аларның һәвәсләренә иярмә: «Аллаһ китаптан җибәргән нәрсәгә мин иман китереп инандым һәм миңа сезнең арагызда гадел булырга әмер ителде. Аллаһ — безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыз. Безгә — үз гамәлләребез, сезгә— үз гамәлләрегез, сезнең белән безнең арада бәхәс юк, Аллаһ безне җыяр һәм кайту да — Аңа!» — дип әйт."