әс-Саффат - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Сафларга тезелеп торучылар белән ант итәм."
-
2. Һәм болытларны куып җибәрүчеләр белән!
-
3. Һәм искә алуны укучылар белән!
-
4. "Хакыйкатьтә, сезнең иләһегез — бердер!"
-
5. "Күкләрнең, җирнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы! Һәм мәшрикъларның Раббысы!"
-
6. Без дөнья күген йолдызлар бизәге белән зиннәтләдек!
-
7. Һәрбер баш күтәргән шайтаннан саклар өчен!
-
8. Алар иң югары өемгә колак сала алмыйлар һәм алар һәр яктан атылып торалар!
-
9. "Куып җибәрелү өчен, һәм аларга бетмәс газап!"
-
10. "Җитез генә эләктереп алганнардан башка, аңа якты төсле яндыручы йолдыз ияреп юкка чыгара."
-
11. "Син алардан фикерләрен сорап бел: алар барлыкка килүләре белән көчлерәкме, әллә Без юктан бар итеп яратканмы? Хакыйкатьтә, Без аларны ябыша торган балчыктан яраттык."
-
12. "Әйе! Син гаҗәпләнәсең, алар исә мәсхәрә итеп көләләр."
-
13. "Аларны искәртеп үгетләсәләр, алар исләренә дә алмый."
-
14. "Һәм алар аять күрсәләр, аны мәсхәрәгә калдырып, мыскыл итәләр."
-
15. "Һәм алар: «Бу ачык сихер генә бит», — дип әйтәләр."
-
16. "«Без үлеп туфракка һәм сөяккә әйләнгәч, кабердән терелеп янә чыгарылырбызмы әллә?"
-
17. Яки безнең борынгы ата-бабаларыбыз дамы?»
-
18. "«Әйе! Һәм сез кимсетелгән булырсыз», — дип әйт."
-
19. "Һәм, хаклыкта, бу — бер тавыш кына һәм менә алар карап торалар."
-
20. Һәм: «Үкенеч безгә! Бу — кыямәт көне!» —диләр.
-
21. Бу — сез ялганга чыгарган аерылу көне!
-
22. Җыегыз залим булганнарны һәм аларның иптәшләрен һәм алар гыйбадәт кылган нәрсәләрен дә
-
23. Аллаһтан башка. Һәм аларны тәмуг юлына туп- туры юнәлдерегез.
-
24. Һәм туктатып торыгыз! Алардан сорау алыначак әле!
-
25. «Ни булды сезгә? Ни өчен бер-берегезгә ярдәм итмисез?»
-
26. Әйе! Бүген алар үз-үзләрен буйсынып тапшыручылар!
-
27. Һәм алар бер-берсе янына шелтә белән килеп басалар.
-
28. Алар: «Сез бит безгә уң яктан килдегез!» — дип әйтерләр.
-
29. Болары әйтер: «Юк! Сез бит иман китереп инанучылардан булмадыгыз.
-
30. "Һәм сезнең өстән хөкем сөрү дә юк иде, әмма сез үзегез чиктән чыккан кавем булдыгыз ич!"
-
31. "Раббыбызның сүзе безнең өчен рас булды! Без, әлбәттә, авыз итәчәкбез!"
-
32. Без сезне аздырып җибәрдек һәм үзебез дә юлдан язган идек инде!»
-
33. Һәм шул көнне алар газапны уртаклашырлар.
-
34. "Хакыйкатьтә, гөнаһлылар белән Без менә шулай итәбез!"
-
35. Аларга: «Аллаһтан башка иләһ юк!» — дип әйтелгәндә алар тәкәбберләнделәр.
-
36. "Һәм: «Нәрсә? Без иләһләребезне шашкан шагыйрь дип, хакыйкатьтә, ташларбызмы әллә?» — диделәр."
-
37. Юк! Ул хаклык белән килде һәм рәсүлләрне раслады.
-
38. "Сез, әлбәттә, үзәк өзгеч газапны татырсыз әле!"
-
39. "Һәм бернәрсәгә дә җәза алмассыз, тик кылганнарыгызга гына!"
-
40. Аллаһның ихлас күңелле колларыннан башка.
-
41. Алар өчен билгеле булган ризык:
-
42. "җиләк-җимешләр, һәм алар хөрмәтләнүчеләр"
-
43. "рәхәтлек бакчаларында,"
-
44. сәкеләрдә кара-каршы утырган килеш.
-
45. "Аларга касәдә чишмә суын тәкъдим итеп, әйләнеп йөрерләр,"
-
46. "үтә күренеп тора торган, эчкәннәргә татлы булганны,"
-
47. "аннан исерү дә юк, һәм алар аннан хәлсезләнмәс тә."
-
48. "Аларның яннарында оялчан зур күзлеләр,"
-
49. әйтерсең сакланган йомырка кебек.
-
50. Һәм алар бер-берсе янына басып сорашырлар.
-
51. Алардан берәү әйтте: «Минем иптәшем бар иде.
-
52. Ул әйтә иде: «Әллә син дөрестән бар дип танучы-ларданмы?
-
53. "Әллә без үлеп туфракка һәм сөяккә әйләнгәч, хөкем ителербезме?»"
-
54. Ул: «Сез дә карап алучылармы?» — диде.
-
55. "Һәм ул карады, һәм аны тәмуг уртасында күреп алды."
-
56. Ул әйтте: «Аллаһ белән ант итәм: син мине һәлак итә яздың бит.
-
57. "Әгәр миңа Раббымның нигъмәте булмаса, мин дә китерелгәннәр арасыннан булыр идем."
-
58. Без үлмибезмени инде?
-
59. Беренче үлүебездән башка һәм без газаплан маячакбызмыни? »
-
60. "Хакыйкатьтә, менә шул инде бөек җиңү!"
-
61. Гамәл кылучылар менә шуның кебеккә тырышсыннар да инде!
-
62. "Сыйлану өчен бусы хәерлерәкме, әллә зәкъкум агачымы?"
-
63. Без аны залимнәргә фетнә-сынау өчен булдырдык.
-
64. Бу агач шулдыр ул тәмуг төбеннән чыга.
-
65. Аның җимешләре нәкъ шайтаннарның башлары кебек.
-
66. "Һәм алар, әлбәттә, аны ашыйлар һәм корсакларын аның белән тутыралар."
-
67. Шуның өстенә аларга кайнар су катнашмасы булыр.
-
68. Шуннан аларның кайта торган урыннары җәһәннәм үзе булыр.
-
69. Алар үз аталарын адашуда таптылар
-
70. һәм аларның эзләреннән ашыктылар.
-
71. Һәм аларга кадәр дә әүвәлгеләрнең күпләре адашкан иде.
-
72. Без исә аларга үгетләүче җибәргән идек бит.
-
73. Кара әле! Үгетләнүчеләрнең ахырлары нинди булды?
-
74. Аллаһның ихлас колларыннан башка!
-
75. "Һәм менә Безгә Нух ялварды, һәм никадәр яхшы җавап бирүчеләрдән Без!"
-
76. Һәм Без аны һәм әһелләрен бөек афәттән коткардык.
-
77. Һәм аның нәселен котылып калучылардан иттек
-
78. һәм аны ахыргыларда калдырдык:
-
79. «Нухка галәмнәрдә сәлам!»
-
80. Яхшылык итүчеләргә Без менә шулай бирәбез!
-
81. "Хакыйкатьтә, ул — Безнең иман китереп инанган колдарыбыздан бит!"
-
82. Шуннан Без башкаларын суга батырдык.
-
83. Һәм Ибраһим да аңа иярүчеләрдән булды.
-
84. Менә ул Раббысына сәламәт кальб илә килде.
-
85. Менә ул атасына һәм кавеменә әйтте: «Нәрсәгә табынасыз?
-
86. Иң яман ялганда булып Аллаһтан башка иләһ-ләрне телисезме?
-
87. Галәмнәр Раббысы турында нәрсә уйлыйсыз сез?»
-
88. Моннан соң ул йолдызларга күз ташлап карады
-
89. "һәм «Мин, хакыйкатьтә, чирлимен!» — дип әйтте."
-
90. Һәм алар артка әйләнеп аның яныннан киттеләр.
-
91. Һәм ул аларның иләһләре яныннан үтте һәм әйтте: «Сез ашамыйсызмыни?
-
92. "Ни булды сезгә, нигә сөйләшмисез?»"
-
93. Ул аларга уң кулы белән бәреп үтте
-
94. һәм халык аның янына ашык-пошык килде.
-
95. Ул әйтте: «Әллә сез үзегез әвәләп ясаганыгызга гыйбадәт кыласызмы?
-
96. Аллаһ исә сезне дә һәм сез ясаган нәрсәне дә бар кылды бит!»
-
97. Алар: «Аның өчен чыганак төзегез дә аны көчле утка ташлагыз!» — диделәр.
-
98. "Алар аңа каршы мәкер-хәйлә кордылар, Без исә аларын түбәнчелеккә җиткердек."
-
99. Һәм ул әйтте: «Мин Раббыма барам. Ул мине туры юлга күндерер.
-
100. Раббым! Миңа изге күңеллеләрдән булганны бүләк ит!»
-
101. Һәм Без аны түземле юаш малай турында хуш хәбәр илә сөендердек.
-
102. "Һәм ул аның белән эш эшләрлек хәлгә җиткәч: «Ий, улым! Мин төшемдә сине корбанга чалганымны күрәм. Кара әле, син ничек күрәсең?» —диде. Ул: «Атакаем! Сиңа нәрсә әмер ителгән булса, шуны эшлә, син мине, иншәаллаһ, сабырлардан итеп табарсың», — диде."
-
103. "Алар икесе дә бирелгәч һәм аны йөзтүбән салгач,"
-
104. "Без аңа аваз бирдек: «Ий, Ибраһим!"
-
105. Син төштә күргәнеңне расладың». Менә шулай бүләклибез Без яхшылык кылучыларны!
-
106. "Хакыйкатьтә, бу — ачык сынау"
-
107. һәм Без аның фидиясен олы корбан белән түләдек.
-
108. Һәм Без аны ахыргыларга калдырдык:
-
109. «Ибраһимга сәлам!»
-
110. Менә шулай Без изгелек кылучыларны бүләклибез!
-
111. Ул Безгә иман китереп инанган колдарыбыздан бит!
-
112. Һәм Без аны изге күңел ияләреннән булган Исхак пәйгамбәр турысында хуш хәбәр илә сөендердек!
-
113. "Һәм аны да, Исхакны да Без бәрәкәтләдек. Аларның нәселләреннән исә яхшылык эшләүче дә бар, үз- үзләрен ачыктан-ачык рәнҗетүче дә бар."
-
114. Һәм Без Муса белән Һарунга яхшылык күрсәткән идек.
-
115. Аларның үзләрен дә һәм кавемнәрен да бөек афәттән коткардык.
-
116. Без аларга ярдәм иттек һәм алар җиңүчеләр булды.
-
117. Һәм Без аларның икесенә дә тулы аңлатмалы китап китереп бирдек.
-
118. Һәм аларның икесен дә туры юлга юнәлдердек.
-
119. Аларның икесен дә ахыргыларда калдырдык:
-
120. «Муса белән Һарунга сәлам!»
-
121. "Хакыйкатьтә, менә шулай Без изгелек кылучыларны бүләклибез!"
-
122. Алар икесе дә Безгә иман китереп инанган колларыбыз бит!
-
123. "Һәм, хакыйкатьтә Ильяс рәсүлләр арасыннан иде."
-
124. Менә ул кавеменә әйтте: «Сез әллә курыкмый сызмы?
-
125. "Сез бәгългә ялварып, барлыкка китерүчеләрнең иң яхшысын ташлыйсызмы,"
-
126. "Аллаһны, Раббыгызны һәм әүвәлге ата-бабала-рыгызның Раббысын?»"
-
127. "Алар аны ялганчыга чыгардылар һәм алар, х-кыйкатьтә, җыелып китереләчәкләр,"
-
128. Аллаһның ихлас колларыннан башка!
-
129. Һәм аны ахыргыларда калдырдык:
-
130. «Иль Йәсингә сәлам!»
-
131. "Хакыйкатьтә, менә шулай Без изгелек кылучыларны бүләклибез!"
-
132. Ул Безгә иман китереп инанган колларыбыздан бит.
-
133. "Һәм, хакыйкатьтә Лут та рәсүлләр арасыннан булды."
-
134. "Менә Без аның үзен дә, әһелләрен дә бергә коткардык,"
-
135. калганнар арасындагы карчыктан башка.
-
136. Аннан соң Без башкаларын җимереп һәлак иттек.
-
137. "Һәм сез алар яныннан үтеп йөрисез, иртәсен дә"
-
138. һәм төнлә дә. Гакылыгызга килмәссезмени сез?
-
139. "Һәм, хакыйкатьтә, Юнус та рәсүлләрдән булды."
-
140. Менә ул йөк төягән көймәгә таба качты.
-
141. Көймәдәгеләр белән шобага салуда катнашты һәм отылучылардан булды.
-
142. "һәм аны хут балыгы йотты, ул исә шелтәгә лаеклы иде."
-
143. "Әгәр ул тәсбих әйтүчеләрдән булмаган булса,"
-
144. ул чакта кубарылачак көнгә кадәр аның карынында калган булыр иде.
-
145. Без аны буш ярга ташладык һәм ул чирләү хәлендә иде.
-
146. Без аның өстенә йакътын-кабак агачы үстердек.
-
147. Һәм Без аны йөз меңгә яки артыгракка җибәрдек.
-
148. "Һәм алар иман китереп инандылар, һәм Без аларга билгеле вакытка хәтле файдаланырга мөмкинлек бирдек."
-
149. "Алардан: «Раббыңның балалары кызлармыни, сезнеке исә — ир балалармы?» — дип сорап фикерләрен бел!"
-
150. Без фәрештәләрне әллә хатын-кызлар итеп яраттыкмы? Һәм алар менә шаһит булдылармы?
-
151. Алар үзләренең яман ялганлыкларыннан әйтмиләрме соң:
-
152. "«Аллаһ тудырды!» — дип? Һәм, хакыйкатьтә, алар алдакчылар!"
-
153. Ул кызларны улларга караганда артыграк күрдеме?
-
154. "Нәрсә булды сезгә, ничек хөкем чыгарасыз?"
-
155. Уйлап карамассызмыни сез?
-
156. Әллә сезнең ачык дәлилегез бармы?
-
157. "Әгәр сез дөрес сөйли торган булсагыз, китабыгызны китереп бирегез!"
-
158. "Алар аның белән җеннәр арасында туганлык ясады, җеннәр исә үзләренең җыелачакларын белеп торалар бит."
-
159. Аллаһка дан! Алар кушып сөйләгәннән өстен Ул!
-
160. Аллаһның ихлас колларыннан башка.
-
161. "« Хакыйкатьтә, сез һәм үзегез табынган нәрсәләр."
-
162. "Сез аңа каршы котырта алмассыз,"
-
163. тик тәмугта янучыларны гына.
-
164. Һәм безнең арабызда да билгеле урыны булмаган берәү дә юктыр.
-
165. "Һәм, хакыйкатьтә, без саф-саф булып торабыз,"
-
166. "һәм, хакыйкатьтә, без тәсбих әйтә торабыз»."
-
167. "Һәм алар, хакыйкатьтә, әйтерләр:"
-
168. "«Әгәр безнең алдыбызда әүвәлгеләрдән китап булса иде,"
-
169. "без, әлбәттә, Аллаһның ихлас коллары булыр идек!»"
-
170. "Һәм алар аңа көферлек кылдылар, һәм алар белерләр әле!"
-
171. Безнең сүзебез рәсүл итеп җибәрелгән колларыбызга алдан булган иде инде.
-
172. "Аларга, әлбәттә, ярдәм ителәчәктер."
-
173. "Һәм Безнең гаскәребез, әлбәттә, җиңүче."
-
174. Вакытлыча син алардан йөзеңне борып куй!
-
175. Һәм аларга күз сал: алар да тиздән күрәчәкләр!
-
176. Алар Безнең газабыбызны ашыктыралармы әллә?
-
177. "Ул аларның мәйданнарына төшкәч, үгетләнүче ләрнең иртәсе яман булачак!"
-
178. Вакытлыча син алардан йөзеңне борып куй!
-
179. Һәм аларга күз сал: алар да тиздән күрәчәкләр!
-
180. "Раббыңа, гыйззәт Раббысына — дан! Алар кушып сөйләгәннән өстен Ул!"
-
181. Һәм рәсүлләргә сәлам!
-
182. Һәм галәмнәр Раббысы Аллаһка — мактау!
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс