101. әл-Каригъа - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кырып бетерүче."
- 2. Нәрсә ул кырып бетерүче?
- 3. Аның нәрсә икәнлеген сиңа ни аңлатыр икән?
- 4. "Кешеләр нәкъ ут янында таралышкан вак күбәләкләр кебек булган көнне,"
- 5. "таулар исә нәкъ тетелгән йон шикелле булгач,"
- 6. "кемнең үлчәүләре авыр булса,"
- 7. рәхәт тормыш өчен булыр.
- 8. "Кемнең исә үлчәүләре җиңел булса,"
- 9. аның анасы — упкындыр.
- 10. Ул нәрсә икәнлеген сиңа ни аңлатыр икән?
- 11. Гөрләп янучы ут.