әл-Уакыйгъа - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Котылгысыз вакыйга җиткәч,"
-
2. "аның килүен ялганга чыгаручы булмас,"
-
3. "түбән дә төшерер, югары да күтәрер."
-
4. "Һәм менә кайчан җир дерелдәү белән дерелдәячәк,"
-
5. "Һәм таулар таралып җимерелсә,"
-
6. "чәчелгән-таралган тузанга әйләнеп,"
-
7. һәм сез өч төрле сыйныфка бүленерсез.
-
8. һәм уң як ияләре. Ул уң як ияләре — кем булыр?
-
9. һәм сул як ияләре. Ул сул як ияләре — кем булыр?
-
10. "Һәм алдан узып китүчеләр, алдан узып китүчеләр? —"
-
11. "Болар — якынайтылган булучылар,"
-
12. рәхәтлек бакчаларында.
-
13. "Әүвәлгеләр төркеме,"
-
14. "һәм ахыргылардан—бераз,"
-
15. "чигелгән сәкеләрдә,"
-
16. "терсәкләренә таянып, кара-каршы булып."
-
17. "Мәңге яшь булып калучы егетләр алар тирәсендә йөреп торырлар,"
-
18. "агым сулы савытлар, комган һәм касәләр белән."
-
19. Аннан баш та авыртмас һәм хәлсезлек тә булмас.
-
20. "Һәм үзләре сайлап алган җиләк-җимешләр белән,"
-
21. һәм үзләре теләгән кош итләре белән дә.
-
22. "Һәм зур кара күзлеләр дә,"
-
23. "саклап торган энҗе кебек,"
-
24. кылган гамәлләренә карата бүләк буларак.
-
25. "Алар анда ләгу сүзе дә һәм гөнаһка кертердәй сүзләр дә ишетмәсләр,"
-
26. «Сәлам! Сәлам!» — дип әйтүне генә.
-
27. Ә уң як ияләре? Уң як ияләре — кем булыр?
-
28. "Чәнечкесез лотослар арасында,"
-
29. "һәм җимешләреннән сыгылган банан агачлары арасында,"
-
30. "һәм җәелгән күләгәләрдә,"
-
31. "һәм һәрвакыт агым сулар,"
-
32. "һәм мул җимешләр,"
-
33. "алар бетмәс тә һәм тыелмас,"
-
34. һәм җәелгән түшәкләрдә.
-
35. "Без, хакыйкатьтә, аларны барлык белән бар иттек,"
-
36. "һәм аларны гыйффәтле итеп булдырдык,"
-
37. "ирләрен яратучы яшьтәшләр иттек,"
-
38. уң як ияләре өчен.
-
39. Әүвәлгеләрдән төркем
-
40. һәм ахыргылардан да төркем.
-
41. Һәм сул як ияләре. Ул сул як ияләре— кем булыр?
-
42. "Кайнар, пешерә торган давыл һәм пешерә торган су эчендә,"
-
43. "һәм кап-кара төтен күләгәсендә,"
-
44. "ул салкын да, яхшы да түгел,"
-
45. "Моңа кадәр алар артык муллыкта булдылар,"
-
46. "һәм олы гөнаһта кузгалмыйча тордылар,"
-
47. "һәм: «Без үлеп туфракка һәм сөяккә әйләнгәч, хакыйкатьтә, терелеп кабердән чыгарылырбызмы әллә?-дип әйтә торганнар иде."
-
48. «Яки борынгы ата-бабаларыбызмы?»
-
49. "Әйт: «Хакыйкатьтә, әүвәлгеләре дә һәм ахыргылары да!"
-
50. "Әлбәттә, билгеле көннең билгеле вакытында җыелган булачаклар."
-
51. "Хакыйкатьтә, аннан сез — адашканнар һәм ялганга бирелгәннәр."
-
52. "Әлбәттә, зәкъкум агачыннан ашарсыз әле!"
-
53. "Шуның белән корсакларыгызны тутырырсыз,"
-
54. "аның артыннан пешерә торган су эчәрсез,"
-
55. һәм сусаган хәлдә эчкәннәр кебек эчәрсез».
-
56. Бу — аларның хөкем көнендәге сыйланулары.
-
57. "Без сезне барлыкка китердек, ни өчен сезгә ышанмаска соң?"
-
58. Сездән атылып чыга торган орлыкны күрдегезме соң?
-
59. "Сез барлыкка китерәсезме соң аны, әллә барлыкка китерүче Безме?"
-
60. "Без сезгә үлемне тәкъдир белән билгеләп куйдык, һәм сез Безне уза алмассыз!"
-
61. "Сезне үзегез шикеллеләр белән алмаштырыр өчен, һәм сез белмәгәнчә сезне янә барлыкка китерер өчен."
-
62. "Сез беренче мәртәбә барлыкка китерүне белдегез инде, һәм ни өчен сезгә уйлап карамаска соң?"
-
63. Үзегез нәрсә чәчкәнегезне күрдегезме соң?
-
64. Аны сез үстерәсезме яки Без үстерүчеләрме?
-
65. "Әгәр Без теләсәк, аны корып беткән чүп-чар итәр идек, сез исә гаҗәпләнгән булыр идегез."
-
66. «Без бит бурычка кереп батканбыз!
-
67. Юк! Без әле мәхрүмнәр дә!»
-
68. Үзегезнең эчә торган суыгызны күрдегезме?
-
69. Аны болыттан сез иңдерәсезме яки Без иңдерәбезме?
-
70. "Әгәр Без теләсәк, аны әче итәр идек. Ни өчен соң сез шөкер итмисез?"
-
71. Үзегез чакма чагып чыгарган утны күрдегезме соң?
-
72. Аның агачын сез ясап чыгардыгызмы яки Без аны бар итүчеләрме?
-
73. Без аны искәртү итеп һәм чүлдә йөрүчеләргә ярдәм өчен ясадык.
-
74. Үзеңнең бөек Раббыңның исемен тәсбих илә олыла!
-
75. "Юк, йолдызлар бата торган урын белән ант итә¬мен!"
-
76. "Хакыйкатьтә, бу ант итү — сез белсәгез — бөек бит!"
-
77. "Бу, хакыйкатьтә, Коръән-кәрим бит,"
-
78. саклана торган китапта
-
79. "Пакь, таһәрәтле булучылардан гайреләр аңа тотынмас!"
-
80. Ул — галәмнәрнең Раббысыннан иңдерү.
-
81. Әллә бу риваятькә дә сез игътибарсыз булырсызмы?
-
82. Һәм ризыгыгызны сез ялганга әйләндерерсезме?
-
83. "Әгәр инде ул бугазга җитсә,"
-
84. "һәм сез ул вакытта карап торасыз,"
-
85. "Без исә аңа сезгә караганда якынрак, ләкин сез аны күрмисез!"
-
86. Әгәр ул чакта сез хөкем ителмәссезмени?
-
87. "Сез дөрес сөйләүче булсагыз, аны сез кире кайтарыр идегез."
-
88. "Әмма әгәр ул якыннар арасыннан булса,"
-
89. "ул чакта — тынычлыкта, һәм хуш ис, һәм рәхәтлек бакчасында."
-
90. Әгәр исә ул уң як ияләреннән булса:
-
91. «Сәлам сиңа уң як ияләреннән!»
-
92. "Әгәр ул ялган дип исәпләүчеләрдән, ялганга бирелгәннәрдән булса,"
-
93. пешерә торган судан сыйланудыр
-
94. һәм утта яну.
-
95. "Хакыйкатьтә, бу әлбәттә, шөбһәсез хаклык!"
-
96. Бөек Раббыңның исемен тәсбих илә олыла!
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс